Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус операция вакытында һәлак булган Вячеслав Есипов белән Чистайда хушлаштылар

Хушлашу Никольский соборында узды.

Бүген Чистайда Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Вячеслав Есипов белән хушлаштылар. Җеназа Никольский соборында узды.

Вячеслав Есиповны соңгы юлга озатырга йөзләгән чистайлы килде. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Вячеслав Есипов белән хушлашырга шулай ук ТР табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Исмәгыйлев, хәрби комиссар, подполковник Андрей Пичушкин, Вячеслав Есипов хезмәт иткән хәрби часть вәкилләре, бергә хезмәт иткән хәрби иптәшләре килде.

Гвардия өлкән лейтенанты Вячеслав Есипов махсус хәрби операцияне үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләк аның хатыны Екатерина Сергеевнага тапшырылачак.

Вячеслав Есипов 1995 елда Чистай шәһәрендә туа, 1нче номерлы лицейны тәмамлый. Аннары укуын Төмән югары хәрби-инженер команда училищесында дәвам итә. Хәрби хезмәтен ул Кострома шәһәрендәге 71211нче хәрби частьта инженер-саперлар ротасының инженер-саперлар взводы командиры вазифасында үтә. Контракт «РФ Кораллы көчләренең гомумхәрби академиясе» ВУНЦ СВны (Төмән филиалын) тәмамлаганнан соң төзелә. Вячеслав Алексеевичка 27 яшь иде, аның хатыны һәм ике яшьлек кызы калды.

Чистайлылар якташ геройлары белән горурланалар, тирән кайгы кичерәләр, якыннарының һәм туганнарының олы хәсрәтен уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев