Кубань, Алиска һәм Бәләкәч (Чынбарлыкка нигезләнгән) (ахыры)
...
Кубаньнең батырлыгы
Ничек кенә булмасын, сугыш сугыш инде ул. Атакаларның берсендә дошман тыелган корал — фосфорлы бомба куллана. Егетләр урнашкан территория бөтенләй диярлек янып бетә. Металл да яна. Су белән сүндергәндә ул тагын да ныграк яна башлый. Кубань сугышчыларга читкәрәк китәргә боера, ә үзе ялкын белән көрәшә башлый. Ул моны сугышчы дуслары фосфор белән агуланмасыннар өчен, аларның гомерләрен саклап калу өчен эшли. Командир барыбыз бергә үлгәнче, үзем генә үлүем яхшырак булыр дип уйлый. Кубань ут белән берүзе көрәшә, башкаларга якын килергә дә ирек бирми. Нәтиҗәдә, агулы матдәләр сулап агулана, бер көннән соң үзен бик начар хис итә башлый. Сулаулары авырлаша, күңеле болгана, бар дөньясы әйләнә башлый. Сөйләшергә дә хәле булмый. Кул-аяклары тыңламый. Ун метр ара үтү аның өчен ун километрлы арага йөгерү кебек була.
Кич белән ул миңа шалтыратты һәм пышылдап дигәндәй санчастька китүен, аннан кайтуына ышанмавын, саубуллашырга теләвен һәм ярдәм өчен барыбызга да рәхмәт белдерүен әйтте. Соңрак, аңсыз хәлдә диярлек, артиллеристлар батареясе командиры санчастька китерелә. Терелүгә өмет бөтенләй булмый диярлек. Табиблар да бернигә өметләндермиләр. Мондый очракларда тын юллары, үпкәләр, корсак куышлыгы нык зарарлана.
Ул төнне үзләренең командирлары өчен барлык сугышчан дуслары дога кыла. Чистайлылар да дога кыла. Екатеринбург, Курск, Раиф монастырьларында, Изге Ионн Кронштадтский каберлегендә дога кылалар. Кешеләр булдыра алганча ярдәм итәргә тырышалар.
Яңа көн туа. Кубань йокысыннан уянып, бер җире дә авыртмавын, бар нәрсәсе тәртиптә булуын әйткәч, табибларның гәҗәпләнүенә чик-чама булмый. Ул үзенекеләр янына фронтка китү өчен тизрәк санчастьтан чыгаруларын сорый. Аны анда сугышчан дуслары һәм Алиска көтә. Менә ул — чын могҗиза! Барлык догаларны Аллаһы Тәгалә ишеткән дигән сүз бит бу!
Утларда, суларда сыналган дуслык
Көн артыннан көн үтә. Егетләр авыр хезмәтләрен дәвам итәләр. Авыр контузия белән Кубань госпитальгә эләгә. Алиска берничә көн үзенең дустын эзләп блиндаж буйлап йөри. Елый һәм чакыра. Берничә көннән сугышчылар Алисканың каядыр китүен, бөтенләй күренмәвен язалар. Ә бер атнадан соң Кубань үзенең батареясенең дошман ракеталары тарафыннан утка тотылуы, барлык сугышчан дусларының төрле дәрәҗәдә яраланулары хакында хәбәр ала. Авыр яраланучы сугышчылар арасында иң яше булган Дима да була. Әле егерме бер яшьтә генә булса да, сугыш михнәтен шактый татырга өлгерә инде ул.
Алар бергәләп урман массивларында утны-суны кичәләр. Аннары кузовлары янып китмәсен һәм снарядлар тимәсен дип Бөек Кодрәт иясенә ялвара-ялвара, машинада янган урман аша чыгалар. Аяктан егарлык булып яңгыр яуганда, блиндажны су басып, аннан чыгарга ирек бирмәгәндә, бергәләп яшенле яңгыр астында баталар. Мондый мизгелләрдә секундлар да кадерле. Берничә минут эчендә блиндажны түшәменә кадәр су баса. Балчык белән җир катнашкан пычрак су катламы астында, барлык кием-салым, азык-төлек һәм шәхсән кыйммәтле җиһазлар кала. Нәкъ менә шушы вакытларда сугышчан дуслык сынала, бер- береңә ышаныч беленә дә инде…
Диманы барысы да ярата, хөрмәт итә. Яшь булганга Бәләкәч дип тә үчеклиләр. Ул үпкәләми. Һәм менә хәзер шушы Бәләкәч башыннан аягына кадәр яраланып, ашыгыч рәвештә ике арадагы госпитальгә җибәрелә. Башта Дима яралануын да аңламый әле. Шок хәлендә булган күрәсең. Ул кычкырып көлә, аннары аңын югалта. Госпитальдә комага китә. Бәләкәчнең исән җире булмый, аеруча башына нык зыян килә. Аның гомере өчен көрәш башлана.
Кабатланмаган могҗиза
Кубань нык кайгыра. Аның бар сугышчыларын госпитальгә җибәрәләр, элемтә өзелә. Берничә көннән соң гына аңа сугышчылардан сәламәтлекләре һәм хәзер кая булулары турында хәбәрләр килә башлый. Бары Бәләкәч турында гына хәбәр булмый. Исәнме ул? Алып барып җиткерә алганнармы, әллә… Аңа шул сорау тынгылык бирми. Кубань билгесезлектән җәфалана, үзе дә госпитальдә булгач, бернәрсә эшли дә алмый. Ул якын-тирәдәге санчастьларга шалтырата, әмма тискәре җавап кына ала. Берәр атна чамасы вакыт үткәч, Диманың
08:15
Мәскәү госпитальләренең берсендә булуы хакында хәбәр килә. Хәле бик авыр була, комада. Барысы да хәбәр көтә. Дима өчен аны белүчеләр дә, белмәүчеләр дә нык кайгыра. Чистайда, Пензада, Екатеринбургта, Кырымда, Питерда һәм башка шәһәрләрдә аның өчен дога кылалар. Православие диндәгеләр дә, мөселманнар да дога кыла. Могҗиза була. Дима аңына килә. Башына һәм корсак куышлыгына берничә операциядән соң аны озак тернәкләнү көтә. Ул көчсез, хәлсез була, әмма терелә башлый. Озакламый акрын гына йөри дә башлый. Бар авырлыклар артта калды дип, барысы да җиңел сулап куя. Әмма…
Ул рәхимсез көндә Дима ванна бүлмәсенә бара. Кисәк кенә аның хәле начарлана, ул егыла. Башы белән идәндәге кафельга бәрелә. Аны аңсыз хәлдә табалар. Аңына да килмичә, ул тирән комага китә. Тагын Дима өчен дога кылулар, Аллаһы Тәгаләгә ялварулар башлана. Әмма, ни кызганыч, бу юлы могҗиза булмый. Ике айдан соң барысы да аның хәле начарлана баруын аңлыйлар инде. Ул нык ябыга. Табиблар кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшлиләр. Аның баш мие шешә башлый, үпкә ялкынсынуы, югары температура башлана.
Диманың әнисе улы яныннан бер минутка да китми. Аңа бала вакыттагы кебек китаплар укый, өйдәге яңалыкларны, дуслары хакында сөйли. Терелүен, улының яшәвен сорап ялвара. Кайчакта аңа улы аны ишетәдер кебек тоела. Әмма табиблар катгый рәвештә аның мондагы хәлләрдән бик ерак булуын әйтәләр. Ни хикмәт, шат күңелле, сау-сәламәт, бик тә якын булган Бәләкәч гел елмаеп дусларының төшләренә керә…
Бу вакытка Кубань госпитальдән чыга һәм шунда ук Бәләкәч янына юнәлә. Реанимациядә ятучы дусты янына утырып, ул бик озак аның белән сөйләшә. Кубань дусты Диманың аны ишетүенә һәм аңлавына өметләнә һәм ышана. Китәргә вакыт җиткәч, Дима янында булучылар аның ияге буйлап күз яше тамуын күрәләр, ә Кубань тоткан кулы командирның кулын соңгы тапкыр кысарга теләгәндәй, селкенеп куя…
Икенче көнне аңына да килмичә, Бәләкәч Дима вафат була. Диманың туганнары бәлки ул хушлашу өчен командирны гына көткәндер доләр… Тормыш өчен көрәшкәндер һәм соңгы тапкыр дустының тавышын ишетү өчен тырышкандыр… Ни кызганыч, хәзер инде аның сугышчан дустын ишетү-ишетмәвен беркем дә белә алмый…
Диманың үлеме әнисе, туганнары, сугышчан дуслары өчен аңлатып булмастай зур кайгы. Шулай ук аның белән таныш булучылар, таныш булмаучылар, аның өчен кайгырып торучылар өчен дә зур югалту бу.
Хәзерге вакытта барлык командадан фронтта Кубань берүзе. Башка егетләр яралары буенча өйләренә җибәрелгәннәр. Алар барысы да бер-берсе өчен иң якын кешеләр булып калалар. Һәр сөйләшүебездә Кубань дуслары турында сөйләми калмый. Һәммәсен, үзләре белән булган вакыйгаларны истә тота, әлеге дуслык бар гомерләре буенча сакланачак дип ышана.
… Ә Алиска башка кайтмаган инде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев