Лаваштан пицца әзерлибез
Җәмгыять

Лаваштан пицца әзерлибез

Табада лаваштан пицца әзерләү: тиз һәм туклыклы иртәнге аш.

Тиз әзерләнә, тәмле килеп чыга. Әлеге иртәнге аш гаиләгезне сөендерәчәк һәм барысы да канәгать калачак.

Безгә 4 түгәрәк лаваш, 3 йомырка, казылык, сыр, помидор, тоз, борыч, атланмай кирәк булачак.

Йомырканы тоз һәм борыч салып яхшылап болгатабыз. Сырны угычтан уабыз. Казылыкны һәм помидорны түгәрәкләп кисәбез. Табага атланмай сылыйбыз. Тугланган йомырканың яртысын табага салабыз һәм катламнап түбәндәгечә тезәбез: бер лаваш – колбаса + уылган сыр; өстенә тагын бер лаваш каплыйбыз һәм помидор + сыр салабыз; тагын лаваш, колбаса + сыр салабыз, өстен лаваш белән каплыйбыз.

Калган тугланган йомырканы лаваш өстенә салып бетерәбез. Табаны капкач белән каплап, пиццаны акрын утта 5 минут пешерәбез. Аннары әйләндереп, тагын 5 минут әзерлибез.


Нет комментариев