Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләргә яктылык өләшә

Газетабызда озак еллар журналист булып эшләгән, үткен каләме белән кешеләргә рухи азык тараткан Саимә апа Гатина күркәм гомер бәйрәмен — 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шактый вакыт бергә каләм тибрәткән, кем әйтмешли, ачысын да, төчесен дә бергә кичергән олы җанлы хезмәттәшем Саимә апа Гатинаның юбилее көннәрендә янә бер кат үткәннәргә сәяхәт кылдым. Мәктәп, студент, тәүге хезмәт елларым янә бер кат күңелемдә яңарды…

Мәктәп еллары дим, чөнки мин мәктәптә укыганда ук редакциягә килеп йөри идем. Шул вакытта мөлаем, балкып торучы әлеге ханым белән еш кына аралашырга туры килде. Тәүге очрашуыбыз, аның кап-кара, зур күзләреннән нур чәчеп, миңа карап елмаюы бүгенгедәй күз алдымда. Ә җылы, ягымлы сүзләре җаныма сары май булып ятты. Юкка гына бит кешене бер җылы сүз дә канатландыра, күкләргә очыра дип әйтмәгәннәр. Әле сабыйлыктан чыкмаган бала күңелен шушы җылы караш, яхшы сүз дә үсендереп җибәргәндер билгеле.

Әнә шундый мөлаем кешеләр каршы алгач, редакциягә дә гел киләсе генә килеп тора иде бугай… Һәр килүемдә әлеге сөйкемле Саимә апаны күрми китми идем. Ә студент елларымда ел саен диярлек бирегә практика үтәргә кайттым. Ни сөенеч, аның белән бер кабинетта утырырга туры килде. Монда бәхет елмайды инде! Уй-фикерләребез дә, дөньяга карашыбыз да бертөслерәк иде безнең… Рәхәтләнеп аралашабыз, сөйләшәбез, фикер алышабыз. Ул үзенең киңәшләрен дә матур итеп, мисаллар аша бирә белде. Редакциягә килгәнче мөгаллимә булып эшләвенең йогынтысы да булгандыр. Практика тәмамланып, Казанга укырга киткәч тә Саимә апаны сагына идем, кайткан вакытларда редакциягә сугылып чыгарга тырыштым.

Ә инде укуны тәмамлап, ике ел күрше районда эшләгәч, мин яңадан үземне чыныктырган, беренче чирканчык алган редакциямә кайттым. Хәзер инде без Саимә апа белән чын-чынлап хезмәттәшләр идек. Ул бу вакытта корректордан журналист вазифасына күчеп эшли башлаган иде. Милләтебез, халкыбыз, туган телебез язмышына багышланган бик күп язмалары басылды аның. Ул аларны барысын да бар күңеле, йөрәге аша уздырып, бар йөрәк җылысын салып язды. Төрле чараларны, авыл кешеләре тормышын яктырткан милли рухлы язмалары да бик күп укучыларыбызның күңелен уяткандыр. Якташларыбызга, төрле һөнәр ияләренә багышланган язма-зарисовкалары да еш басыла иде. 2017 елда Саимә апа Гатинаның истәлекләр, нәсерләр, шигырьләр, бәетләр тупланган «Күңел гөлем» исемле җыентыгы да басылып чыкты.

Аның кабинетыннан кеше өзелмәде дисәм дә, арттыру булмас. Берәр мәсьәләдә ярдәм, киңәш сорап килүчеләр дә шактый булды. Саимә апа һәрберсен игътибар белән тыңлый, җайлап кына үз сүзен әйтә, киңәшен бирә, бервакытта да ул кешегә каты бәрелми, кеше күңелен яраламый гына аңлата. Әнә шушы кешелеклелек сыйфатлары, гадилеге, сабырлыгы өчен кешеләр аңа тартылганнардыр да инде… Чистаебызда татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән тормыш иптәше Хәйдәр абый Гатин белән бергәләп бер дулкында йөзделәр алар. Шәһәрдә татар мәктәбе, татар балалар бакчасы ачу өчен бар җаны-тәне белән тырышып йөргән Хәйдәр аганың уң кулы иде Саимә апа. Алар бергәләшеп, үзләре кебек милли җанлы кешеләрне туплап милләтебезне үстерү өчен чын мәгънәсендә янып-көеп яшәделәр. Алар оештырган «Гөлләр» ансамбле дә татар җанлы моң ияләрен берләштереп милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау, аларның матурлыгын, көч-куәтен күрсәтү юнәлешендә күп хезмәт куйды. Концертларда Хәйдәр ага иҗат иткән җырлар, шигырьләр яңгыравы исә бу чараларны тагын да җанландырды, халыкчанрак итте.

Саимә апабызны исә сәхнәдә артистлардан аерып алмалы түгел: концертларны алып та бара, сөйләгән шигырьләре күңелләрне кузгата, җыр-биюдә дә калышмый. Зифа буена татар милли киемнәре үтә дә килешә, менә-менә күбәләктәй очып китәр сыман…

Саимә апа белән Хәйдәр абый Гатиннар кызлары Гөлназны, уллары Айдарны тәрбияләп үстерделәр. Алма агачыннан ерак төшми дип белми әйтмәгәннәр шул, балалары да үзләре кебек акыллы, тәрбияле булдылар. Икесе дә югары белемле, җаваплы эшләрдә хезмәт итәләр, гаиләләре дә бик матур. Кияүләре Равил, киленнәре Ильмира өчен дә алар һәрчак үрнәк. Нәсел дәвамчылары¬-оныклары Раил, Рамил, Расул,

Әмир, Диләрә дә уңышлары, тәртипле, булулары белән сөендереп тордылар.

Ни кызганыч, хәзер Хәйдәр абый безнең арабызда юк инде. Саимә апаның пар канаты каерылса да, язмыш сынауларына бирешмичә, сабыр итеп гомер итә. Бүген ул улы Айдар, килене Ильмира, оныклары белән бергә кадер-хөрмәттә, аларның кайгыртуын, игътибарын тоеп яши. Кызы Гөлназ да гаиләсе белән алардан ерак яшәми, алар да гел янәшә. Ана бәхете өчен күп кирәкмени? Балалары, оныклары, якыннары белән бәхетле ул. Раббыбызга шөкерана кылып, намазларын укып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, бәхетле картлык кичерә. Ул әле дә бик җитез, бар нәрсә белән кызыксына, укырга бик ярата.

Без редакциябез исеменнән Саимә Ибраһим кызы Гатинаны 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә бүгенгедәй көр күңелле, көләч йөзле булып калуын, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле, озын, матур гомер телибез.

Хезмәттәшебез турында хөрмәт белән

Земфира Зарипова, газетаның элеккеге тәрҗемәчесе:
Саимә апа — минем якташым, күршем, Мөслимебезнең шигъри җанлы баласы ул. Аның күңел түреннән ургылып чыккан нәсерләре, шигырь-хикәяләре — моның ачык дәлиле. Ана куенында туган тел тәрбиясе алган Саимә апаның язган язмалары, истәлекләре, сүзләре — телендә, күңелендә сакланган юлларының тормышчан мәгънәсе башта уйландыра, сагышка батыра, аннан киләчәккә ышаныч уята, җанны тынычландыра.
Саимә апа кече күңелле, олы җанлы, уен-көлкегә бай табигатьле, кызыклы кеше. Аның белән гәпләшеп утырганнарым — үзе бер гомер. Ул сөйләгәндә сүзләр үзеннән-үзләре бәйләнеп, чишмә суы кебек челтерәп ага, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Ә безнең искә алып сөйләрлек хатирәләребез бик күп…

Гөлнур Садыйкова, журналист:
— Саимә апаның тыныч, ягымлы тавышыннан күңелгә рәхәтлек, яктылык иңә. Аның белән дуслык минем өчен бик кадерле. Үз тормыш юлымда гомер буе дуслыкка тугры калучы, ихластан ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торучы һәм аның өчен бернәрсә дә өмет итмәүче, гади, киң күңелле, зыялы кеше очрату — минем өчен зур бәхет ул. Аллаһы Тәгалә күпләргә безнең Саимә апа кебек авырлыкларга, төшенкелеккә бирелмичә, тормыш сөючән, шат күңелле, эчкерсез, булып калырга насыйп итсен! Үзенең шушы матур сыйфатлары белән ул күпләрне үзенә тартып тора да! «Шат күңелле кеше кояш кебек, кая барса да, яктылык тарата» дигән әйтем нәкъ менә аның кебекләр хакында әйтелгәндер… Көләч йөзле Саимә апабыз күңеле белән һәрчак яшь, хәрәкәтчән, тик торуны бер дә белми.

Хөрмәтле Саимә апа, сиңа балаларың, оныкларың янәшәсендә озак еллар сау-сәламәт булып, шатланып гомер итәргә насыйп булсын. Һәм, билгеле инде, безне, сине чын күңелдән яратучы хезмәттәшләреңне дә, онытмассың дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев