Күпфункцияле үзәктә исәптән төшерү таныклыклары бирү бара
8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Шәһәр халкы алда торган тавыш бирүгә актив әзерләнә.
Кунакка бару яки эш командировкасы чистайлыларга үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә комачауламаячак. Сайлау комиссиясенә үз хәлең турында алдан хәбәр итеп, теләсә кайсы торак пунктта тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен сайлаучыга 4 сентябрьдән дә соңга калмыйча «Минем документлар»ым күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә һәм исәптән төшерү таныклыгы алу өчен гариза бирергә кирәк.
Чистай районындагы күпфункцияле үзәк филиалы җитәкчесе Елена Князева сүзләренә караганда, аларның үзәге гаризалар кабул итәргә әзер. Бу процедура шактый тиз һәм 10 минуттан артык вакыт алмый.
– Безнең филиалда әлеге хезмәткә өстенлек бирелә. Кирәкле бланкларны тутырганнан соң, гариза бирүче, белгечтән ерак китмичә, исәптән төшерү таныклыгы ала. Үзең белән Россия Федерациясе гражданины паспорты булырга тиеш. Әгәр ул алыштыру өчен тапшырылган булса, шәхесне раслаучы вакытлыча таныклык тәкъдим итәргә кирәк, – ди Елена Николаевна.
2018 елда илебез Президентын сайлаулар алдыннан безнең районда 100дән артык гариза теркәлгән иде. Барыннан да ешрак студентларга таныклыклар кирәк була. Алар күпфункцияле үзәккә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткәннәр.
– Минем өчен сайлаулар – мөһим чара, – дип уртаклашты студент кыз Анастасия. – Мин белем алган университет башка шәһәрдә һәм 8 сентябрьдә мин укуда булачакмын, шуңа бәйле рәвештә теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмыйм. Тавыш бирә алу өчен мин бүген исәптән төшерү таныклыгы алдым һәм Казан сайлау участокларының берсендә үз тавышымны бирәчәкмен.
Гөлназ Шаһитованың да шундый ук актив гражданлык позициясе. Ул безнең шәһәргә эшләргә килгән. Әлеге хезмәт турында белгәч, кыз күпфункцияле үзәккә килгән.
– Бу бик уңайлы, мин үз вакытымны янга калдыра һәм сайлауларда катнаша алуымнан канәгатьмен, – дип билгеләп үтте Гөлназ.
Универсаль пропуск алу өчен гаризада теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмауның сәбәбен күрсәтергә кирәк. Кагыйдә буларак, бу озакка сузылган сәфәр, командировка, отпуск яки тавыш бирү вакытында участокка килергә мөмкинлек бирми торган эш режимы булырга мөмкин. Шулай ук сайлаучы хәзер булган урын буенча тавыш бирәчәк участокны сайларга тиеш. Барлык мәгълүматлар территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Гаризаны бер тапкыр гына бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев