Әлеге күнекмәләр кеше гомерен коткарырга ярдәм итәчәк
Халыкка беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү курсларын Россиянең Кызыл Хач вәкилләре оештырды.
Дәресләрне Россия Кызыл Хачының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты директоры, ТРында беренче ярдәм буенча төбәк координаторы Дмитрий Каменский үткәрде.
– Безнең беребез дә гадәттән тыш хәлнең кайчан килеп чыгасын, кайчан үзен начар хис итә башлавын белми. Йөрәк өянәгеме ул, кеше кулын кисәме – мөһим түгел. Олы яшьтәге кешегә инсульт булырга яисә тайгак юлда яшь хатын-кыз юл-транспорт вакыйгасына эләгергә мөмкин. Күңелсезлекләр һәркем белән булырга мөмкин. Өйрәнүләр вакытында кешеләр кул астында кирәкле нәрсәләр булмаган очракта да ничек итеп беренче ярдәмне күрсәтергә мөмкин булуы турында практик белем алалар. Өйрәнү бик гади һәм нәтиҗәле. База курсын үтүче бәлага тарыган кеше гомерен коткарып кала алачак, аңа ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче ярдәм күрсәтеп өлгерәчәк, – дип сөйли Дмитрий Каменский.
«Беренче ярдәм» өйрәтү программасы Россия Кызыл Хачының Татарстан бүлеге тарафыннан озак еллар дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге дәресләр респуб лика районнарында күптән түгел генә үткәрелә башлады. Беренчеләрдән булып бу эшкә чистайлылар алынды. Биредә әлеге җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе ачылды, аның эшен Софья Хәсәнова координацияли.
– Әлеге укуга без эшләре барышында төрле яшьтәге халык белән турыдын-туры аралашып торучы өлкә вәкилләрен чакырдык. Биредә спорт мәктәбе педагог-тренерлары, мәдәният, яшьләр сәясәте учреждение се белгечләре, балалар йорты вәкилләре, балаларга белем бирү учреждениеләрендә эшләүче медиклар, дин әһелләре, яшьләр хәрәкәте активистлары бар, – дип ассызык лады Россия Кызыл Хач Татарстан төбәк бүлегенең актив озак яшәү үзәкләре координаторы Софья Хәсәнова.
Курсларда тыңлаучыларны Россия Кызыл Хачының эшчәнлеге белән таныштырдылар, беренче ярдәмнең нәрсә булуын аңлаттылар, беренче ярдәм күрсәтүнең хокукый аспектларына бәләкәй генә экскурсия үткәрделәр. Шулай ук алар кеше гомерен саклап калу өчен әйләнә-тирәдәгеләрнең беренче ярдәм күрсәтү күнек мәләре булу мөһимлеге һәм зыян күрүчеләрдә тормыш өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган төп халәтләр турында сөйләделәр. Барлык теория дә практик дәресләр белән ныгытылган иде. Өйрәнүчеләргә манекеннар ярдәмендә аңны югалтканда, кан киткәндә, инсульт, инфаркт, пешү, имгәнү булганда, бөҗәк яисә хайван тешләгәндә ничек ярдәм итәргә, аңын югалткан кешене ничек куркынычсыз итеп яны белән яткырырга һәм башка нәрсәләр турында сөйләделәр. Шулай ук адымлап дигәндәй, ашыгыч ярдәмне һәм башка коткару хезмәтләрен ничек чакырырга кирәклеген аңлаттылар. Уку чорында беренче ярдәм күрсәтүнең психологик яктан ярдәм итү методикасына да игътибар бирелә.
– Практика күрсәткәнчә, дәресләрдән соң кешеләр битараф булудан туктыйлар, аларда игътибарлылык арта. Урамда булганда кешенең үз эченә бикләнүе сер түгел. Курслардан соң, күргәнебезчә, кешеләр ачылып китәләр. Әгәр дә алар бәлага тарыгын кешене күрсәләр, аның янында туктап, ярдәм кирәкме-юкмы икәнен сорыйлар, кирәккән очракта ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар, – дип билгеләп үтте Дмитрий Каменский.
Курсларада белем алучылар арасында «Форпост» яшьләр пат риотик хәрәкәте җитәкчесе Лариса Галиева да бар. Дәресләргә ул үзенең хәрәкәт активистлары белән бергә килгән.
– Миңа бик кызык булды, игътибар белән тыңладым, сораулар бирдем. Мин ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче бәлагә тарыгын кешегә һәркем беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш дип уйлыйм. Безнең һәрберебез шундый хәлдә калырга яисә берәр кайчан якыннарыбызга, дусларыбызга, бөтенләй без белмәгән кешеләргә ярдәм кирәк булырга мөмкин. Минем белән бервакыт шулай килеп чыкты. Бер тукталышта авобус тан төштем, анда эскәмиядә бер ир-ат сыгылып төшкән иде. Мин якынрак килдем һәм ярдәм кирәкмиме дип сорадым. Ул аңлаешсыз гына нидер әйтте. Мин тиз генә ашыгыч ярдәм чакырдым һәм аның янында басып ашыгыч ярдәмне көттем. Бәхеткә ул озак көттермәде. Ир-атны дәваханәгә алып киттеләр. Яныннан үтеп китмәвем, битарафлык күрсәтмәвем белән мин аңа ярдәм иттем дип уйлыйм, – дип сөйләде Лариса Галиева.
«Беренче ярдәм» программасы белән укыту берничә этапны үз эченә ала. Беренче дәрестә барлыгы 31 кеше катнашкан, алдагы очрашулар якын көннәрдә узачак.
– Бу программа ике баскычлы, билгеле бер сәгатьләргә исәпләнгән. Тулы курсны үтүчеләр генә халыкара үрнәктәге инструктор сертификаты алачак. Без шулай ук Мәскәүгә тренерлыкка укырга барырга кандидатура эзлибез. Үз чиратында аннары ул инструкторларны өйрәтәчәк, дип ачыклык кертә Софья Мөнәвир кызы.
Моны белү файдалы:
Белгеч борын канаганда ниләр эшләргә кирәклеген аңлата:
1. Уңайлап утырыгыз, башыгыз гәүдәгездән бераз өстәрәк булсын.
2. Башыгызны бераз алга иегез.
3. Борын канатларын кысып тотыгыз. Болай иткәндә сез борын тишекләре эчендәге кан тамырларына басым ясыйсыз. Борын тишекләренә мамык тампоннар тыгарга мөмкин.
4. Бервакытта да борыныгызны сеңгермәгез, ул хәлне катлауландыра гына.
5. Борын биленә яисә баш чүмеченә 20 минутка салкын әйбер куеп торырга.
Әгәр кан 15 минуттан артык акса, отоларингологка баруны сузмагыз. Белгеч авыруның сәбәбен ачыклар һәм тиешле дәва билгеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев