Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәлак булган солдатларның исемнәре торгызыла

«Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды исәп буенча кырыгынчы экспедициядән кайтты.

Бөек Ватан сугышы 76 ел элек тәмамланды. Әмма яу кырында һәлак булган барлык солдатлар да тиешенчә җирләнмәгән. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә әлегә кадәр бик күп Совет сугышчылары исәпләнә.

Аларның җәсәдләрен эзтабарлар, шул исәптән чистайлылар да таба. 2010 елдан бирле эшләп килүче «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды әгъзалары әле күптән түгел генә кырыгынчы экспедициядән кайттылар. Агымдагы елның язгы «Хәтер вахтасы»н алар, гадәткә кергәнчә, Волгоград өлкәсенең Городище районында үткәрделәр. Казу эшләре Сталинград сугышы барган урыннарда алып барылган. Әлмәт һәм Алексеевск районнары эзтабарлары белән бергә чистайлылар 115 солдат җәсәден күтәргәннәр.

Бу экспедициягә багышланган очрашу «Ватан» үзәгендә узды. Аның барышында «Выстрел» отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин эзләнү эше нәтиҗәләре турында җентекле сөйләде.

– Без солдатларның җәсәдләрен табу, аларны барлык хәрби шартларга туры китереп җирләү өчен экспедицияләр үткәрәбез. Эзләнүләребезнең төп максаты – җәсәд белән бергә медальон табу, аның ярдәмендә сугышчының исемен ачыклау мөмкинлеге барлыкка килә. Быел безгә уңыш елмайды, 4 медальон һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медаль таптык. Әле күптән түгел генә медальоннарның берсен Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге белгече Айрат Фатыйхов тарафыннан укылуы билгеле булды. Медальонның Борис Александрович Чечулинныкы булуы ачыкланды. Ул 1922 елда Архангельск өлкәсендә туган Кызыл армияче була. Хәзерге вакытта аның туганнарын эзләү бара, – диде «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин.

Дмитрий Владимирович сүзләренә караганда, табылган медальонны уку мөмкин булса да, аның җәсәде табылган кайсы солдатныкы булуын һәрвакытта да ачыклап булмый.

– Бу экспедиция вакытында бер каберлектән 15 сугышчының җәсәден күтәрә алдык. Нәкъ менә шул вакытта бездән ерак булмаган экспедициядәге эзтабарлар белән бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Шуңа бәйле рәвештә казу эшләрен туктатырга туры килде. Шуңа күрә, ни кызганыч, без бу каберлектәге җәсәдләрне чыгарып бетерә алмадык, анда әле тагын унлаган солдат калгандыр. Чокыр бик тирән булу сәбәпле, анда эшләү авыр булды. Шул да авырлык тудырды, сугышчылар барысы да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Бу очракта медальон тапсаң да, ДНК экспертизасы үткәрмичә, аның кемнеке булуын билгеләү авыр. Без солдатның исемен ачыкласак та, аның туганнарына җәсәдне бирә алмыйбыз, – дип аңлатты Дмитрий Владимирович.

Ул билгеләп үткәнчә, Чис тай отряды Татарстан эзтабарлары арасында иң нәтиҗәле отрядларның берсе.

Экспедициядән эзтабарлар бик күп экспонатлар да алып кайтканнар. Очрашуда катнашкан һәркем аларны тотып карый алды. Табылдыклар арасында фляжкалар, казаннар, кашыклар, танктан төтен гранатасы, сапер көрәкләре, разведчик трубкасы һәм күп кенә башка нәрсәләр бар. Бу табылдыкларның барысы да, элеккеге экспедицияләр вакытында табылган башка әйберләр кебек үк, «Ватан» үзәгендәге эзтабарлар отряды музеенда үз урыннарын алачак.

Казу эшләрендә беренче тапкыр дистәгә якын яшь кыз һәм егет катнашкан. Алар киләсе экспедицияне түземсезлек белән көтүләрен әйттеләр. Алар барысы да «Ватан» үзәге базасында эшләүче «Выстрел плюс» түгәрәгенә йөрүчеләр. Экспедициягә барыр алдыннан яшьләр әзерлек уза. «Выстрел плюс» отряд өчен булачак эзтабарларны үстерә, дип кыю рәвештә әйтергә мөмкин.

– Түгәрәккә малайлар һәм кызлар мәктәп яшеннән йөри башлый. Берничә ел дәвамында алар марш-бросокларда, походларда, хәрби реконструкцияләрдә, батырлык дәресләрендә катнашалар, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнәләр, физик әзерлек узалар, – дип сөйли «Ватан» патриотик тәрбия һәм армиягә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Юдина.

Шулай ук түгәрәккә йөрүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары янына баралар, сугыш елларында шәһәрдә урнашкан 18нче авиаполк солдатлары, шулай ук Чистай хәрби госпитальләрендә яралардан вафат булган совет сугышчыларының каберләрен карыйлар.

– Түгәрәккә 60 кеше йөри, әмма экспедициягә без барысын да түгел, ә әзерлек

 

нәтиҗәләре буенча сайлап алуны узучыларны гына алабыз, – дип ассызыклый Елена Эдуардовна.

«Выстрел» хәрби-патриотик эзләү отряды күбесенчә яшьләрдән тора, алар арасында төрле югары уку йортлары студентлары, оешма хезмәткәрләре һәм Чистай районы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары да бар. Аларның остазлары – тәҗрибәле өлкәннәр. Бу көнне яшьләргә һәм иганәчеләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

– Күп кенә эзләнү отрядлары үз экспедицияләренең географиясен үзгәртәләр, ә без һәрвакыт Волгоград өлкәсендә эшлибез һәм күрсәткечләребез дә яхшы. Безнең отряд республикада иң нәтиҗәлеләрнең берсе дип горурланып әйтә алам. Экспедицияләр вакытында безгә башка эзтабарлар да кушыла. Әмма белгечләр исәпләп чыгарганча, мондый яхшы темплар белән казысак та, соңгы солдатны 146 елдан соң гына таба алачакбыз. Шундый коточкыч сугыш булган, яу кырларыннан сугышчыларны җыясы да җыясы әле, – дип билгеләп үтте Дмитрий Юдин.

«Выстрел» отряды әгъзаларын алда көзге «Хәтер вахтасы»на әзерлек эшләре көтә. Шушы вакыт эчендә аларга кирәкле документларны җентекләп өйрәнергә һәм экспедициягә ныклап әзерләнергә кирәк булачак.

 

Очрашуда казу эшләрендә беренче тапкыр катнашкан экспедиция әгъзалары да бар иде.

– Мин 6нчы сыйныфта отрядка кердем, хәзер инде авыл хуҗалыгы техникумы студенты. Шушы еллар дәвамында без төрле патриотик чараларда катнаштык, яшь сугышчы мәктәбен уздык, шул рәвешчә әзерләндек. Һәм, ниһаять, быел мин казу эшләрендә катнаштым. Бу миңа отрядыбыз үткәрә торган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген тагын да күбрәк аңларга мөмкинлек бирде, – дип кичерешләре белән уртаклаша Зөфәр Шәйфетдинов.

– Мин «Выстрел» отряды әгъзасы булуым белән горурланам. Эзләнү эшен мөһим дип саныйм. Чөнки тыныч киләчәк хакына үз гомерләрен корбан иткән кешеләрнең бүгенге көнгә кадәр яу кырында ятулары дөрес түгел, – ди 3нче гимназия укучысы Эмиль Сәгъдетдинов.

– Миңа экспедициягә барырга тәкъдим иткәч, мин шунда ук ризалаштым. Бу минем өчен бәһасе булмаган тәҗрибә. Чыннан да, сугыш барган урыннарда булганда, солдатларның җәсәдләрен тапканда, күз алдына ул чор, шул дәһшәтле сугыш күренешләре килә. Казу эшләрендә катнашып, хәбәрсез югалган сугышчыларның исемнәрен торгызып, без хәтерне саклауга үз өлешебезне кертәбез, – ди югары уку йорты студенты Александр Катаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев