Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулланучылар хокуклары һәм ялган хәмер турында – туры эфирда

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Панов белән туры эфир булды.

Чистайлылар спикерга сорауларны алдан әзерләделәр. Кайберәүләр аларны мессенджерда безнең редакциянең кесә телефонына җибәрсә, икенчеләре стационар телефонга шалтыратты. Иң элек Александр Панов территориаль орган эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул узган ел ведомствога гражданнардан 123 мөрәҗәгать керүен билгеләп үтте.

Кергән мөрәҗәгатьләргә анализ күрсәткәнчә, кулланучылар мөрәҗәгатьләренең күпчелеге – 85 процент – элеккечә сәүдә өлкәсенә туры килә, нигездә, алар техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга кагыла. Болар – элемтә чаралары, система блоклары, стационар һәм портатив компьютерлар, шул исәптән ноутбуклар, телевизорлар, суыткычлар, автомат кер юу машиналары һәм башка товарлар. Кулланучылар файдасына барлыгы 119 мөрәҗәгать хәл ителгән, бу гомуми санның 97 процентын тәшкил итә, – диде Александр Панов.

Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосы белгечләре телефон аша, шулай ук кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен оештырылган кисәтү чаралары вакытында 500дән артык телдән консультация үткәргәннәр. Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук мөрәҗәгать иткән чистайлыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты буенча сатучыларга яки хезмәтләрне үтәүчеләргә карата 41 дәгъва проектын әзерләргә булышканнар. Өч очракта, мәсьәлә ирекле тәртиптә хәл ителмәгәнлектән, кулланучыларга судка дәгъва гаризалары проектлары әзерләнгән. Александр Андреевич ел саен язма мөрәҗәгатьләр саны кимүен ассызыклады. Бу, спикер сүзләренә караганда, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча халык арасында даими кисәтү эше алып бару белән бәйле.

Без киңәшмәләрдә катнашабыз һәм үзебез дә хуҗалык итүче субъектлар өчен киңәшмәләр, семинарлар оештырабыз. Узган ел шундый 43 чара үткәрелде, бу 2020 елга караганда 5 процентка күбрәк. Кулланучылар өчен 120 чара үткәрдек, шул исәптән гражданнарны күчмә кабул итүләр, консультация өстәлләре, уку йортларында үсеп килүче буын, шулай ук пенсионерлар һәм инвалидлар арасында кулланучылар белемнәрен пропагандалау, – диде Александр Панов. 

Спикер исерткеч эчемлекләр базарын контрольдә тоту темасына аерым игътибар бирде. Узган ел территориаль орган белгечләре 57 контроль-инспекция чарасы үткәргән, шуларның 47се – исерткеч һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча.  Әлеге чараларның 34е – административ тикшерү кысаларында, ә 13е Эчке эшләр бүлеге белән берлектә үткәрелгән. Тикшерү барышында 54 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 61 очрагы ачыкланган.

– Алар арасында алкогольне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозуның 20 очрагы, өйдә ясалган, составында спирт булган продукция сатуның 12, гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүнең 10 (COVID-19), спиртлы эчемлекләрне ваклап сату турында декларацияне вакытында тапшырмауның 8, яраклылык срогы чыккан алкогольле продукцияне сатуның 6, хәмерне ваклап сатуны чикләүнең һәм тиешле документлардан башка гына әлеге продукцияне сатуның – 2шәр, тиешле лицензиясез алкогольле продукция әйләнешенең 1 очрагы бар,  – дип  мәгълүмат бирде территориаль орган җитәкчесе.

2021 ел нәтиҗәләре буенча 3740,5 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынган, бу узган ел күрсәткечләреннән берничә тапкырга күбрәк. Александр Панов шулай ук «Халык контроле»нә кергән исерткеч эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турындагы 19 мөрәҗәгатьнең 8 очракта мәгълүмат раслануын хәбәр итте. Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 2597000 сум тәшкил иткән.

Кыскача докладтан соң, Александр Андреевич чистайлыларның сорауларына җавап бирде. Аларның күбесе кулланучылар хокукларын яклау темаларына кагылды. 

Ике ел элек аш бүлмәсенә пластик тәрәзә куйдырдык, 5 ел гарантия бирделәр.  Хәзер тәрәзә кышын туңа һәм начар ябыла. Компаниягә берничә тапкыр шалтыраттым, мине тыңламыйлар да, без берни эшләргә тиеш түгел, диләр. Әйтегезче, мин судка мөрәҗәгать итә аламмы?

Сезгә җитешсезлекләрне тиешле срокта бетерү таләбе белән башкаручыга дәгъва җибәрергә кирәк. Әгәр ул аны үтәмәсә, сез килешүне үтәүдән баш тартырга һәм зыянны тулысынча каплатуны таләп итәргә хокуклы. Закон нигезендә, кулланучы гарантия срогы дәвамында, ә гарантия срогы булмаганда тиешле срокта, ягъни башкарылган эш кабул ителгән көннән ике ел эчендә ачыкланган очракта, эшне башкаруда килеп чыккан җитешсезлекләргә бәйле таләпләрне күрсәтергә хокуклы. Сез безгә мөрәҗәгать итә аласыз, белгечләр дәгъваны дөрес төзергә ярдәм итәчәкләр.

Сезнең хезмәт кибетләрдә товарларның сыйфаты һәм яраклылык вакыты буенча тикшерүләр үткәрәме?

2016 елда кече бизнесны тикшерүгә мораторий кертелде, шуннан бирле аны берничә тапкыр озайттылар. Бу чаралар контрольлек итүче органнарның хокукларын сизелерлек чикләде. Без планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә алмыйбыз. Һәм биредә җәмәгать контроле зур роль уйный, ул алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эшендә ярдәмче була ала. Хәзерге вакытта территориаль орган хезмәткәрләре «Халык контроле»нә, шулай ук турыдан-туры безнең ведомствога кергән язмача гаризаларны карыйлар. Алар нигезендә без теге яки бу сәүдә объектына чыга алабыз.

Шәһәр кибетләрендә законсыз исерткеч эчемлекләрне еш конфискацияләргә туры киләме һәм аннары сез аның белән нәрсә эшлисез?

 – Югарыда мин законсыз исерткеч эчемлекләрне ачыклау очраклары буенча статистика китергән идем инде. Сорауның икенче өлешенә аңлатма биреп китәм, судның алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү турындагы карары үз көченә кергәннән соң, ул юк итү өчен Росспиртпромга җибәрелә. Ягъни без бу продукцияне берничек тә кулланмыйбыз.

– Мин лаеклы ялда. Елдан-ел Интернетта товарлар сатып алу популярлаша бара. Мин шундый кибетләрдән әйбер сатып алырга куркам, чөнки ошамаган товарны кире кайтарып буламы-юкмы икәнен төгәл белмим. Бу хакта җентеклерәк сөйләгез әле.

– Чыннан да, соңгы вакытта онлайн кибетләр халык арасында популярлаша. Мин алардан файдаланудан курыкмаска киңәш итәр идем. Безнең территориаль органга дистанцион сәүдә белән бәйле хокук бозу очраклары буенча мөрәҗәгатьләр кергәне юк. Әмма кулланучылар хокуклары буенча берничә мөһим нәрсәне искә төшерәсем килә. Закон нигезендә, кулланучы товардан аны алганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны алганнан соң җиде көн эчендә баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны тапшырган вакытта язма рәвештә бирелмәсә, кулланучы товарны алганнан соң өч ай эчендә аңардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару мөмкин, әгәр аның товар төсе, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган булса. Кулланучы тиешле сыйфаттагы товардан баш тарта алмый, әгәр ул кулланучы тарафыннан файдаланылган булса. Сатып алучы товардан баш тарткан очракта, сатучы килешү буенча түләнгән сумманы кулланучыга, тиешле таләп куйган көннән соң ун көннән дә соңга калмыйча, әмма кулланучыдан товарны кире кайтаруга киткән чыгымнардан кала, кире кайтарырга тиеш. Офлайн-сәүдәдән аермалы буларак, кире кайтарылырга мөмкин булган товарлар исемлеге чикләнмәгән.

Мин кибеткә, сатып алынган хәмер белән агулану сәбәпле, дәгъва белдерә аламмы?

Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелгәч, яшерен җитештерелгән яки ялган хәмер киштәләрдән юкка чыгарга тиеш иде. Әмма һәр яңа законга аны әйләнеп уза белүчеләр табыла. Шуңа күрә элеккечә үк беркем дә ялган хәмер белән агуланудан сакланмаган. Кулланучының алкоголь сыйфаты буенча кибеткә дәгъва язу хокукы бар, әлбәттә, әмма сәбәп-тикшерү бәйләнешен билгеләү авыр булачак. Нәкъ менә алкоголь белән агулануыгызны ничек исбатлаячаксыз? Безнең оешмага гариза язу кулайрак булачак һәм без, прокуратура белән килешенгәннән соң, сыйфатсыз хәмернең гражданнарның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янау факты буенча кибеттә тикшерү үткәрә алачакбыз. Әлеге алкоголь партиясе тартып алынып, экспертизага җибәреләчәк. Яраклылык вакыты чыккан исерткеч эчемлек сатып алгансыз һәм нәтиҗәдә агулангансыз икән, башкачарак эш итәргә кирәк. Аның өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 18нче маддәсе нигезендә кибет акчаны кире кайтарырга яки товарны алыштырырга тиеш. 

Сүз уңаенда

Кулланучылар хокуклары бозылган очракта, чистайлылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Бебель ур., 121-д. (Россельхозбанк һәм «Скарлет» кибете арасында урнашкан). Тел.: 5-49-56, 5-15-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев