Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелегез яшь булып калсын!

Бу көннәрдә һәр предприятиедә, һәр оешмада хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветераннарны хөрмәтләү кабул ителгән.

Әйе, еллар уза тора һәм безнең коллективта да бер хезмәткәрләргә алмашка аларның эшләрен лаеклы дәвам итүче икенче хезмәткәрләр килә. Бу табигый буыннар эстафетасы. Без моңа кадәр эшләүчеләр турында онытмыйбыз, аларга ихтирам һәм хөрмәт белән карыйбыз, гасырдан артык тарихы булган газетабызны үстерүдәге казанышлары өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Еллар узгач, яшь коллегаларыбыз да безне шундый ук җылылык белән искә алырлар дип өметләнәбез.

Ветераннарыбыз тирән, акыллы фикерләре, күңел көрлеге белән безне сөендерүләрен дәвам итәләр. Шулай да яшь барган саен төшенкелеккә бирелергә, тиз уза торган вакытка сыкранырга кирәк түгел. Һәр яшьнең үз өстенлекләре, матур яклары бар. Үсеп җиткән балалар, оныклар, оныкчыклар – үзләре зур шатлык, күңелле кичерешләр. Бу да, килешегез, зур бәхет.

Бәйрәм алдыннан сезне, хөрмәтле ветераннарыбыз, газета битләре аша тәбрик итәсебез килә. Безнең кадерлеләребез Зөлфия Исхак кызы Латыйпова, Саимә Ибраһим кызы Гатина, Николай Васильевич Уралов, Надежда Германовна Скокова, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рушания Сәет кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Кәримә Галләм кызы Азманова, Любовь Николаевна Зайцева, Елена Николаевна Ошибкина, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Рафаиль Абдулла улы Сафин, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез.

Без озак еллар җирле телевидениедә эшләгән Валентина Григорьевна Шашинага, Надежда Семеновна Макаровага да изге теләкләребезне юллыйбыз.

Хөрмәтле коллегаларыбыз, һәр очрашуга сөенеп яшәгез, юлыгызда бары ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын, кәефегез күтәренке булсын! Без сезне хәтерлибез һәм яратабыз!

 

Хөрмәт белән, «Чистай-информ» коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев