Кышкы сихри әкият дөньясына сәяхәт кылдык…
Татар Сарсазы авыл җирлегендә, элеккеге дуңгызчылык комплексы урнашкан, хәзер фермер Сергей Смольков җитәкләгән «Сарсаз-Агротур»да ул көнне аеруча җанлылык хөкем сөрде.
Тирә-якка бәйрәм рухы бирүче чыршыларда җемелдәгән утлар үзенә тартып тора, дәртле музыка авазлары күңелләргә дәрт-дәрман өсти… Әлеге чарага тирә-күрше авыллардан да килгәнннәр, кунаклар, туристлар да шактый җыелган иде.
…Әнә ерак та түгел бәйрәм хуҗасы Сергей Ирекҗан улы Смольков үзе дә әңгәмә кора. Мин дә алар ягына юнәлдем. Кунакларның берсе яраткан «Чистай хәбәрләре» газетасы аша әледән-әле язмалары белән таныш булган район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Александр Ромадановский булып чыкты. Бик аралашучан, мөлаем кеше икән, рәхәтләнеп сөйләштек.
Озакламый әлеге бәйрәм чарасына район башлыгы Дмитрий Иванов та килеп җитте. Сәламләү сүзләреннән соң ул районның эш нәтиҗәләре белән таныштырды, барыбызны да киләсе Яңа еллар белән котлады, исәнлек-саулык, илебездә тизрәк тынычлык урнашуын, һәр кешенең бәхетле булуын теләде.
Үз чиратында «Сарсаз-Агротур» хуҗасы Сергей Смольков район башлыгын һәм килгән кунакларны, туристларны кышкы экспонатлар белән таныштырып йөрде. Алар «Баба-Яга»ның (бу рольне Гөлнара Хәйретдинова башкарды) әкияткә охшатып төзелгән өендә булдылар, аннары Кыш бабай (Раил Шәйхетдинов) белән Кар Кызының (Даша Смолькова) котлауларын кабул иттеләр. «Снип, снап, снуре — Чудеса на Агротуре» исемле интерактив театральләштерелгән тамаша карадылар, «Кар патшасы» өендә булдылар. Тамашада Кар патшасы ролен Зөлфия Сөләйманова, Марфушаны Наваль Митаева, Урман иясе ролен Фатыйма Зарипова башкарды. Шул арада дүрт атка атланган «Рыцарьләр» озатуында ике җигүле ат чаналарында (биредә Рәфис Абдуллинның өлеше зур) Кыш бабай, Кар Кызы һәм балалар пәйда булды. Алар теләге булган һәр тамашачыны утыртып, Агрофирма тирәли берничә тапкыр экскурсия ясадылар.
Нинди бәйрәм инде сый-нигъмәтсез булсын ди?! Бу юлы да әлеге матур йолаларга тугры калып, кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар. Авылыбызның моңлы-җырлы гаиләсе Гөлия һәм Мидхәт Митаевлар килүчеләрне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Ашханә пешекчеләре Гөлназ Абдуллина, Гөлчәчәк Баһаветдинова пешергән тәмле ашлар, кабарып торган беленнәр белән сыйландык. Мәҗлес җыр, котлаулар белән үрелеп барды. Гөлнәзирә Сафиуллина, Иван Крашенинников, Илнар Мусин, Кристина Тюлькина һәм студентлар чыгышы һәрберебез күңеленә хуш килде.
Әлеге матур бәйрәмнән барыбыз да бик канәгать булып таралыштык. Авыл халкына, кунакларга шундый ял бүләк итүе, гади халык өчен тырышып йөрүе, хезмәт кешеләрен хөрмәтли белгәне өчен без бәйрәмне оештыручы Сергей Смольковка бик рәхмәтле.
Азат Габитов. Татар Сарсазы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев