Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Куркынычсызлык мәсьәләләрендә вак-төякләр була алмый!

Әле берничә дистә ел элек күбесе балалар арасында «террорчылык» дигән күренеш турында белми дә иде, әмма хәзер шундый хәлдә калмас өчен уяу булырга кирәк.

Район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узган террорчылыкка каршы комиссия утырышында фикер алыштылар.

Мәгариф объектларын куркынычсыз итү

Утырышта белем бирү уч­реж­дениеләрендә кисәтү эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары, мәгариф объектларын паспортлаштыру буенча эшнең барышы турындагы мәсьәлә каралды.

– Уку елы башыннан барлык белем бирү оешмаларында пропуск режимы көчәйтелде, терроризмга каршы иминлек өчен җаваплы кешеләр билгеләнде, ярдәмче биналарны, подвалларны даими тикшерү үткәрелә. Барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәвефле сигнализация, автоматик янгын сигнализациясе, программа-аппарат комплексы, номерларны билгеләүче стационар телефоннар урнаштырылды, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова. – Мәгариф объектларын тикшерү һәм категорияләү буенча ведомствоара комиссия тарафыннан 88 мәгариф объектында террорчылыкка каршы яклануның иминлек паспортлары эшләнде һәм расланды.

Игътибар үзәгендә – яшь­ләр

2019 елда террорчылыкка каршы комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре турында комиссия сәркатибе Ольга Заглядова чыгыш ясады.

Хисап чорында комиссиянең 6 утырышы үткәрелгән, аларда 34 мәсьәлә тикшерелгән.

– Хәзерге вакытта безнең район территориясендә социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы һәм контрольдә тотылучы буларак тасвирлана, милли һәм дини җирлектә каршылыклы хәлләр килеп чыкмады. Бары этник һәм дини күптөрлелекне тану, төрле халыклар һәм дин вәкилләренә хас мәдәни үзенчәлекләрне аңлау һәм хөрмәт итү гражданлык җәмгыятенең демократик кыйммәтләре белән бергә район территориясендә үзара хөрмәт атмосферасын булдыруга ярдәм итә ала, – дип билгеләп үтте Ольга Заглядова. – Интернет челтәре мөмкинлекләреннән файдаланып, массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә гражданнарны патриотик тәрбияләүгә активрак җәлеп итү бурычы көнүзәк булып кала.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, Чистай районында экстремизмны кисәтү буенча үткәрелә торган барлык чаралар яшьләр арасында экстремизмны һәм милләтчелекне булдырмау буенча кисәтү һәм тәрбия эшен оештыруга юнәлдерелгән. Социаль челтәрләрдә деструктив берләшмәләргә язылучыларны ачыклауга аерым игътибар бирелә. Шулай, «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары узган елның 5 аенда 58 деструктив төркемгә керүче 385 чистайлыны ачык­лаган.

Террорчылыкның асылын һәм аның иҗтимагый куркынычын аңлату, җәмгыять, барыннан да элек, яшьләр тарафыннан, аның төрле күренешләрендә террорчылык идеологиясенә каршы торуны формалаштыру буенча зур эш алып барыла. Моннан тыш, медиа куркынычсызлык буенча яшүсмерләр һәм яшьләр арасында актив кисәтү эше алып барыла.

Кагыйдә бозуларны бете­рергә ашыкмыйлар

Террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе террорчылыкка каршы яклануга куелган таләпләрне бозуларны бетерү буенча эшләрнең барышы турында да сөйләде.

Объектларны категорияләү һәм паспортлаштыру буенча ведомствоара төркем үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, кайбер предприятиеләрдә һәм оешмаларда билгеләнгән таләпләрне бозу очраклары ачык­ланган, аларны бетерү сроклары билгеләнгән. Күптән түгел контроль тикшерүләр узган.

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кайбер җитәкчеләрнең террорчылар кул сузарга мөмкин булган потенциаль объектларны тикшерү актларында күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерүгә җитди карамаулары ачыкланды, – дип ассызыклады Ольга Валентиновна.

«Кара аккош теләсә кайсы вакытта очып килергә мөмкин»

Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, элеккечә үк, террорчылыкка каршы яклануга карата таләпләрне үтәү кала. Ни кызганыч, таләпләргә туры китерү шактый матди чыгымнар таләп итә, безнең куркынычсызлык моңа бәйле.

Район башлыгы Дмитрий Иванов предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, иминлек тәэмин итү мәсьәләләрендә вак-төякләр була алмавын ассызыклады һәм барысын да билгеләнгән таләпләрне бозуларны бетерүгә җаваплы карарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев