Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш бабай, Санта Клаус һәм башкалар…

Әкият геройлары, могҗизаларга, тылсымга бай вакыт җитте.

Безнең барыбызга да Кыш бабай яхшы таныш. Аны ак мехлы озын кызыл туннан, ак сакалыннан танып була, ә кулында – таяк. Ул малайлар һәм кызлар янына оныгы Кар Кызы белән йөри һәм бүләкләр тарата.

АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Көнбатыш Европа ил­ләрендә «кар» бабайны Санта Клаус дип атыйлар. Гадәттә, ул кызыл куртка һәм киң чалбардан йөри, ә башында – кызыл колпак.

Румыниядә әкият героеның исеме Мош Кречун. Ул безнең Кыш бабайга охшаган.

Франциядә ике Кыш бабай. Берсен Пэр-Ноэль дип атыйлар, ул «Раштуа әтисе» дип тәрҗемә ителә. Ул киң күңелле һәм балаларга бүләкләр бирә. Икенчесенең исеме – Шаланд. Әлеге сакаллы бабай бүрек һәм җылы юл плащыннан йөри. Аның кәрзинендә тыңлаусыз һәм ялкау балалар өчен чыбык яшеренгән.

Италиядә сабыйлар янына карт фея Бефана килә. Ул өйгә төтен торбасы аша «очып» керә. Фея ел дәвамында үзләрен яхшы тоткан, тыңлаучан малайларга һәм кызларга гына бүләк китерә.

Швециядә ике Кыш Бабай: Юлтомтен һәм Юлниссаар. Икесе дә Яңа елда тәрәзә төбендә бүләкләр калдыралар. Финляндиядә Яңа ел бабасын Йоулупукки дип йөртәләр. Аның башлыгы конус формасында һәм киеме кызыл. Аның тирәсендә ак мехлы киемдә һәм очлы конус формасындагы башлыкта гномнар йөри.

Аның Эстониядәге туганын Йиулувана дип атыйлар.

Үзбәкстанда балалар янына Корбобо килә. Кыш бабай буй-буй халаттан һәм кызыл түбәтәйдән. Ул Яңа ел бүләкләре салынган капчыклар эленгән ишәктә йөри.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев