Кулга таяклар тотып, йөрергә чыгыйк!
Аларны паркларда, бакчаларда, урманнарда, шәһәр һәм авыл урамнарында очратырга мөмкин. Сүз скандинавиячә йөрергә яратучылар турында бара. Чистайда таяклар тотып йөрергә яратучылар елдан-ел арта бара.
Өлкән яшьтәге кешеләр арасында бу спорт төре аеруча популяр. Скандинавиячә йөрү аларны, барыннан да элек, үзенең гадилеге белән җәлеп итә. Чөнки бу спорт төре белән ел әйләнәсендә, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә нинди урында шөгыльләнергә мөмкин. Моның өчен әллә нәрсә дә кирәк түгел, бары махсус таяклар һәм уңайлы кием.
Фәрит Нуруллинны без яңа чаңгы базасы янындагы урманда «скандинавия» таяклары тотып йөргәндә очраттык. Пенсионер әлеге спорт төре белән күптән түгел үз сәламәтлеген ныгыту өчен мавыга башлый.
– Мин элеккеге спортчы, минем өчен хәрәкәт – ул тормыш. Скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнү миңа бик ошый, ул сәламәтлекне ныгытырга һәм кәефне күтәрергә булыша. Һәр иртә саен кулыма таяк алам да сәгать ярым саф һавада йөрим. Нәтиҗәсе бар: хәл керә, энергия һәм көч артканы сизелә, – ди ират.
Әлфия Гадецкая һәм Ирина Чугунова скандинавиячә йөрү техникасын бик тиз үзләштергәннәр. Кулларына таяк тотып йөрүгә беренче тапкыр алар берничә ел элек чыкканнар.
– Скандинавиячә йөрү безгә бары уңай тәэсирләр генә китерә. Ул буыннар, сулыш органнары өчен файдалы, хәер, яхшы компания белән саф һавада йөргәндә кәеф тә күтәрелә, – диләр хатын-кызлар.
Әлфия Гадецкая һәм Ирина Чугунова берничә ел элек Интернет ярдәмендә скандинавиячә йөрү техникасын үзләштергәннәр. Хәзер чистайлыларның әлеге спорт төренең нигезләренә профессиональ тренердан өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде. Яңа чаңгы базасында скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бушлай мастер-класслар оештырыла.
– Безгә килүчеләрнең барысын да скандинавиячә йөрү өчен таякларны ничек сайларга, алардан ничек дөрес файдаланырга өйрәтәбез. Мастер-классларда инде күп кеше булды, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр килә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барысы да тиз өйрәнәләр, – дип аңлата «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Алексей Останин.
Скандинавиячә йөрүнең киң таралыш алуын ул әлеге спорт төренең барысына да диярлек туры килүе белән аңлата.
– Скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнү дөрес куелганда, таяклар дөрес сайлаганда һәм темпны саклаганда файда китерә. Ашыкмыйча йөрергә, саф һава белән күкрәк тутырып суларга кирәк, – ди Алексей Александрович.
Белгечләр сүзләренә караганда, скандинавиячә йөрүнең нәтиҗәлелеге гадәти йөрүдән күпкә югарырак. Эш шунда, таяк белән хәрәкәт иткәндә, йөкләнеш аякка гына түгел, җилкәгә, кулларга, гәүдәгә дә туры килә. Скандинавиячә йөрү мускулларның 90 процентын хәрәкәткә китерә, шул ук вакытта йөкләнеш бөтен тән буенча тигез бүленә.
Профессиональ таякларны прокатка барлык теләүчеләр яңа чаңгы базасында бушлай ала алалар, ул 9дан 18 сәгатькә кадәр эшли, тиздән аларны «Татнефть-Олимп» стадионында да бирәчәкләр. Инвентарь барысына да җитәчәк – 100 пар скандинавия таякларын шәһәргә Чистай районының Мактаулы гражданины Виктор Смыков бүләк итте.
Табиб киңәшләре
Ландыш Мерсияпова, Чистай үзәк район дәваханәсенең гомуми практика табиблары бүлеге мөдире:
– Әгәр тыныч, уртача темпта йөрсәң, скандинавиячә йөрү бөтен кеше өчен дә файдалы, ә өлкән буын кешеләре өчен бигрәк тә. Аерым каршылыклары юк. Инфаркт, инсульт кичергән яки йөрәк җитешсезлегеннән җәфа чиккән кешеләргә саклык белән шөгыльләнергә кирәк. Таяклардан файдаланганда, йөгерү һәм спорт йөрешеннән аермалы буларак, буыннарга, тезләргә йөкләнеш кими. Шулай ук аның белән шөгыльләнгәндә сын-гәүдә һәм бөтен терәк-хәрәкәт аппараты ныгый, кан әйләнеше яхшыра, артериаль кан басымы, йөрәк тибеше, сулыш алу системасы нормага килә. Чамасын белеп шөгыльләнгәндә, скандинавиячә йөрү бары файда гына китерәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев