Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Ялан авылының ак әбисе Рәйсә Ситдыйк кызы Гыйниятуллинага 80 яшь тулды

Авыл халкы гомер-гомергә үзенең фидакарьлеге, хезмәт сөючәнлеге, эчкерсезлеге белән аерылып торды. Карусыз кешеләр яши авылларда.

Иртән торып, кояш батканчы бил бөксәләр дә, зарлану дигәнне белмиләр. Ярый хәзер заманча технологияләр үтеп керде, азмы-күме кул хезмәте җиңеләйде дигәндәй. Ә элегрәк... Барысы да кул хезмәте белән башкарыла иде бит! Безгә, ул елларда әти-әниләребезнең шушы хезмәтен күреп үскән буынга, болар барысы да яхшы таныш...

Кызыл Ялан авылы кызы Рәйсә апа да нәкъ шундый фидакарьләрнең берсе. Унбер балалы Нәгыймә һәм Ситдыйк Мөэминовлар гаиләсендә дөньяга килә ул. Туган авылында 4 сыйныф тәмамлаганнан соң Татар Талкышына йөреп 7 сыйныфны тәмамлый. Авыл тормышын бик ярата, әнисе урынына яшьтән үк фермага сыер саварга да баргалый. Киләчәктә укуын дәвам итү турында уйлап тормый, уналты яшеннән үк хезмәт юлын башлап җибәрә, сыер сава башлый. Андагы хезмәт шартлары һич куркытмый яшь кызны. Бар тырышлыгын, көчен биреп тырыша ул.

Аларның хезмәте ул елларда сыер саву белән генә чикләнми әле. Силос базын ачып, сыерларга азык та төйиләр, төш вакытыда апара ясап та эчерәләр. Савымга өч тапкыр йөриләр. Иң тәмле йокы вакытында, кешеләр рәхәтләнеп йок­лаганда, алар инде фермага йөгерә. Хезмәттәшләре, шулай ук уңган-булган савымчы кызлар Дамирә Мирсәяпова, Рәйсә Хөсәенова, Рәшидә Хафизова, Рәйсә Мөэминова, Зөлфия Хафизова, Зөләйха Гатауллина белән бергәләшеп дус-тату, бердәм булып эшлиләр. Социалистик ярышлар оештырыла, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчылар зур энтузиазм белән тагын да ныграк тырыша башлыйлар.

Рәйсә апаның бертуган сеңелесе Рәшидә апа исә 1974-1976 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» дип табыла, «Чистай районында иң яхшы сыер савучы» дигән исемгә лаек була. ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Сеңелесенең шундый зур уңышларга ирешүе Рәйсә апа өчен дә зур шатлык, менә дигән стимул була. Кыз туганнар гаиләдә генә түгел, эштә дә бер-берсенә терәк, ярдәмче булалар.

Ни кызганыч, Рәйсә апага 1977 елда авыр операция кичерергә туры килә. Шуннан соң аңа ул үзенең яраткан хезмәтенә кайту насыйп булмый, аны җиңелрәк эшкә күчерәләр. Ул кладовщик булып эшли башлый. Бу хезмәтендә дә сынатмый. Күпме чакрымнар җәяү йөрергә туры килсә дә, зарлануны белми, хезмәтеннән, тормыштан тәм табып, шөкерана кылып яши. Лаеклы ялга киткәнче шушы хезмәтенә тугры булып кала.

Тормыш иптәше Ислам абый белән 53 ел матур гомер кичерәләр алар. 27 ел каенанасы белән дә тату-дус яши Рәйсә апа. Бала сөяргә генә насыйп булмый аларга. Ни хәл итәсең, һәркемнең язмышы үзенчә язылган... Аның каравы, аларга Аллаһы Тәгалә туганнар бәхетен өеп биргән. Күп санлы туганнары аларга төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. 2016 елда Ислам абый бакыйлыкка күчкәч тә, аны үзен генә калдырмыйлар, алар гел янәшәдә.

– Туганнарым, аларның балалары, кияү-киленнәре барысы да бик яхшылар минем. Алма апа дип өзелеп торалар, ялгызлыкны сиздермиләр. Минем өйдә һәрчак кеше, кич белән генә ялгыз калам, – ди Рәйсә апа.

Без барган көнне дә сеңелесенең оныгы Салават анда иде. Элек-электән Ислам абый белән Рәйсә апа умартачылык белән шөгыльләнгәннәр икән. Бу эшне хәзер шушы йортта ук туганнары дәвам итә. «Алма апа безгә гел булышып тора. Әле хәзер дә балаларыбызга оекбашлар бәйли, ул кайнаткан кызыл эремчек ашап туйгысыз», – ди Салават. Бар туган-тумачасын барлап, кайгыртып торучы Әхәт Хафизов һәм аның хәләл җефете Гөлнара ханым да Рәйсә апаны бик якын итәләр. «Без монда үз өебезгә кайткан кебек рәхәтләнеп кайтабыз, зур рәхмәт аңа, исән-сау булсын», – диләр алар.

Мөлаем, киң күңелле, сабыр холыклы Рәйсә апа авылның остабикәсе дә әле. Коръән мәҗлесләренә, төрле дини чараларга аны көтеп алалар. Авылдашларына, туганнарына иман нуры чәчеп, изге теләкләр теләп яши ул. Аны барысы да ярата, хөрмәт итә. Күптән түгел генә бергәләшеп 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр. Без дә үз чиратыбызда аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Исән-сау булып, күңел тынычлыгы белән туганнары янәшәсендә сөенеп, гел шулай аларның кайгыртуларын,

игътибарларын тоеп, янәшәдәгеләрне җылы карашы белән җылытып, озын-озак, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын аңа. Амин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев