Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Кулларыгыз белән бернигә дә кагылмагыз!» – эксперт-криминалистлар эшли

Полициянең барлык хезмәтләрендә һәм бүлекчәләрендә дә диярлек бүгенге көндә хатын-кызлар эшли. Алар үзләренә йөкләнгән бурычларны лаеклы үтиләр, шул ук вакытта хатын-кызның иң төп билгеләнеше турында да онытмыйлар.

Язма геройлары – полиция капитаны Эльвира Гобәйдуллина һәм полициянең өлкән лейтенанты Оксана Бурова – эксперт-криминалистлар. Алар башкалар күрмәгәнне күрәләр. Аларны күп нәрсә берләштерә: икесе дә төрле вакытларда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнар, икесенең дә нык гаиләләре һәм искиткеч балалары бар, икесенең дә үз эшләре турында сөйләгәндә күзләре янып тора.

– Эксперт-криминалистика үзәгендә хезмәт итү – бөтен полициядә иң иҗади эш, – дип саный полициянең өлкән лейтенанты Оксана Бурова. – Ул бик күп белем һәм күнекмә таләп итә. Әлбәттә, биредә барысы да бер, ике, хәтта өч югары белем белән эшли. Мәсәлән, минем алар өчәү. Мин Казан химия-технология институтын «Азык-төлек инженериясе» белгечлеге буенча тәмамладым, аннары шунда ук икътисади белем алдым. Ә үзем өчен полициядә хезмәт итәчәкмен дигән карарга килгәч, идарә һәм хокук институтын тәмамладым, юридик белем алдым.

Чираттагы вакыйга урынына һәр бару кечкенә, әмма куркыныч маҗара кебек, чөнки син анда нәрсә булырга мөмкин икәнлеген бервакытта да алдан белмисең. Җинаятьчеләр һаман да камилләшә бара. Әмма без дә бер урында тормыйбыз, хакыбыз юк, һәрвакыт белем туплыйбыз.

Узган ел опертөркем составында автомобильдән документлар урлау урынына бардым. Җинаять урыныннан бармак эзләре алынды. Берничә көннән зыян күрүчегә документларын бер ир-ат алып килгән, ул аларны урамда таныш булмаган кешенең бирүен әйткән. Документларда калдырылган эзләр җинаять урыныннан алынган материаллар белән туры килде. Аларны мәгълүматлар базасына керткәннән соң нәтиҗә килде. Аннары оператив чаралар барышында шикләнелүче тоткарланды, ул үз гаебен таныды.

– Ике сүз белән әйт­кәндә, без матди дәлилләр белән эшлибез, – дип сөйли полиция капитаны Эльвира Гобәйдуллина. – Тикшерү-оператив төркем составында вакыйга урынына барабыз. Фотовидеофиксация ясыйбыз, дәлилләр җыябыз, аларны беренчел тикшеренүләр алып барабыз. Эшне алып баручы тикшерүче карарын алгач, җыелган материаллар буенча экспертиза үткәрәбез, экс­перт нәтиҗәләре рәсми­ләш­терәбез. Соңрак алар судта дәлил булачак.

Җинаять урынында без берничә сәгать вакыт уздыра алабыз. Күренә торган эзләр аз санда була. Калганнарын махсус порошоклар, төрле ут спектры белән лампалар, зурайтып күрсәтә торган пыялалар, химик ысулларын ярдәмендә эзләргә туры килә.

Моннан тыш, без криминалистик исәп-хисап, картотекалар һәм шикләнелүчеләрнең кул эзләре, аяк киеме табаны, җинаять кораллары, материаллар, дактилокарталар, фото, видеоматериаллар, шаһитлар сүзләре буенча төзелгән шиклә­не­лүчеләрнең субъек­тив портретлары коллек­цияләре алып барабыз. Бу базалар эштә бик булыша.

Узган ел шәһәр буенча автомашиналардан әйберләр урлау дулкыны узды. Кемдер ишегалларында торган автомобильләрне ачып, әйберләр, документлар, аккумуляторлар урлый. Урлашулар көндез дә, төнлә дә була. Эш һәр эксперт-криминалистка җитәрлек булды, җинаять кылу урыннарына кизү торганда барысы да чыкты. Һәр җинаятьтән эзләр, материаллар алынды. Болар барысы да мәгълүматлар базасына кертелде, чагыштырылды, анализланды. Безнең эш нәтиҗә бирде. Алынган эзләр шикләнелүчеләр эзенә туры килде. Чистай яшүсмерләренең урлашуда катнашы барлыгы ачыкланда. Аларны оператив чаралар барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тоткарлады. Безнең эшебез җинаятьне ачуда ярдәм итсә, без горурланабыз.

– Сезгә төрле җинаять урыннарына чыгарга туры килә, курыккан чакларыгыз буламы?

– Физик, рухи яктан авыр була, – дип аңла­талар язма геройларыбыз. – Бигрәк тә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә яисә үтереш урынына барганда, әмма, кагыйдә буларак, янәшәдә һәрчак ир-атлар: оперативниклар, участковыйлар, тикшерүчеләр бар. Хәер, курку турында уйламыйсың. Һәркем үз эшен башкара.

– Криминалистлар беркайчан да чемоданчик белән аерылышмыйлар. Аның эчендә нәрсә саклана?

– Бу күчмә лаборатория дә, канцелярия дә, – дип аңлата Оксана. - Пумалалар, порошоклар, дактилоскопик элпәләр, гипс, лупа, ябыша торган тасмалар – беркайчан да нәрсәнең кирәк булырга мөмкин икәнлеген алдан белмисең.

– Сүз уңаенда, чемоданда чүкеч, пычкы, отвертка, борау, дрель бар, – дип өсти Эльвира. – Без тикшеренүгә кирәкле әйберләр алу өчен нәрсәдер кисеп, борып алырга мөмкинбез.

Әңгәмә ахырында эксперт-криминалистика бүлеге начальнигы, полиция майоры Илнур Мәзгутовтан: «Полициядә хатын-кызларга урын бармы», – дип сорадык.

– Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – көчле холыклы хатын-кызлар өчен. Нәкъ менә бу карап торышка нәфис полиция хатын-кыз хезмәткәрләрен башкалардан аерып тора да. Нормага салынмаган эш көне, тәүлек буе кизү тору, оператив-кисәтү эшендә, полиция рейдларында катнашу, хезмәт командировкалары – полициядә махсус хезмәт шартларының бу әле тулы исемлеге түгел. Шундый һөнәр сайлаган хатын-кызларга өйдә дә өлгерергә, эштә дә биеклектә булырга кирәк. Бурыч – авыр, әмма безнең хезмәткәрләр өчен хәл ителә торган.

Кадерле хатын-кызлар, сезгә күңел җылысы һәм мәхәббәт, күтәренке кәеф һәм матур хисләр телибез. Чибәр, бәхетле булыгыз, елмаюлар бүләк итегез, шатланыгыз һәм уңай, якты тәэсирләр алыгыз!

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев