Көзге күргәзмә сокландырды
Төрле төстәге яфраклары белән табигатькә алтын көз килде. Аның матурлыгына сокланып туймаслык.
Чуваш Ялтаны авылы китап ханәсендә әлеге ел фасылына багышланган, «Көзге илһам» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Алтын көз рәсемнәре белән бизәлгән китаплар һәм журналлар көзге кәефне, алмаларның хуш исен, бөтнек үләненең шифасын, һавада гөмбә исен тоярга ярдәм итәләр.
«Әдәби көз» бүлегендә урын алган А.Пушкин, Ф.Тютчев, А.Фет, С.Есенин шигырьләре табигатьнең гүзәллеген күрергә һәм шигъриятнең тирәнлеген аңларга ярдәм итәләр. «Көз рецептлары» бүлегендә яшелчәләрне тозлау рецептлары, җыелган уңышны саклау буенча киңәшләр тупланган әдәбият тәкъдим ителә.
Көз шулай ук төрле эшлән мәләр ясау өчен елның бик матур һәм мул вакыты. Табигый материаллар белән эшләү балаларга үз осталыкларын һәм фантазиясен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ел саен, гадәткә кергәнчә, авыл китапханәсендә китап укучылар белән табигый материаллардан кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Быел эшләр гаять кызыклы булды. Төрле материаллар: яшелчә, җиләк-җимеш, күркә, имән чикләвеге, коры яфраклар һәм башкалар файдаланылды. Көзге яфраклардан матур чәчәк бәйләмнәре, төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән җәнлекләр – боларның барысын да күргәзмәдә күрергә мөмкин.
Көз безне кояшлы, җылы көннәре белән сөендерүен дәвам итә, барлык китап укучыларны безнең китапханәгә кунакка көтеп калабыз!
Чуваш Ялтаны авыл китапханәсе сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев