Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Лидия Слепова һәм Таисия Липатова — Чистай ветераннары Советы тарихында бер дәвер

Ел көзе, тормыш көзе… Әлеге сүзләрдә сагыш — уйланулар һәм истәлекләр ярылып ята… Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көнен дә көзен 1 октябрьдә билгеләп үтүебез юкка гына түгел. Бө көнне һәр ветеран якын кешеләреннән игътибар көтә. Элеккеге хезмәттәшләре белән очрашып сөйләшәсе, аралашасы, тормышының онытылмас мизгелләре турында искә төшерәсе, бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен искә аласы килә.

Без, ветеран хәрәкәте активистлары, бу көннәрдә якыннары, туганнары белән бергәләп ике искиткеч ханымны, күптән түгел генә безнең арадан киткән Лидия Ивановна Слепованы һәм Таисия Григорьевна Липатованы искә алабыз. Чистай сугыш һәм хезмәт ветераннары Советының тулы бер чоры алар эшчәнлеге белән бәйләнгән.
Аларның язмышларының уртак яклары да күп: икесе дә крестьян гаиләләрендә, Таисия Григорьевна 1935 елда Чистай районының Кече Талкыш авылында, Лидия Ивановна 1942 елда Киров өлкәсендә дөньяга килә. Икесе дә сугыш чоры балалары, тормыш авырлыкларын бик иртә татыйлар һәм аларны җиңәргә өйрәнеп үсәләр. Икесе дә техникум: Таисия Григорьевна Липатова совхоз-техникумны, Лидия Ивановна Слепова китапханә техникумын тәмамлый. Аларның икесе өчен дә Чистай туган шәһәрләренә әверелә, алар биредә хезмәт итәләр, балалар, оныклар үстёрәләр, актив төстә җәмәгать эшләрендә катнашалар. Аларның намуслы хезмәтләрен, тырышлыкларын күрмичә мөмкин түгел иде.
Үз эшләренең белгечләре буларак, алар югары һөнәри осталыкка ия булдылар: Таисия Григорьевна, 40 ел гомерен кондитер фабрикасына багышлап, хезмәт һәм хезмәт хакы бүлегенең югары класслы начальнигына әверелде. Ә Лидия Ивановна, мәдәният институтын тәмамлап, район мәдәният бүлеге начальнигы булып эшләде, шәһәр һәм районның үзәкләштерелгән китапханә системасын җитәкләде.
Яшьләр остазлары буларак, аларның эшләрен дәвам итүчеләр дә күп. Аларның хезмәтләре күп төрле грамоталар белән билгеләп үтелде. Лидия Ивановна Слепова –Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Таисия Григорьевна –ТАССРның атказанган икътисадчысы. Алар «Хезмәт ветераны» исеменә лаек, аларның күпсанлы грамоталарын, барлык дәрәҗәдәге билгеләрен һәм Дипломнарын карап, республикада һәм илебездә бүләкләр тарихын өйрәнергә мөмкин. Өлкән буын чистайлылар өчен алар җәмәгать эшен уңышлы башкаручы хатын-кыз образларын гәүдәләндерәләр. Алар үз күңелләренең, вакытларының, сәламәтлекләренең күпмедер өлешен ветераннар белән төрле оештыру эшләренә биргәннәр. Ветеран хәрәкәтенә алар әзерлекле лидерлар булып килеп керделәр, чөнки аларның тормыш юлында — комсомол, партия, профсоюз, беренчел ветеран оешмаларында күпеллык, иҗади, фидакарь хезмәт. Алар тормышны беләләр иде, өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларын, мавыгуларын, аларның тулы тормыш белән яшәргә омтылу теләкләрен аңлыйлар иде. Шәһәр һәм район җитәкчеләре аларның кадерен белделәр, җаваплы эшләр йөкләделәр, ә ветераннар җаваплы вазифаларга сайлап куйдылар: Лидия Ивановна 13 ел сугыш һәм хезмәт ветераннары Советын җитәкләде, ә Таисия Григорьевна 20 елдан артык аның җаваплы сәркатибе булды.
Ветераннар Советы ул елларда барлык вакыйгалар үзәгендә булды, аның катнашыннан башка бер генә дә дәүләт, җирле программа, бер генә җәмәгать акциясе дә узмады. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, балалар һәм яшьләр өчен батырлык дәресләре үткәрү, иганә эшчәнлеге, Үлемсез полк, «Җиңү солдатлары» биштомлыгы, фестивальләр, туристик сәяхәтләр, шәһәр һәм район ветеран активының укулары — аларның кайнап торган эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен санап бетереп булмас. Күпме ветераннарга, ялгыз кешеләргә үзләренең социаль партнерлары белән шәһәр, хуҗалык җитәкчеләренең, предприятие директорларының, авыл җирлекләре башлыкларының кабинетларына кыю кереп, аларның шәхси, көнкүреш проблемаларын чишәргә ярдәм иттеләр.
Аларның принципиаль булулары, таләпчәнлекләре урынлы иде — алар тормыш авырлыгына төшкән кешеләрнең мәнфәгатьләрен якладылар. Бу исә аларның һәм ветераннар Советының авторитетын ныгытты гына. Билгеле, безнеке кебек үк аларның да ялгышлары, югалып калулары да булгандыр, әмма алар үз гаиләләре, үзләре дә аз белгән кешеләр турында кайгырту, коллективизм, фидакарьлек һәм ихласлылык белән барысын да сокландыралар иде.
Таисия Григорьевна 90 яшен тутырырга аз гына вакыт калгач, ә Лидия Ивановна 83яшендә безнең арабыздан киттеләр. Әмма алар безнең йөрәкләрдә һәрчак яшь күңелле, үз эшләренә тугры калган активистлар булып сакланачак. Алар белән бер командада эшләргә туры килүчеләр һәрвакыт алардан кәеф күтәренкелеге, ярдәм тойдылар. Тормышны, кешеләрне яратулары, ачык күңелле булулары белән алар Советта дуслык, татулык, коллектив өчен җаваплылык мохиты тудырдылар.
Безгә алардан өйрәнерлек нәрсәләр күп. Хәзер ветераннар белән эшләүгә яңа таләпләр куючы вакыт килде. Әмма сугыштан соңгы чор буын тәҗрибәсе, Лидия Ивановнаның һәм Таисия Григорьевнаның ветераннар оешмасына керткән шәхси өлешләре бәһасез, без аларны сакларга тырышабыз.

Татьяна Шведчикова, ТР Чистай муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев