Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күкрәктә яман шешне вакытында ачыклау гомерне саклап кала

Белгеч авыруның куркыныч факторлары һәм үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде

Соңгы елларда яман шеш авыруы проблемасы аеруча кискен тора. Ел саен күкрәктә яман шешнең 10 миллионнан артык очрагы ачыклана һәм аннан ел саен 6 миллионнан артык хатын-кыз вафат була.

Октябрь башында Россиядә сөт бизендә яман шешкә каршы көрәш атналыгы узды. Бу кампания кысаларында без үзәк район дәваханәсе поликлиникасының медицина психологы Ольга Баранская белән аралаштык. Ул бу авыруны кисәтү турында сөйләде.

— Күкрәктә яман шешне вакытында дәваламау үлемгә китерергә мөмкин. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, соңгы елларда ул хәтта яшь хатын-кызлар үлеменең иң еш очрый торган сәбәбе булып тора, — дип билгеләп үтте психолог.

— Күкрәктә яман шеш авыруының куркыныч факторлары нинди?

— Факторларга ионлаштыручы нурланыш һәм канцерогеннар (начар экологик мохит), даими арыганлык, менопаузаның соң башлануы, балага узмау, йөклелекне еш өзү, имезүдән баш тарту, хроник гинекологик авырулар, эндокрин бизләр авырулары, шулай ук нәселдәнлек керә.

Иң еш очрый торган күкрәк авыруы — мастопатия. Бу күкрәк тукымасының зарарсыз үзгәрүе, ул яман шеш үсеше өчен «җирлек» булырга мөмкин. Мастопатиянең төп билгеләре: сөт бизләренең тыгызлануы, авыраюы, күкрәкнең яки аның аерым өлешләренең (төен урнашкан зонада) күрем килер алдыннан авыртуы.

— Хатын-кыз күкрәгендә яман шеш барлыгын ничек аңлый ала?

— Күкрәктә яман шешне вакытында ачыклау гомерне саклап кала. Әгәр диагноз авыруның 1нче стадиясендә куелса, хатын-кызларның 98 проценты сәламәтләнергә мөмкин. Авыруны иртә стадиядә ачыкларга күкрәктә яман шеш барлыгын яки юклыгын даими тикшерү һәм маммологка күренеп тору мөмкинлек бирә. 40 яшьтән соң хатын-кызларга 2 елга бер тапкыр рентген маммографик тикшерүне, табиб күрсәтмәсе булса, сөт бизләренә УЗИ диагностикасы белән бергә үтәргә кирәк. 50 яшьтән соң бу процедура ел саен үткәрелергә тиеш.

Табиблар сәламәтлеккә зарланулар булмаса да, һәр хатын-кыз белгечкә елына бер тапкыр булса да күренергә тиеш дип бертуктаусыз кабатлыйлар.

Башлангыч чорда авыру еш кына билгеләрсез уза, шуңа күрә ай саен үз-үзеңне тикшерү, күкрәкләрне капшап тору һәр хатын-кыз өчен гадәткә әверелергә тиеш. Әгәр дә сез күкрәгегезнең тыгызлануын, анда төеннәр яки төерләр барлыгын, ими башы тирәсендә тимгеләр барлыкка килүен, имидән сыеклык бүленеп чыгуын, тиренең шома булмавын, «лимон кабыгы» рәвешендә җыерчыклануын сизсәгез, шунда ук маммологка мөрәҗәгать итегез.

— Үзеңне авырудан ничек сакларга?

— Бүгенге көндә күкрәктәге яман шештән саклану өчен махсус киңәшләр юк. Ләкин сөт бизләрендә яман шеш авыруын булдырмау өчен, бигрәк тә хатын-кыз риск төркемендә булса, чаралар бар.

Мәсәлән, объектив сәбәпләр булмаса, баланы озаграк имезергә тырышыгыз. Балачактан ук дөрес һәм баланслы тукланырга кирәк. Күкрәкне сәламәт итеп сакларга 30-60 минут дәвамында көн саен уртача физик күнегүләр, шулай ук тәмәке тартудан һәм исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш кулланудан баш тарту ярдәм итәчәк. Моннан тыш, кояш нурлары тәэсирендә мөмкин кадәр азрак булырга тырышырга кирәк, солярийга йөрмәү хәерлерәк.

Шулай ук уңай психологик халәттә булу да мөһим, чөнки стресс факторы зур әһәмияткә ия. Авыру үсешендә гәүдәнең артык авырлыгы да роль уйный. Үзегездә шундый билгеләрне тапсагыз, вакытны югалтмыйча, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: даими рәвештә үз-үзегезне тикшереп торыгыз, диспансерлаштыру үтегез.
Сүз уңаеннан.

Агымдагы ел башыннан Чистай районында 13 854 кеше диспансерлаштыру узган, аның барышында 4 081 хатын-кызга маммография үткәрелгән, шуларның 25е Казанга онкологик тикшерүнү үтәргә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев