Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Ялан яшеллеккә күмелә

Авыл сулышы

Кызыл Ялан авылы элек-электән үзенең төзеклеге, мул тормышлы булуы белән аерылып торды. Халкы да бердәм, тырыш, киләчәккә карап яши торган аның. Нинди генә эшкә алынсалар да, киңәшләшеп, бердәм булып башкарып чыгалар.

Күптән түгел генә миңа шушы авылда булырга туры килде. Авылга килеп керүгә рәт-рәт итеп утыртылган агач үсентеләренә күзем төште. Кайбер авылларда тормышның ничектер сүлпәнләнеп, тынып баруына борчылып торган күңелем күтәрелеп китте... Шушы бәләкәй генә үсентеләр дә авылның бер ышанычы, киләчәгенә өмет баглаучы булып тора ләбаса!

– Авылны кергәндә шушы миләш, нарат агачлары каршы алса, ничек күңелле булачак! – туган авылы өчен игелекле эшләрне башлап йөрүчеләрнең берсе Әхәт Хафизов. Авылы өчен җан атучы Әнвәр Хафизов һәм башка авылдашлары тәкъдиме белән алар бергәләп «Россия авылы» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан авыл территориясендә әнә шундый агачлар утырту акциясе үткәргәннәр. Авыл халкының һәм оештыручыларның башлангычын Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов та хуплаган.

Агачлар утырту урыны да очраклы гына сайланмаган билгеле. Нәкъ менә шушы урында сабан бәйрәме – Сабантуйны билгеләп үтәләр. Тырыш, фидакарь авыл халкының уртак хезмәт бәйрәме үткәрелү урыны киләчәктә яшеллеккә күмелеп утырыр иншАллаһ.

Үсентеләрне утырту акция­сендә авыл халкы белән бергәләп «Кама урманчылыгы» учреждениесе, «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе, «ТР мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фонды» ФДУсенең Чистай бүлеге хезмәткәрләре, Г.И. Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары катнашкан. Мөхтәсибәт исә транспорт белән ярдәм иткән.

– Билгеле, әлегә үсентеләр бик бәләкәй, әмма аларга өметебез зур. Аларны без үз кулларыбыз белән, авыл тагын да матурайсын, яшеллеккә күмелеп торсын дип утырттык, – ди «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев