Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Якташыбыз, игелекле гамәлләр иясе, хәйрияче Альберт Гомәр улы Дәминов бүген үзенең матур гомер бәйрәмен 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Иске Роман авылында туып-үскән якташыбызның исеме ерак себер җирләрендә  дә үзенең якты эзен сыза. Ул утыз елдан артык “Сургутнефтьгаз” ААҖ нең 2нче төзелеш-монтаж идарәсен җитәкли. Фидакарь, намуслы хезмәте өчен зур дәрәҗәләргә ирешә. Ул Россиянең  мактаулы нефтьчесе, Россиянең атказанган төзүчесе исемнәренә лаек булган.  Бүген  лаеклы ялда булса да, Альберт Гомәр улы  актив тормыш позициясен югалтмый, замана белән бергә атлый, эзләнә, иҗат итә...  Аның туган авылына, авылдашларына, якыннарына  багышланган, нәсел шәҗәрәсен яктырткан өч китабы дөнья күрде.

Гадел, кешелекле, матур эшләре, җылы сүзләре белән дә якташларының күңелен җылытып, сөендереп торучы  Альберт  Гомәр улы Дәминовны ихлас күңелебездән күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

 Хөрмәтле Альберт абый,  сезгә тормыш  иптәшегез Сәлимә ханым белән бүгенгедәй пар канатлы булып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән, тигезлектә, тынычлыкта озын-озак  матур гомер итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Улларыгыз, оныкларыгыз уңышлары, игелекле эшләре белән сөендереп кенә торсыннар. Халкыбыз, милләтебез өчен кылган изге гамәлләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын. Халкыбыз күңелендә шулай озак еллар якты йолдыз булып балкып, барыбызны да шатландырып, үзегез дә игелекле гамәлләрегездән рухи көч алып, сөенеп яшәргә язсын.

Олы хөрмәт белән “Чистай хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев