«La Primavera» Чистай укучыларында кунакта
10нчы номерлы мәктәп укучылары алдында Казанның «La Primavera» камера оркестры чыгыш ясады
Татарстан районнары буенча гадәти булмаган концерт туры вакытында Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры 10нчы номерлы мәктәп укучылары өчен хәйрия концерты бирде.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Гавоттан фокстротка кадәр» махсус интерактив программа әзерләгән. Ул икенче тапкыр инде грант ярдәме алды.
Моның ярдәмендә музыкантларның республиканың төрле районнарында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга концертлар белән чыгу мөмкинлеге барлыкка килә. Чистайдан кала, шәһәрләр исемлегендә – Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Арча, Кукмара районнары бар.
– Миңа калса, бу мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бик кирәк. Еш кына алар тере башкаруда классик музыка яңгыраган концертларга бара алмыйлар. Хәер, районнарга бер-ике музыкант килергә мөмкин, ә тулы бер оркестрның килүе икеле. Шуңа күрә без моны үз өстебезгә алырга булдык, – ди Рөстәм Абязов. – Хәзерге программа бию музыкасына багышланган. Мин аның турында балаларга сөйлим, аларга сораулар бирәм, викторина үткәрәм. Алар анда бик теләп катнашалар, дөрес җаваплар өчен бүләкләр алалар. Барлык шәһәрләрдә балалар безне җылы каршы алалар. Әгәр беренче тапкыр моңа әзер булмаган малайларның һәм кызларның классик музыканы ничек тыңларлар дигән борчылуларым булса, хәзер аларның кызыксынуын беләм.
Әйтергә кирәк, концерт балалар күңеленә хуш килде. Алар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр, музыкаль табышмаклар чиштеләр.
Концерт барышында тере башкаруда дөнья классикасының танылган әсәрләре: Жан Батист Люлиның «Гавот», Луиджи Боккерининың «Менуэт», Арам Хачатурянның «Гаянэ» балетыннан «Кылыч белән бию», Астор Пьяццолланың «Аргентина тангосы» һәм башкалар яңгырады.
10нчы номерлы мәктәп директоры Ольга Исаева сәнгать җитәкчесе, баш дирижер Рөстәм Абязовка һәм «La Primavera» оркестры коллективына концерт үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
– Безгә кабат «La Primavera» камера оркестры киләчәген белгәч, бу хәбәрне сөенеп кабул иттек һәм сөенечне балалар белән уртаклашырга ашыктык. Алар 2020 елда узган концертны искә төшерделәр һәм музыкантлар белән кабат очрашуны түземсезлек белән көтә башладылар, – дип уртаклаша Ольга Васильевна. – Ни кызганыч, мөмкинлекләре чикләнгән барлык балалар да классик музыканы кабул итә алмый. Әмма «La Primavera» оркестры башкаруында балалар аны рәхәтләнеп кабул итәләр. Музыканы ничек тәкъдим итү дә зур роль уйный.
Актлар залыннан чыкканда, малайлар һәм кызлар бер-берсе белән кичерешләрен уртаклаштылар. Аларның шатлыклы елмаюлары һәм янып торган күзләре шәһәребез кунаклары өчен чын рәхмәткә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев