Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыз бала автомобильдән машиналар йөри торган юлга егылып төшкән

...

8 октябрь көнне, көндез, Лев Толстой урамында 1нче лицейга каршы автомобиль кискен борылыш ясый һәм аның машинасыннан нәкъ менә машиналар йөри торган җиргә кыз бала егылып төшә. Әлеге вакыйга җәяүлеләрне үткәрү өчен туктаган машинаның видеорегистраторына эләгә.
Әлеге вәзгыятькә Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә аңлатма бирделәр.

– Автомобиль йөртүче кисәк борылыш ясый һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә машинадан бала егылып төшә. Ул иминлек каешы белән дә эләктерелмәгән була, – дип сөйли Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин. – Бәхеткә, бу вакытта машиналар ташкыны булмый, машиналар җәяүлеләрне үткәрү өчен туктаган булалар. Шулай булмаганда, бала автомобиль тәгәрмәче астына да эләгергә мөмкин иде. Видеокүзәтү камерасы ярдәмендә автомобиль хуҗасы ачыкланды. Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә хәбәр итүләренчә, руль артында егылып төшкән 12 яшьлек кызның әтисе була. Ир-атны административ җаваплылыкка тарттылар. Эләктерелмәгән иминлек каешы һәм тиешсез урында борылганы өчен аңа карата ике беркетмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев