Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркынычсызлык чаралары көчәйтелде

Террорчылыкка каршы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренең, оператив төркемнең уртак утырышы бәйрәм көннәрендә куркынычсызлык чараларына багышланды.

Төп тема – Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү. Доклад белән Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге, полиция начальнигы урынбасары Василий Кузьмин чыгыш ясады.

– Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан объектларны һәм аларның территорияләрен, шартлаткыч матдәләр табу буенча хезмәт этләрен кулланып, мәҗбүри кинологик тикшерү үткәрелә. Без шулай ук «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы мөмкинлекләрен дә тулы күләмдә файдаланабыз. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен шулай ук шәхси сак оешмалары, ирекле халык дружиналары, Форпост һәм муниципаль хезмәткәрләр дә җәлеп ителәчәк, – диде Василий Ильич.

Урам җинаятьчелегенә үткәрелгән анализ нигезендә постлар һәм пат рульлек маршрутлары билгеләнде, бәйрәм көннәрендә аларның тыгызлыгы арттырылды. Полиция нарядлары гражданнар күпләп ял итә торган урыннарга, шул исәптән бәйрәм һәм дини чаралар уздыру урыннарына якынрак булачак. Скарятин бакчасында җәмәгать тәртибен саклау өчен һәр көнне, 14 гыйнварга кадәр, паркның эш сәгатьләрендә полиция посты куелачак.

Гражданнар күпләп җыела торган урыннарга транспортның турыдан-туры керү мөмкинлеген булдырмау максатында, 31 декабрьдә Карл Маркс урамы буенча Маринин урамыннан Нариманов урамына кадәрге участокта (так якта), 16дан 20 сәгатькә кадәр, транспорт чараларының юл хәрәкәте чикләнәчәк.

Районда террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү, җәмәгать һәм янгын куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турындагы доклад белән күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов чыкты.

Ул Чистай районында янгыннар буенча статистиканы яңгыратты.

– Бүгенге көндә территориядә 173 янгын теркәлгән, 9 кеше һәлак булган. Узган ел шул ук чорда 185 очрак теркәлгән, 4 кеше һәлак булган.

Бәйрәм чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, электр челтәрләрен, эвакуация һәм чыгу юлларын, янгын автоматикасы системаларын, янгын сүндергечләрне, янгын сүндерү краннарын һәм гидрантларны тикшерү үткәреләчәк. Ринат Рәфкать улы биналарның эчендә пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела дип искәртте.

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Ковязин Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны үткәрү чорында коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча чикләү чараларын үтәү турында сөйләде. Утырышта доклад белән Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин, республика КВД филиалының баш табибы Ренат Нуруллин чыгыш ясадылар.

Чистай районында АТК карарларын үтәмәү яки сыйфатсыз үтәүгә юл куйган вазифаи затларның шәхси җаваплылыгын арттыру чараларын куллану тәҗрибәсе турында террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер учреждениеләрдә терроризмга каршы комиссия таләпләре үтәлмәгән.

– Агымдагы елның 19 июнендә кабул ителгән карар нигезендә, шәһәр үзәгендә урнашкан бер сәүдә объекты арендаторына тикшерү актында күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерергә һәм 2020 елның 15 августына кадәр аның үтәлеше турында мәгълүмат бирергә кирәк иде. Шәхси эшмәкәр террорчылыкка каршы комиссия утырышы беркетмәсендә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәде һәм билгеләнгән вакытта мәгълүмат бирмәде, – дип нәтиҗә ясады Ольга Валентиновна.

Административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, эш материаллары судка җибәрелде. Шәхси эшмәкәр гаепле дип табылды һәм аңа 5 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча тәкъдимнәрне үтәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев