Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кубань, Алиска һәм Бәләкәч (Чынбарлыкка нигезләнгән) (1нче өлеш)

...

Песи баласы бик кечкенә булган. Урыны-урыны белән аның аркасында йонының янган эзләре дә күренгәләгән… Ачлыктан һәм чарасызлыктан көчсезләнгән тавышы белән ишетелер-ишетелмәс кенә мыраулаган ул. Аның янына сугышчылар «Урал»да килеп туктагач, ул куркудан кире чигенгән һәм бөтенләй качкан. Әмма еракка түгел. Чирәмгә утырган килеш ул мияулавын һәм кешеләр артыннан күзәтүен дәвам иткән. Аны ишеткәннәр. Ишеткәннәр һәм үзләренә чакырганнар. Әмма песи баласы беркемгә дә ышанмаган. Сугыштан, шартлау-янгыннардан куркып калган песи кешеләрдән нәрсә көтәргә дә белмичә, ышанмыйча, аларга куркып караган. Сугышчыларның берсе песи баласы ягына карап, аңа якын килмичә генә, җиргә ризык куйган. Кеше үзе киткәч кенә песи ризык янына килгән. Көтелмәгән бәхеттән сыйланганнан соң, кире йөгергән.
Икенче көнне егетләр тагын кызганыч тавыш ишетәләр.
–Кубань! Синең янга килгән­нәр! — дип кычкыра егетләрнең берсе.
Һәм тагын кичәге кебек үк Кубань кушаматлы егерме алты яшьлек командир песи баласын тәм-том белән сыйлый. Берничә көн шулай дәвам итә. Ул песи янына якын килергә тырышканда тегесе ераккарак йөгереп китә.
 Якынча бер атнадан соң сугышчыларга дислокация урынын алыштыру турында приказ килә. Сугышчылар артыннан шул ук «Урал» килә. Егетләр бар әйберләрен кузовка төйиләр. Үзләре дә шунда урнаша. Кубань кечкенә йомшак дустын калдырып китүенә бик уңайсызлана. Кечкенә бәхетсез песи баласы килгән якка моңсу гына карап алгалый. Ә коры үлән аша, аркылы яткан янган агач ботак­лары аша сикергәләп, үзләренә таба йөгергән песине күреп сугышчылар гаҗәпкә кала. Песи машинага кадәр йөгереп килә һәм кабина ишеге төбенә утырып бик кызганыч итеп мияулап куя. Әмма бу юлы ул ризык сорамый, ә сугышчылар белән бергә китәргә теләк белдерә. Аның берүзе каласы килми. Ташланган буласы килми. Шул вакыт эчендә ул сугышчыларга ияләшә һәм аларга ышанырга мөмкин булуын аңлап өлгерә инде…
Кубаньнең шатлыктан йөрәге җилкенеп куя. Ул җиргә иелеп аннан аклы-каралы, пычранып, юешләнеп беткән йомгакны алып, үзенең киеме эченә яшерә. Песи баласы үзенең бердәнбер коткаручысына һәм дустына рәхмәт әйткәндәй, мыраулап куя.
Шулай итеп 56нчы десант-штурм полкында Алиска исемле аклы-каралы песи баласы барлыкка килә.

Йомшак сугышчы

Алиска барысының да яратуын тоеп үсә. Әмма үзе бер кешедән Кубаньнан генә сыйпата. Кубань элеккечә үк аерым игътибарда була. Командир арып блиндажга кайткач, ул аның кулына үрмәләп менә һәм үзенең җырларын җырлый башлый. Әмма мондый очраклар еш булмый. Ул ирек ярата һәм бик мөстәкыйль була. Кубань командасына килгәч, егетләр белән эшкә йөри, тулы хокуклы йомшак сугышчыга әверелә. Дошман һөҗүм иткән вакытта егетләр бер закончалыкка игътибар итә башлаганнар. Алиска үзен тыныч кына тоткан вакытта, ятып яисә утырып торганда, снарядлар егетләр урнашкан урыннан ераккарак төшкәннәр. Әгәр дә Алиска тиз генә кача башласа, ул урынга снаряд очып килгән. Аннары аның артыннан сугышчылар шулай ук урыннарын үзгәртә башлаганнар, шулай итеп үз тормышларын куркынычтан саклаганнар. Гадәти песи ярдәмендә бу төркем егетләренең бер ай дәвамында югалтулары булмаган.
Сугышта төрле хәлләр була. Тәэмин итү буенча өзеклекләр дә килеп чыга, сугышчыларның азык-төлекләре дә бетә, чөнки һәрвакыт тылга әйберләр алырга барып булмый. Тылдан да һәрвакыт азык-төлек билгеләнгән урынга барып җитә алмаска мөмкин, еш кына машиналар дошман утына һәм дрон-камикадзеларның һөҗүменә эләгә.
Кубань командасында да шун­дый хәлләр булгалый. Коры паеклар да бетә, барып алу мөмкинлеге дә булмый. Мондый вакытларда Алиска коткаручы ролен үти. Могҗиза беләндерме, Алиска сугышчыларга авыр булуын, аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлый башлый. Ул ауга чыга. Беренче тапкыр ул боҗыр алып кайта. Бик горур төстә үзенең табышын сөйри. Егетләр янына килеп, аны аяк асларына ташлый һәм канәгать төстә мыраулый. Ул егетләрнең күзләренә игътибар белән карап тора, үзенең туендыручы икәнен күрсәтә. Бер-ике минут егетләр югалып та калалар. Аннары Алисканың ни әйтергә теләвен аңлыйлар, шатлана-шатлана кошны бүлгәлиләр һәм аш пешерәләр. Билгеле инде, иң зур кисәк Алискага эләгә. Песинең үзенең сугышчан дусларына булышу өчен ауга чыгуы гаҗәп һәм шул ук вакытта аңлашылып та бетми…
Ирексездән Бөек Ватан сугышы елларында килеп чыккан хәл искә төшә. Ленинградта блокада вакытында песи бер тулы гаиләне ачлыктан коткара. Ул көн саен ауга чыгып кешеләргә вак кошларны һәм кимерүчеләрне алып кайта. Алар ярдәмендә кешеләр шулпа пешереп ашыйлар һәм исән калалар.
Менә хәзер дә әлеге кечкенә йомшак песи Алиска кешеләр гомере өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Снарядлар шартлавы, дроннарның берөзлексез атакалары астында ул көн дә егетләр белән бергә була. Каядыр азрак китсә дә, үзен коткарганнары өчен тугрылыгын сак­лап, кире әйләнеп кайта.
Алисканың боҗыр һәм бытбылдыкларны гына түгел, үзен­нән зур булган фазаннарны да алып кайтырга көче җитә.
Сугышчылар дислокация урыннарын алыштыргач, Алисканы үзләре белән алып киләләр. Күчәр алдыннан бер көн элек Алиска югала. Берничә көн сабыр иткәч, Кубань аны эзләп элеккеге урынга бара. Алиска үзенең дустын анда көткән була. Кубань аны кулына ала һәм таныш мыраулавы астында качкынга үзләренең башка җирдә яшәүләрен, аны да үзләре белән алуларын әйтә. Песи вакыт-вакыт мыраулавыннан туктап, аны тыңлап тора. Бер урыннан икенчесенә күчкәндә Алисканы ике тапкыр күчерергә туры килә.

 Алиска әни

 Ничектер бервакыт егет­ләр Алисканың тазарып, түгәрәкләнеп китүен сизеп алалар. Азрактан аның әни булырга җыенуы ачыклана. Бу хәл егетләрне бер яктан шатландырса, икенче яктан борчуга сала. Песи балаларына сугышта ничек яшәмәк кирәк? Димәк, ут һәм шартлаулар арасында үсәргә туры киләчәк. Егетләр песигә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Озак­ламый Кубань блиндажында песи балалары дөньяга аваз сала.
Алиска яхшы әни була. Үзе­нең балаларын блиндаждагы тартмалар арасына бик оста яшерә. Саклый. Якын килергә теләүчеләргә ысылдый. Бары Кубаньга гына якын килергә, әлеге йомшак төенчекләрне кулына алырга рөхсәт итә.
Песи балалары тиз үсә, аларны күрше подразделениеләрдәге сугышчылар үзләренә алалар. Башкача мөмкин дә түгел. Акыллы песинең балалары да зирәк, тапкыр булып үсә билгеле.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев