Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп фатирлы йортлар һәм яңа иҗтимагый киңлекләр төзү планлаштырыла

Дүртенче чакырылыш шәһәр Советының чираттагы утырышы булды. Утырыш башлык Дмитрий Иванов рәислегендә узды. Анда 5 мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Шәһәрнең Генераль планына үзгәрешләр кертү турында башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Андрей Шумилов хәбәр итте.
— Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш районында күп фатирлы торак йортлар төзү планлаштырыла. Ә балалар һәм яшьләрнең актив ялы өчен «Каенкай» лагере территориясен урман фонды җирләреннән торак пункт җирләренә күчерү планлаштырыла. Мондый үзгәрешләр «Юлдаш» картлар йортына һәм Циолковский, 20 адресы буенча урнашкан күп фатирлы торак йортка кагылачак. Бу территорияләрне без шулай ук муниципаль милеккә кертергә җыенабыз, — дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов территориаль иҗтимагый үзидарәләр Уставындагы үзгәрешләр, шулай ук аларны оештыру тәртибе турында сөйләде.
— ТҖС җитәкчеләре республика бюджетыннан кергән грант һәм иганә акчалары белән тулысынча файдалана алалар. Ә ТҖС ябылган очракта, бөтен мөлкәт шәһәр башкарма комитетына тапшырыла, — дип хәбәр итте Михаил Ксенофонтов.
Михаил Иванович шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи оклады күләмен билгеләү турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев