Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Людмила Кириллова ни өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлавы турында сөйләде

Людмила Викторовна Кириллова — күпеллык эш тәҗрибәсе булган укытучы. Әмма, минем уйлавымча, аның берничә буын укучыларына белем бирүе иң зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек.

1986 елдан алып Людмила Викторовна мәктәптә Л. В. Занков системасы буенча белем бирә. Бу система баланың шәхесен, укучыларның эшчәнлегенең күпкырлы төрләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Шундый шәхси-юнәлешле алым укытучыдан җитди әзер­лек таләп итә.

Минем «Сез һәрвакыт укытучы булырга теләдегезме?» дигән соравыма Людмила Викторовна уңай җавап бирде. Ул ничек итеп «мәктәп-мәктәп» уйнарга яратуын, кызыксынып үзенә карап торган балалар алдында кызыл пасталы ручка тотып, укытучы өстәле артында утырырга яратуын сөйләде.

— Шулай килеп чыкты инде, 8 сыйныфтан соң мин педагогия көллиятенә укырга кердем, аннары читтән торып институт тәмамладым, ике югары белемем бар, икесе дә башлангыч белем бирү кафедрасы, — дип искә ала Людмила Кириллова.

Безнең һәркайсыбызның киңәшләренә колак салырдай, бездә соклану тудырган кешеләрнең кайдан килүләре турында бер тапкыр булса да уйланганы бардыр. Нәкъ менә шундый кешеләрне без чын укытучылар дип атарга гадәтләнгәнбез дә инде! Аларда нинди сыйфатлар үзләренә җәлеп итә соң?

— Сезнең карашка укытучы­ның иң мөһим сыйфаты нинди? — дип сорыйм әңгәмә­дәшемнән.

— Балаларга мәхәббәт, — дип ике дә уйламый җавап бирә Людмила Викторовна. — Әгәр дә син алар өчен җаваплылык тоя белсәң, баланың синең күз алдында үсүен, сине тың­лаганын һәм аңлаганын күреп шатлык хисләре кичерсәң, эшеңне дәвам итә аласың. Балаларга мөнәсәбәт — укытучы эшенең иң мөһим өлеше. Укытучының балаларга, шулай ук үзенә таләпчәнлеге турында да онытмаска кирәк: ул грамоталы булырга, гомер буе укырга тиеш. Педагог кызыксындыра белергә тиеш, чөнки үзләре хөрмәт иткән һәм яраткан кешедән генә өйрәнәләр. Шулай ук балаларга карата түземле һәм аларны гафу итә белергә дә кирәк.

Балалар, күпләргә билгеле булганча, бар нәрсәне күңелләренә якын алалар, алар бар нәрсәне дә: кемне тыңларга һәм тыңламаска икәнен, нәрсә эшләргә һәм нәрсәне эшләмәскә икәнен дә беләләр. Алар укы­тучының холкының нинди булуын да күрәләр. Людмила Викторовна дәресләрендә һәрвакыт тәртип, чөнки «тәртип — бар нәрсәнең дә нигезе». Аның укучылары бер-берсен тыңлыйлар, үз фикерләрен әйтәләр, актив эшлиләр. Шундый укыту эшчәнлеге сокландыра!

— Укучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең сере нидә?

— Укытучы таләпчән, әмма киң күңелле булырга мөмкин. Бу чикне күрә белергә дә кирәк, — дип саный Людмила Кириллова. — Мин бервакытта да балаларга тавыш күтәрүнең мәгънәсен күрмәдем, чөнки алар болай да мине аларга ачуланган вакытта аңлыйлар. Мин үземне ихлас кеше дип саныйм, шуңа күрә үз эмоцияләремне күрсәтүдән оялмыйм. Ә үземнең бервакытта да барысына да ошарга дигән максат куйганым булмады.

— Сезнең педагогия өлкә­сендә тәҗрибәгез шактый, хәзерге укучылар элек укыткан укучыларыгыздан аерылалармы?

— Хәзерге балалар, минем карашка, талантлыраклар, аеруча иҗади эшчәнлектә: алар сәнгатьнең теләсә нинди җанрында менә дигән итеп һәм кыю рәвештә рәсем ясыйлар, шулай ук ниндидер яңа нәрсәләр уйлап чыгарырга да курыкмыйлар.

Аның өстенә әле алар бик активлар, шуңа күрә бер дәрестә аларга берничә эшчәнлек төрен алыштырырга туры килә.

Совет мәктәпләрендә укыган укучылар тәртиплерәк иде. Аларның хокукларына караганда бурычлары күбрәк булды. Алар җәмгыять куйган даими кысаларда һәм даими рәвештә күз уңында булган әни-әтиләре үрнәгендә укыдылар, яшәделәр, эшләделәр. Совет укучылары үзләренең әни-әтиләренә охшарга тырыштылар, башкача, башка кагыйдәләр буенча яшәү турында аларның башларына да килмәде.

Хәзер балаларның белем дәрәҗәсе киң, алар үз-үзеңне тотуның төрле формалары белән таныш. Замана укучылары уңайлылыкка өйрәнделәр. Бәлки шуңа күрә дә совет чорында эшкә омтылыш көчлерәк иде. Һәр буын үзенчә яхшы. Мәсәлән, хәзер балалар ачыклар, алар ялгышудан да, уйларын кычкырып әйтүдән дә курыкмыйлар. Алар мине ишетәләр һәм минем нәрсә әйтүемне аңлыйлар. Миңа алар белән уңайлырак.

Эшеннән тыш, Людмила Викторовна театр сәнгатенә дә зур игътибар бирә.

— Мин бервакыт телевизордан матур костюмнарда һәм җилләткечләр белән борынгы күлмәкләрдә кечкенә балалар (беренче сыйныфлар мөгаен) күрдем. Алар бик катлаулы текстлар сөйләделәр, бу мине шакаттырды. Шуннан соң минем дә үз укучыларым белән берәр төрле спектакль куеп карыйсым килде.

Ул вакытта Людмила Вик­торовнаның сыйныфы бик гадиләрдән булмый. Шуңа күрә дә ул Уильям Шекспирның «Гамлет» әсәре буенча катлаулы пос­тановка әзерли. Нәтиҗәдә аны 11 сыйныф укучыларына һәм мәгариф бүлегеннән килгән кунакларга күрсәтәләр. Алар исә нәни талантларның чыгышыннан соң тиз генә аңнарына килә алмыйлар…

— Һәм шуннан соң 50 спектакль куелган инде, безнең хәзер 7нче труппа. Хәзер без «Эксперимент»рус драма театрының юлдашы, –дип горурлык белән хәбәр итте әңгәмәдәшем.
Мин Людмила Викторовна куйган спектакльләрдә бер генә булмадым. Һәрвакыт алар үзләренең үзенчәлекле булулары белән сокландырдылар. Әле яңа гына сәхнә белән танышкан яшь сәнгать яратучыларның күп кенә өлкәннәр дә әйтә алмаган авыр һәм озын фразаларны сөйләүләре гаҗәпләндерде. Моңардан тыш, балаларның менә дигән чыгышларын заманча музыка озата бара, ул яшь актерларга аларны үз мохитларында итеп тоярга ярдәм итә һәм ышаныч өсти. «Яңа буын — яңа театр» –Людмила Викторовнаның принцибы шундый.

–Ни өчен сез шундый катлаулы спектакльләрне сайлыйсыз?

–Мин балаларга һәрвакыт бертөсле авыр рольләр сайларга тырышам, шулай булмаганда аларда үсеш булмаячак. Авыр текстлар сөйләм үсешенә, ә авыр постановкалар яшь актерларга күбрәк эмоцияләр кичерергә ярдәм итә. Бу бик мөһим. Биредә һәр актерда чын эмоцияләр –алар сәхнәдә кичергәнне үз эчләрендә дә кичерәләр. Мондый практика балага чын тормышта үз-үзен, теге яки бу вәзгыятьтә нәрсә сиземләвен аңларга мөмкинлек бирә.

Людмила Викторовна фикеренчә, театр хәзерге замана балаларына үз эчләрендәге стереотипларны җиңәргә, уй-хисләр интеллектын үстерергә ярдәм итә. Бүгенге компьютер технологияләре заманында бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев