Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»: «Чистай-информ» редакциясе республика акциясенә кушылды

Белем көне алдыннан редакциягә быел беренче сыйныфка баручы укучыны чакырдылар

Яңа уку елы алдыннан «Чистай-информ» редакциясе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясенә кушылды. Күркәм гадәт буенча, 1 сентябрьгә «Татмедиа»ның баш бүлегеннән бүләкләрне редакция хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары ала. Быел мәктәп кирәк-яраклары София Яковлевага тапшырылды.

– София, тиздән синең өчен беренче кыңгырау яңгыраячак һәм күп кенә кызыклы вакыйгалар белән тулы яңа белем дөньясына юл ачылачак. Сиңа яхшы билгеләр һәм тугры дуслар, мавыктыргыч дәресләр, тырышлык һәм күңелле мизгелләр телибез. Хәерле сәгатьтә! – дип беренче сыйныф укучысына теләкләрен җиткерде «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Гомәрова.

Бүләк алганнан соң София мәктәпкә тулысынча әзер булуын һәм беренче сентябрьне түземсезлек белән көтүен сөйләде.

– Беренче сыйныфка бару минем өчен бераз дулкынландыргыч. Дәресләр башланачак, яңа дуслар барлыкка киләчәк. Мәктәптә балалар бакчасындагы кебек булмаячагын аңлыйм. Хәзер мин укый һәм басма хәрефләр белән яза беләм, минем шөгыльләрем күп, мин яңа нәрсәләрне өйрәнергә яратам. Шуңа күрә мәктәптә кызык булыр дип уйлыйм. Тизрәк укытучым белән танышасым килә, ул мөлаем булыр дип өметләнәм. Ә мин үземне тәртипле тотачакмын, өй эшләрен тырышып эшләячәкмен, дүртле һәм бишле билгеләренә укырга тырышачакмын! – диде София Яковлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев