Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелегез һәрчак яшь калсын!

Октябрьнең беренче көннәрендә без Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу көн безнең җәмгыятьтә зур тормыш юлы үткән, олы хөрмәткә лаек булган кешеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.

Традиция буенча бу көннәрдә төп игътибар ветераннарга, лаеклы ялда булган кешеләргә бирелә.
Үзләреннән алда эшләгән хезмәттәшләре турында безнең редакция коллективында да онытмыйлар. Хөрмәтле коллегалар! Сезнең һәркайсыгыз йөз ел тарихы булган газетабыз үсешенә үзеннән өлеш кертте. Озак еллар сез редакциябездә фидакарь хезмәт иттегез, шәһәребез һәм районыбыз тормышын газета битләрендә яктыртуда зур өлеш керттегез.
Без сезне хөрмәт итәбез һәм бүгенге көнгә хәтле шундый көр күңелле булуыгызга сокланабыз. Сезгә хезмәт сөючәнлегегез һәм үз һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бәйрәм якынлашкан бу көннәрдә без сезне яраткан газетабыз аша тәбрик итәбез. Кадерле Саимә Ибраһим кызы Гатина, Николай Васильевич Уралов, Надежда Германовна Скокова, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рушания Сәит Кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Кәримә Галләм кызы Азманова, Любовь Николаевна Зайцева, Елена Николаевна Ошибкина, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова, сезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Шулай ук җирле телевидениедә озак еллар хезмәт иткән Валентина Григорьевна Шашинага, Надежда Семеновна Макаровага да әлеге җылы теләкләребез барып ирешсен иде. Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, матур, аяз көннәр телибез.
Үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгыз уңышларына сөенеп, бәхетле һәм озак яшәгез! Сезнең үткән хезмәт юлыгыз, тормышыгыз, сезнең өчен горурлык, ә янәшәдәгеләр өчен зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе булсын. Күңелләрегезне һәрвакыт якыннарыгызның кайгыртучанлыгы һәм яратуы җылытып торсын!

Олы хөрмәт белән, «Чистай-информ» коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев