Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет язмышы – халык язмышы

«Кол Шәриф. Яңадан торгызу» фильмы үзенчәлекле тарихыбызны, халкыбызның динебезгә тугрылыгын, туган халкыбызга, Ватаныбызга булган эчкерсез яратуны күрсәтә белүе белән кыйммәтле

Шәһәребезнең Ислам үзәгендә чистайлыларга «Кол Шәриф. Яңадан торгызу» дигән документаль фильм карау насыйп булды. Аны безгә күрсәтү өчен башкалабызның «Аярис» мәдәни үзәге җитәкчесе Татьяна Михайлова һәм студия журналисты Рузилә Шәйхетдинова килде.

– Кол Шәриф мәчетенең яңадан ничек торгызылуы турында күргәзмәләр оештырылды. Әмма күргәзмә күргәзмә инде... Безнең менә шушы мәчетнең ничек торгызылуы турында фильм эшлисе килде. Ни сөенеч, безнең хыялыбыз тормышка ашты. Ярты ел эчендә әлеге фильм дөнья күрде, – дип сөйли Татьяна Вячеславовна.

...Әлеге фильмны караганда Казан каласына баргач, беренче тапкыр Кол Шәриф мәчетенә кереп нинди хисләр кичерүем искә төште. Әлеге мәһабәт, матур мәчеткә сокланып, мөкиббән китеп йөргән идек, андагы җылылык, рәхәтлек бар калебебезне биләде. Бик озак булдык без анда, музеенда мөлаем музей хезмәткәрләре тарихы белән таныштырдылар. Шул чакта ук халкыбыз, милләтебез тарихының никадәр бай, гыйбрәтле булуын янә бер кат сокланып та, горурланып та тыңлаган идек. Әлеге мәчетне торгызуда якташларыбызның нинди өлеш кертүләрен бүгенгедәй хәтерлим әле. Чис­тайлылар арасында да мәчетне төзетү өчен җанын-тәнен биреп йөргән кешеләрне беләм мин. Йолдыз поселогында яшәүче бер апа пенсиясеннән ай саен мәчеткә акча җибәреп торды. Мондый кешеләр турында фильмның үзендә дә телгә алына. Бер әбекәй авылдагы өен сатып акчасын мәчет төзелешенә тапшырган, ә бер әбекәй унике тиен акчасыннан да өлеш чыгарган. Яп-яшь малайлар килеп үз теләкләре белән булышканнар, кем су ташыган, икенчеләре башка эшләр башкарган.

Күмәк эш таш күчерә, тамчылардан күл җыела дип бик дөрес әйткәннәр, әнә шушы фидакарь җаннарыбызның ярдәме, җитәкчеләребезнең теләге белән төзелгән гүзәл мәчетебез бүген безнең җөмһүриятебезнең йөзек кашы. Халыкның һәм хөкүмәтнең теләкләре туры килү нәтиҗәсендә без бүген шушы рухи байлыкка ия. Ул әле башкалабызның яме булып кына түгел, ә һәрберебезнең йөрәгендә тора. Аның кадере еллар узгач артканнан артачак әле.

«Кол Шәриф. Яңадан торгызу» документаль фильмы да нәкъ менә үз куллары белән, бар күңелләрен биреп, алдагы киртәләрне җиңә-җиңә, үз эшләрен ахыргача җиткереп, рухи мирасыбызны торгызучылар турында.

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, Кол Шәриф мәчете ул яңа мәчет буларак төзелмәде, ә торгызылды. Фильмда да бу хакта искәртелә.

Барыбыз да белә булыр, 1552 елгы Явыз Иван Казан ханлыгы өстенә ябырыла, мәчетләребез, шул исәптән Кол Шәриф мәчете дә юк ителә, Казан ханлыгы җиңелә. Тарих битләрендә бу сугышта катнашкан, үз җирен саклаган батырларыбызны арысланнар кебек сугыштылар дип искә алалар. Имам, шагыйрь Кол Шәриф үзе дә шушы сугышта һәлак була. Бүген мәчетебез әнә шушы батыр, курку белмәс якташыбыз исемен йөртә.

Татарстаныбызның милли символына әверелгән Кол Шәриф мәчетен торгызу да җиңел, шома гына бармый билгеле. 1995 елда элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиев аны торгызуга Указ әзерләгән вакытта ук төрле фикерләр туа. Эш бик катлаулы, әйтергә кирәк, авыр, киеренке, бәхәсләр күп була. Рафаэль Хәкимов әйтеп үткәнчә, баштарак мәчетнең гөмбәзен чиркәүгә охшаган диеп ризасызлык белдерүчеләр дә була. Билгеле инде, җирле элементлар кертергә кирәклеге дә искәртелә. Барлык теләкләр дә, үтенечләр дә, үгет-нәсыйхәтләр дә исәпкә алына.

– Уртак тел таба белү – зур байлык. Милләт, халык шул чакта сынала да инде, – диде шунда элеккеге Президентыбыз халкы өчен ихластан сөенеп.

Мәчет эшендә катнашучылар барысы да бу эшне йөрәкләре кушканга, ихлас ярату белән башкаралар. Әлеге эшкә күпме көч, ярату, ихласлык салынуын без фильмны караганда тагын да күбрәк аңлыйбыз. Әлеге фильмны караган һәркем аны бар йөрәге аша кичерә, андагы вакыйгаларның асылын тагын да тирәнрәк аңлар өчен әлеге фильмны кат-кат карыйсы килә. Язмада гына да уй-кичерешләрне тулысынча аңлатып чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә газета укучыларыбызның һәрберсенә әлеге фильмны карап хозурлану бәхете насыйп булсын.

– Бу безнең бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгалә безгә шундый изге эштә катнашу дәрәҗәсе бирде. Димәк, без бу дөньяга юкка гына килмәгәнбез икән. Мәчетне торгызу эшендә катнашуны бер генә кеше дә керем чыганагы дип карамады, без моны Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү дип кабул иттек, – ди ихлас уй-ниятләре белән дә, эшләре белән дә милләтебез, динебез өчен җан атучы архитектор Фәридә ханым Зәбирова.

Хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетендә ел саен өч миллионга якын турист булып китә. Безнең динебез –дуслык, татулык, бердәмлек дине. Мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, башка милләт вәкилләре дә мәчеткә килгәч сокланалар, әлеге матурлыкны күргәч, дөрес мәгълүмат алгач, мөселманнарга карата фикерләре тамырдан үзгәрә, Ислам дине шундый динмени дип гаҗәпләнәләр икән. Димәк, безнең Кол Шәриф мәчете дәгъвәтнең бер формасы да әле ул.

Фильмда да җөмһүриятебездә ике милләтнең, ике диннең тату, аңлашып яшәве зур горурлык белән ассызыклана.

– Бүген һәрберебезнең икмәк-тозы бар, өстәлләребез мул. Күңел халәтебезне, рухи ныклыгыбызны, динебезне, телебезне сакларга, Ватаныбыз, туган илебез хакына хезмәт итәргә кирәк, – дигән иде Минтимер Шәрип улы. Килешми мөмкин түгел. Җиребездә гел шулай бөтенлек, дуслык, тынычлык, татулык булсын, иманнарыбызны сафландырып азан тавышлары яңгырап торсын.

 

Сүз уңаеннан

2022 елда «Аярис» мәдәни үзәге мәдәни багланышлар Президент фонды катнашында «Кол Шәриф. Яңадан торгызу» документаль фильмын төшерде. Ул Татарстанның танылган мәдәни объектлары турында беренче фильм милли символикага ия һәм «Дөньяның иң яхшы 100 мәчете», «Дөньяның иң яхшы 100 дини объекты» исемлегенә кертелде. Фильмның максаты – Татарстанның яңа тарихының бер өлеше буларак Кол Шәрифнең яңадан торгызылу тарихын саклау.

 

Башкалабызда «Аярис» мәдәни үзәге 2013 елда эшли башлый. Ул 10 ел дәвамында биографик әңгәмәләр оештыручы үзенчәлекле фонд. Шул дәвердә 5000 фильм-әңгәмә дә оештырылган.

Президент фонды грантларында катнашып алар тулыметражлы документаль фильмнар да төшергәннәр. 2019 елдан Татарстанның танылган шәхесләре Нәҗип Җиһанов, Салих Япеев, Марат Таҗетдинов, Рубин Абдуллиннар турында фильмнар төшерелде. Шулай ук әлеге студия икенче ел инде «Шәҗәрә бәйрәме»нең партнеры булып тора. Татарстан гаиләләре турында роликлар әзерли. Президент грантлары фондында ул «Маркасыз хатлар» проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның хатлары җыелган, алар 50 программада дикторлар тарафыннан яңгырады... Бөек җырчы тууына 150 ел тулу уңаеннан «Иске Казан буенча Шаляпин белән шугалакта» документаль фильмы төшерелә.

Әлеге мәдәни үзәктә иҗат итүче коллективка сокланмый мөмкин түгел. Җитәкчеләре Татьяна Михайлова илһамланып, янып-көеп иҗатта кайный. Аның ярдәмчесе, журналист Рузилә Шәйхетдинова, режиссер, журналист Эльвира Фәрхетдинова, журналист Андрей Федосеев, оператор Максим Бикмуллин, монтажлау режиссеры Равилә Сәлахова да чын иҗат кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев