Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә дәүләт пошлинасын вакытында түләргә кирәк

Татарстан Росреестрына даими рәвештә гражданнардан күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерергә документлар бирелгән, ә теркәүче органда аны хәтта карый да башламадылар дигән мөрәҗәгатьләр килеп тора.

Документларны кире кайта руның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әмма аларның иң еш күзәтелгәне – дәүләт пош линасын вакытында түләмәү.

Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева ачыклаганча, дәүләт пош линасын милеккә хокукны теркәргә гариза яисә документларны биргәнче яисә биргәч тә түләргә ярый. Әгәр дә дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмати системасында документларны кабул иткәндә дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат булмаса, аны түләү турында гариза бирүчедән квитанция китерелмәсә, документларның барлык тулы пакеты бирелгәннән соң 5 көн үтүгә каралмыйча гариза бирүчегә кире кайтарыла. Дәүләт пошлинасы тулысынча түләнмәгән очракта да әлеге тәртип саклана.

Әгәр дә гариза бирүче дәү ләт пошлинасын түләсә, әмма документлар инде кире кайтарылган булса, исәпкә алу- теркәү эшләрен дәвам итү өчен документларны яңадан тапшырырга кирәк. Әгәр дә гариза бирүче дәүләт пошлинасын законда каралганнан артык күләмдә түләсә, артык акча шулай ук кире кайтарыла.

Артык түләгән дәүләт пошлинасын кире кайтаруга төп нигез булып түләүченең яисә аның ышаныч кәгазе булган вәкиленең гаризасы тора. Пошлина тулы күләмдә кайтарылырга тиешле булган очракта гаризага түләү документларының төп нөсхәсен дә беркетергә кирәк. Әгәр дә ул өлешчә генә кайтарылырга тиеш булса, түләү документларының күчермәләре генә беркетелә.

Теркәүне кире кагу турында карар чыккан очракта (кире кайтару һәм туктату белән бутарга ярамый!) түләнгән дәүләт пошлинасы кире кайтарылмый, ә хокукны теркәүне туктату турында гариза бирелгән очракта түләнгән сумманың яртысын кайтарырга яисә аны киләсе өч ел дәвамында хокукны теркәүне сорап мөрәҗәгать иткәндә кулланырга була.

Электрон төрдә биргәндә дәүләт пошлинасы күләмен киметергә мөмкин. Шул ук вакытта бу өстенлеккә физик затлар гына ия булуын да истә тотарга кирәк. Юридик затларга бу рөхсәт ителми. Шулай итеп, физик затларга милеккә хокукны теркәү 2000 урынына 1400 сум тора.

Шулай ук исегезгә төше рәбез, 2021 елдан башлап күчемсез милек объектларына (31. 01.1998 елга кадәр теркәлгән хокукларга) элеккеге хокукларны теркәгән өчен дәүләт пошлинасы түләнми.

 

Белешмә өчен

Дәүләт пошлинасы буенча барлык кирәкле мәълүмат Татарстан Росреестрының рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru, «Эшчәнлек – Гражданнар һәм оешмалар өчен – Дәүләт пошлинасы» бүлегендә урнашкан.

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев