Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Куллары тәнне, шигырьләре җанны дәвалый

6 февральдә якташ шагыйребез Ринат Мәннанның олуг юбилее - аңа 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне ихластан юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, сүрелмәс иҗат дәрте телибез.

Ринат МӘННАН (Архипов Ринат Николаевич) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган.

1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Совет армиясендә хезмәт итә. 1968-1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, Чис тай, Казан шәһәрләрендә табиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши. 1 категорияле табиб.

 

Ринат Мәннан шигьри иҗат белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнсә дә, беренче китабы «Умырзая» 1998 елда гына дөнья күрә. Ринатның йөзләрчә шигырьләре Татарстан вакытлы матбугаты битләрендә басылып чыкты: «Казан утлары», «Мирас», «Безнең мирас», «Мәйдан», «Чаян», «Сабыйга», «Идел», «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын», «Школа» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Татар дөньясы», «Татар иле», «Мәгърифәт» гәзитләрендә.

Татарстан китап нәшрия тында «Ялкау өстәл» (2005), «Шүрәле әлифбасы» (2011), «Кызыл күбәләк» (2015»), «Минем яратканнарым...» (2016). «Сүз» нәшриятында «Су анасы янында» (2011), «Шәп сабак» (2011), «Әфлисунлы малай» (2011), «Серле күл» (2011), «Авыр икән «2»ле!» (2011), «Болыт мичләре» (2011), «Җүкәтау» (2012), «Айга сәяхәт» (2012), «Муса дәфтәре» (2012), «Качкын Көнгерә» (2012), «Бу мин – Сарбай» (2012), «Табылган көндәлек» (2012), «Уймак һәм каймак» (2012), Сайланма әсәрләр (2016), «Анатомик театр» (2018), «Антология» (Чистай язучылары), (2019), «Әкиятләр» (2019), «Ринат Мәннан иҗатына штрихлар» (2020), «Бөек Җиңүне якынайтучылар» (2020), «Яңарыш хәбәрчесе – Исхакый» (2020) һәм башкалар. Хәзерге көндә 30дан артык китап авторы.

Р. Мәннан турындагы мәгъ лүматлар «Әдипләребез» дип исемләнгән биобиблиографик белешмәлеккә (Казан, ТКН, 2009, 2 том), «Балачак энциклопедиясе»нә (Казан, ТКН, 2010, 2-нче китап), «Татар энциклопедиясе»нә (Казан, ТР Фәннәр академиясенең Татарстан энциклопедиясе институты, 2014, 4нче том) кертелгән.

Р. Мәннан – 2004 елдан Россия Язучылар союзы әгъзасы, ә 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителде. Шәйхи Маннур премиясе лауреаты.

2018 елны Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать Академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана.

 

ТАТАРСТАН ФЛАГЫ

Яшел төс – яшәү төсе ул

Төсләр телендә,

Яшәү рәхәт, яшәү имин

Татар илендә.

 

Татарстан илкәебез–

Уртак анабыз.

Яшел, ак һәм кызыл төстә

Безнең флагыбыз!

 

Ак төс – пакьлек, чисталык ул

Төсләр телендә.

Чиста уй, изге теләкләр

Татар илендә.

 

Кызыл төс – матурлык төсе

Төсләр телендә.

Мәгърур халык, бөек халык

Татар илендә!

 

БЕЗНЕҢ ӨЕБЕЗ

Мин инде бәләкәй түгел,

Әниемә булышам.

Өебез чиста булсын дип,

Идәннәрне юышам.

 

Идән чиста булса гына,

Кызым, өй көлеп тора –

Ди миңа әнием һәрчак

Һәм башымнан сыпыра.

 

Бар минем нәни чиләгем,

Чүпрәгем дә минем бар,

Әниемә булышырга

Теләгем дә минем бар.

 

Көлеп тора, балкып тора

Безнең матур өебез.

Килегез безгә, дусларым,

Бергәләшеп биербез!

 

БАКЧАДА

Менә, кызым, бу – алмагач,

Әле алмасы ачы,

Бусы – чия. Ул да шулай –

Авызыңа алмачы.

Менә крыжовник үсә,

Болары – карлыганнар.

Пешеп җитмәгәннәр әле,

Шулай ук әче алар.

 

-Әй, бабаем, нигә болай:

Теге – әче, бу – ачы...

Үссен иде бакчабызда

Хет бер прәннек агачы!

 

ӘБИ КАБАК ҮСТЕРӘ

Бакчада үсә кабак,

Кояшка ята карап.

Әби шул уңган бигрәк,

Көн саен унар чиләк

Су сибә дә су сибә...

Бик зур кабак үстерә.

Оныгы аның Фәнис,

Кечкенәдән футболист!

Туп тибәргә ярата.

Башта өреп кабарта,

Ә аннары, аннары...

Бер тәрәзә калмады!

Бүген ялга өч айга

Кайтты әби-бабайга.

Кабак күрә түтәлдә,

Телсез кала бер мәлгә:

-Ай-яй ничек кабарган!

Көне буе өрә-өрә

Ничек әби армаган...

 

СУЫТКЫЧ

Суыткычны бик яратам.

Ничек, ди, яратмаска?!

Анда сөт, каймак, эремчек,

Анда сыр бар, колбаса.

 

Кәтлит, банан, алма, чия,

Йомыркалар да шактый...

Суык тотып, ул аларны

Бозылулардан саклый.

 

Суык ничек андакергән?

Эчендә хәтта кар-боз,

Термометр күрсәтсә дә,

Өебездә плюс утыз!

 

Сорадым мин абыемнан.

Ул аңлатты бик гади:

-Шуны да белмисең мени?

Суык күптән кереп калган,

Бозлык чорыннан ул, ди.

 

ЯРАТАМ

Мин Сарбайны яратам,

Калак белән ашатам.

Майлы тары боткасын

Йотмый гына карасын!

Сөт бирәм чынаяктан,

Ега-ега аяктан.

Ни белә Сарбай тагын?

Тешләрен чистартамын.

...Ышандыңмы, дустым? Хуш.

Тик Сарбаем минем – плюш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев