Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышлыкка сливадан кабымлык

Май кушып ясалган слива аеруча популяр. Кабымлык тәмле килеп чыксын өчен, барлык эшләрне эзлекле башкарырга кирәк.

Киптерү процессы мичтә яки электр киптергечтә бара. Кабымлык кыш буе суыткычта саклана. Кипкән итальян үләннәренең әзер катнашмасын да кулланырга мөмкин.

Безгә 1 кг слива, 80 мл көнбагыш (зәйтүн) мае, тәменчә тоз һәм шикәр комы, 1 чәй кашыгы яки 6-8 яфрак базилик, 1әр чәй кашыгы розмарин, орегано, 5-8 теш сарымсак кирәк була.

Әзерләү процессы: сливаны урталайга бүләбез. Кисәкләрне электр киптергечкә яки мичкә куябыз. Электр киптергечтә киптерү процессы 5-8 сәгать дәвам итәчәк. Сливаны гел карап, әзерлеген тикшереп торырга кирәк. Коры булмаска кирәк!

Слива кипкән арада сода белән банкаларны юабыз. Көнбагыш маен коры үләннәр катнашмасы белән аерым болгатабыз, анда вакланган сарымсак, базилик яфраклары, тәмләткечләр, тоз салабыз. Әзер сливаны банкаларга катлам-катлам тутырабыз, арасына көнбагыш маеннан ясалган катнашманы салабыз. Банкаларны капкач белән ябабыз һәм суыткычка куябыз.

Әзер кабымлыкны кыш буена рәхәтләнеп ашарга мөмкин! Ипигә эремчекле сыр сылап, шуның өстенә киптерелгән сливаны куеп ашарга, аны салатлар өчен кулланырга була, ит, балык ризыклары белән дә тәмле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев