Күңел түрендә уелган бәйрәм
Яңа календарь бите ачыла. Яңа ел килә, без ясаган чылбырларга уралып, балачак кайта
Урамда ап-ак кар бөртекләре җемелди ( тәмләп тә карыйбыз), бит очларын салкын чеметә, куллар өши, әмма өйгә керергә ашыкмыйбыз. Самими шатлык!
Әле дә күз алдымда: әтием ау чаңгыларын киеп, урманга юл ала, аның белән этебез Филка чаба. Озак та үтми өй түренә хуш исләрен таратып, яшел чыршы кереп утыра.
Ә без шатланышып чыршыны бәйрәмгә әзерлибез. Ак дәфтәр битләренннән кар бөртекләре, түгәрәкләр үреп, чылбырлар ясыйбыз, бүләк салыр өчен кәрзиннәр кисәбез. Шулай итеп чыршыбыз Чыршы бәйрәменә әзер!
Яңа ел иртәсендә чыршыбыз төбендә күчтәнәчләр: әнием пешергән төш, көзен җыйган урман чикләвеге, күп булмаса да кәнфитләр... Ялгыз әбиләр дә Чыршы бәйрәменә керәләр, утырып чәй эчәләр. Ә без, балалар, чаналар тартып, тауга шуарга чыгабыз.
Еллар бер-бер артлы үтә... Мәктәптә уку елларында Чыршы бәйрәме Елка дип атала башлады. Кибетләрдә уенчыклар сатыла, без үргән кәгазь чылбырлар муенсага әйләнде. Бәйрәмчә киенеп, кар бөртекләре , куян-төлкеләр балалар белән әйлән-бәйлән уйнады. Урманнан килгән Кыш бабай Кар кызы белән Яңа туган елны игълан итте, капчыгыннан күчтәнәчләр өләште. Ә инде 1960 елларда Кыш бабай колаклы бүреген Карелия урманнарында кызыл Буратино башлыгына алыштырды.
Безнең буын өчен Яшел Чыршы бәйрәме халык бәйрәме булып калды, ә җырыбыз бүгенгә кадәр үзгәрешсез саклана. Мин аны Яңа ел маршы дип атар идем.
Энҗе карлар явып үткән
Яшел ылысларына.
Күп бүләкләр китергәнсең
Без нәни дусларыңа.
Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Мәүлидә Мифтахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев