Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Майонез һәм томат пастасы белән ташкабактан икра

Ташкабактан икра – безнең илдә кышка әзерләү өчен популяр кайнатмаларның берсе. Аны әзерләү өчен хәзерге вакытта рецептлар бик күп: кемгәдер әчкелтемрәк, кемгәдер пюре рәвешендә, ә кемгәдер кишер кушылган классик рецепт ошый.

Без исә майонез һәм томат пастасы белән ташкабактан икра ясарга тәкъдим итәбез. Бу рецепт тиз ясап ашау өчен дә, кышлыкка саклау өчен дә яраклы. Кабымлык бик тәмле килеп чыга, ярты литрлы банка күз ачып йомганчы ашала!

Безгә 3 кг ташкабак, 250 гр майонез, 250 гр томат пастасы, 10 теш сарымсак, 100 гр шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, тәменчә төелгән кызыл борыч кирәк була.

Әзерләү: ташкабакны кабыгыннан чистартабыз, орлыкларын алабыз, кисәкләргә бүләбез, иттарткыч аша сарымсак белән бергә чыгарабыз.

Катнашманы зур, калын төпле кәстрүлгә салабыз. Шуннан соң майонез, томат пастасы, шикәр комы, ике чеметем борыч, тоз салып болгатабыз. Килеп чыккан массаны кайнатып чыгарабыз һәм 2 сәгать әкрен утта, даими бутап торып, пешерәбез.

Пешеп җитәр алдыннан аш серкәсе өстибез, болгатабыз, тагын берничә минут кайнатабыз. Аннары икраны стерилизацияләнгән банкаларга тутырабыз һәм капкач белән каплыйбыз. Суытырга һәм өстәлгә бирергә мөмкин. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев