Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләр һәрчак яшь калсын!

Октябрьнең беренче көннәрендә күп кенә оешма-предприятиеләрдә үзләренең лаеклы ялда булган ветераннарын тәбриклиләр.

Безнең редакция коллективы да үзенең ветераннарын онытмый. Гасырлык тарихы булган газетабызны үстерүгә зур өлеш керткән өлкән хезмәттәшләребезгә олы рәхмәт сүзләребезне, хөрмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез үзегезнең хезмәт юлыгызны фидакарь, күркәм эшләрегез белән бизәдегез. Сезнең горурланырлык гамәлләрегез күп, без сездән үрнәк алабыз, сездән өйрәнәбез.

Сез хәзер дә үткен, акыллы фикерләрегез, киңәшләрегез, көр күңелле булуыгыз белән шатландырып торасыз. Яшь арта бару моңаерга, узган елларга карап сагышланырга сәбәп түгел әле. Һәр чорның үз өстенлекләре, үз матурлыклары, үз шатлыклары бар. Балалар үсеп җиткән, оныклар, оныкчыклар сөендереп тора — һәрберсенең үзенә күрә шатлык-куанычлары, күңелле мәшәкатьләре бар.

Бәйрәм алдыннан, хөрмәтле ветераннар, сезне газетабыз аша ихластан котлыйсыбыз килә. Хөрмәтлеләребез — Зөлфия Исхак кызы Латыйпова, Саимә Ибраһим кызы Гатина, Николай Васильевич Уралов, Надежда Германовна Скокова, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рушания Сәет кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Кәримә Галләм кызы Азманова, Любовь Николаевна Зайцева, Елена Николаевна Ошибкина, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Рафаэль Абдулла улы Сафин, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова шушы бәйрәм көннәрендә бездән иң изге теләкләребезне кабул итегез.

Шулай ук җылы сүзләребезне озак еллар җирле телевидениедә эшләгән Валентина Григорьевна Шашинага, Надежда Семеновна Макаровага юллыйбыз.

Күңелегез гел шулай яшь калсын, озак еллар бүгенгедәй тормышны яратып, аралашып, һәр туган көнгә шатланып, шөкер кылып яшәгез! Без сезне яратабыз!

Хөрмәт белән «Чистай-информ» коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев