Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»: балалар поликлиникасы территориясендә бәйрәм

Шушы көннәрдә балалар поликлиникасы территориясендә дә күңелле булды һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Анда Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләренең балалары өчен уку-кирәк яраклары һәм татлы бүләкләр тапшыру белән күркәм бәйрәм узды. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әти-әниләрне һәм булачак укучыларны балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова һәм Чистай муниципаль районы сәламәтлек саклау профсоюзы рәисе Наилә Нигъмәтуллина котладылар.

— Кадерле малайлар һәм кызлар! Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Фәрит улы Хәнифов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне истәлекле вакыйга белән котлыйм. Быел сезнең өчен җаваплы һәм кызыклы чор башлана — сез белем юлына аяк басасыз. Сезгә уңышлы һәм кызыклы уку, яхшы билгеләр, яңа дуслар һәм, әлбәттә, сәламәтлек телим, — диде Ольга Ивановна.

Наилә Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, медицина учреждениесендә ел саен хезмәткәрләрнең балаларын Белем көне белән котлау һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк итү кебек күркәм гадәт барлыкка килгән.

— Беренче сыйныф укучыларыбыз! Бүген сезгә карата котлау сүзләре яңгырый, чөнки сез мәктәп укучылары булдыгыз һәм сезнең алдыгызда «мәктәп» дип аталган яңа юл ачыла. Ул бәхетле, җиңел, кызыклы булсын. Ышанычлы һәм тугры дуслар табуыгызны телим, — диде Наилә Тәкыетдин кызы.

Яраткан әкият геройлары балаларны Белем иле буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар. Малайлар һәм кызлар шатланып ризалаштылар һәм уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, күңел ачтылар. Ә әкияти сәяхәт азагында иҗат итү өчен тупланмалар һәм тәм-томнар алдылар.

— Миңа шундый матур геройлар белән күңелле конкурслар ошады. Тизрәк мәктәпкә барырга хыялланам. «Бишле» билгесенә генә укырга тырышырмын, — диде беренче сыйныф укучысы Иделия Ярмушева.

Балалар поликлиникасының участок шәфкать туташы Бәхриджон Муродовна улы Мөхәммәднең быел инженер профиле буенча беренче сыйныфка баруын сөйләде. Ул конструкторлык белән мавыга һәм киләчәктә инженер булырга хыяллана. Бу көнне Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләренең 15 баласы бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев