Күчмә медицина комплексы үз эшен Мөслим авылында башлады
Мөслим авылында күчмә медицина комплексы эшли башлады.
Заманча диагностик җиһазлар белән баетылган мобиль поликлиника ерак торак пунктларда урнашкан авылларда яшәүчеләргә шәһәргә бармыйча гына квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
Комплекс регистратураны, пациентларны кабул итү өчен изоляцияләнгән кабинетларны һәм лабораторияне үз эченә ала. Биредә авыл халкын кардиолог, невролог, эндокринолог, офтальмолог һәм ревматолог кабул итә. Барлык тикшерүләр дә күчмә диагностик жиһаз ярдәмендә үткәрелә.
Мобиль поликлиниканың төп үзенчәлеге булып телемедицина технологияләрен куллану тора. Тайпылышлар табылган очракта тикшерү нәтиҗәләре ашыгыч төстә профиль медицина үзәкләренә тапшырыла. Бу исә тиз арада диагноз куярга һәм дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә. Кирәк булган очракта пациентлар дәвалануларын дәвам итү өчен республика клиник дәваханәсенә яисә үзәк район дәваханәсенә җибәрелә.
Мобиль медицина комплексы Чистай районында тагын 6 атна эшләячәк. Шушы вакыт эчендә белгечләр районның берничә пунктында булып авыл халкына медицина ярдәме күрсәтергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев