Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫЗЫЛ КИТАП ЯКЛАВЫНДА: янәшәбездә сирәк очрый торган нинди хайваннар һәм кошлар яши

Безнең урманнарда, кырларда, болыннарда һәм сулыкларда уникаль үсемлекләр һәм хайваннар яши, аларның күбесе юкка чыгу алдында тора. Әлеге табигый байлыкны саклап калу өчен, Татарстанның 30 елдан артык инде үз Кызыл китабы — рәсми документы бар, анда сирәк һәм юкка чыга торган флора һәм фауна төрләре кертелгән.

ТР Кызыл китабының беренче басмасы 1995 елда дөнья күрде, ә ул һәр 10 ел саен яңартыла. Быел Кызыл китапны яңадан бастыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 600 төр хайван һәм үсемлек дәүләт саклавында тора, шуларның 73е — Чистай районында. Янәшәбездә яшәүче сирәк очрый торган хайваннарның кайбер төрләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

  Рус тарантулы

Рус тарантулы — Россиянең иң зур үрмәкүчләренең берсе, ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм кайбер башка төбәкләрдә дә саклана. Бу төр бүре-үрмәкүчләр гаиләсенә керә һәм күбесенчә төнге тормыш рәвеше алып бара.

ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕ ҺӘМ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ

Кызыл китапка кертелгән әлеге ана үрмәкүчнең гәүдә озынлыгы 3-4 сантиметрга җитә (аяклары белән — 7 сантиметрга кадәр), ата үрмәкүчләр бераз кечерәк. Көрән төстә, кара бизәкләре бар, бу аңа комлы һәм далалы җирләрдә яшеренергә ярдәм итә.
Тарантул коры далаларда, комлы елга ярларында, сирәгрәк кырларда һәм чокырларда тереклек итә. Пәрәвез белән түшәлгән 50 сантиметрга кадәр тирәнлектәге вертикаль ояларда яши. Дымлы туфракны өстен күрә. Табышын төнлә — оясыннан чыгып, көндез керү юлы янында сагалап торып аулый.
Гадәттә чикерткәләр, коңгызлар, саранча һәм вак буынтыгаяклылар белән туклана, шуның белән файдалы.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

  Агулы, ләкин кеше өчен куркыныч түгел. Аның тешләве бик каты авырттыра (шөпшә тешләве кебек) һәм шеш чыгара.
  Ана үрмәкүч йомыркасын пәрәвез кузысына сала һәм аны бик тырышып саклый. Йомыркадан чыккан яшь үрмәкүчләр берничә көн әниләре аркасына ябышып йөриләр.
  Кышка оясын тирәнәйтә һәм керү юлын җир белән каплый.

Татарстан территориясендә рус тарантуласы таралуны чикләүче факторлар: ареал чиге, кешенең актив хуҗалык эшчәнлеге, умырткалы һәм умырткасыз хайваннар арасында дошманнары (гөберле бака, кәлтә, казучы шөпшә, җайдак бөҗәкләр һәм башкалар) күп булу.

БУ МӨҺИМ! Әгәр табигатьтә рус тарантулын очратсагыз, аны үтермәгез! Бу үрмәкүч бөҗәкләрнең санын көйләп, экосистемада мөһим роль уйный. Аны ерактан гына күзәтегез.

Ак куян
Ак куян — Россиядә кырыс шартларда яшәргә җайлашкан урман хайваннарының берсе. Кайбер төбәкләрдә, Татарстанны да кертеп, аның саны кими бара, шуның аркасында ул Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән.

АЕРЫМ БИЛГЕЛӘРЕ
Җәен коңгырт-көрән төстә, кышын ак төскә керә; колак очлары ел дәверендә кара булып кала. Ак куянның мехы кышын аеруча йомшак һәм куе.
Гәүдәсе 50-60 см, койрыгы 5-11 см озынлыкта, авырлыгы 3-5,5 кг. Гадәттә, ана куян ата куяннан зуррак була.
Арткы аяклары алгыларына караганда озынрак, шунлыктан куян сикереп хәрәкәтләнә. Тәпиләре киң, бу исә көпшәк кар өстеннән хәрәкәтләнергә ярдәм итә.
Колаклары зур, алга кайтарылган. Койрыгы түгәрәк, кыска.

ТОРМЫШ РӘВЕШЕ
— Яшәү урыннары — урман, тундра, урман-дала зоналары, куе куаклыклар. Татарстанда куе урманлы төньяк районнарда очрый.
— Җәен — үлән, яфрак, гөмбә, ә кышын тал, усак, каен кайрысы һәм ботаклары белән туклана.
— Бигрәк тә эңгер-меңгердә һәм төнлә активлана, көндез аулак урыннарда, куак астына качып яки әрәмәлекләрдә посып ята.
— Кыш көне үзенчәлекле эзләр калдыра — алгы аяклары алдында арткы аяк эзләре төшә.
— Табигатьтә 5-7 ел (сирәк 10 елга кадәр) яши.

АК КУЯН НИ ӨЧЕН ЮККА ЧЫГА?
— Урманнарны кисү һәм яшәү урыннарын фрагментацияләү.
— Авыл хуҗалыгы җирләрендә яшәүгә начар яраклаша, бу популяциянең юкка чыгуына китерә.
— Браконьерлык һәм аучылык.
— Көньяк районнарда ак куянны кысрыклап чыгаручы үр куяны белән көндәшлек.
— Ерткычлар (төлкеләр, бүреләр, селәүсен, сукбай этләр).

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
  Оя казымый, табигый ышык урыннарда кача.
  Төсен температура аркасында түгел, ә якты көн озынлыгыннан чыгып үзгәртә.
  Тизлекне сәгатенә

60 километрга кадәр җиткерергә һәм кискен рәвештә читкә сикерергә мөмкин.
 Тизәк белән «ата» — территорияне тамгалый.
  Елына 2-3 тапкыр үрчем бирә.
  Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәннәре йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 процентка җитә) һәм куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән тук­лана башлый.

НАТУРАЛИСТ КИҢӘШЕ:
ак куянны урманда очратсагыз, аны куркытмагыз! Бу җәнлекләр бик сак һәм артык стресс аларның исән калуына зыян китерергә мөмкин.

Шөлди саескан

Шөлди кошлар семьялыгына керә. Күчмә һәм оя коручы кошлар төре. Табигатьтә аны апрель уртасыннан сентябрьгә кадәр очратырга мөмкин.

ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕ
— Гәүдә озынлыгы якынча 40 см, авырлыгы 500 граммга кадәр.
— Өстендә, баш һәм бүксәсендә каурый капламы кара, аскы ягы ак төстә.
— Томшыгы озын, туры, ян-яктан кысылган, сары-кызыл төстә.
— Канатлары очлы. Койрыгы кыска, туры кисемле.
— Аяклары кыска, кызыл.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
   Идел, Чулман һәм аларның кушылдыклары үзәнендә яши.
   Яхшы оча, йөгерә һәм йөзә.
   Зур һәм кечкенә утрауларга, шулай ук күлләрнең саз үләннәре үскән баткаклы ярларына оялый.
   Оясы — кабырчык һәм вак ташлар түшәлгән ачык чокырчык.
  Кара-коңгырт тимгелле 3-4 аксыл-сары йомырка сала.
   Балалары июнь башында чыга.

ТУКЛАНУ
Моллюсклар, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кысласыманнар белән туклана.

САКЛАНУ СТАТУСЫ
Комсу сайлыклар сусаклагыч сулары астында калганлыктан, кече һәм уртача елгаларның яр буйлары кеше тарафыннан үзләштерелгәннән соң, аларның саны кискен кими.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев