Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күпфатирлы йорт подъездларын идарәче компанияләр хезмәткәрләре җыештырачак

1 июльдән күпфатирлы йортларны, шулай ук баскыч мәйданчыкларын идарәче компанияләр хезмәткәрләре җыештырачак.

Әлеге хезмәтне башкарган өчен айлык хезмәт хакы каралган. Исәп- хисап коммуналь хезмәтләр белән бергә түләү квитанцияләрендә язылачак.

Бу хакта Чистай идарәче компанияләренең рәсми сайтында хәбәр ителә.

– Баскыч идәннәрен юу, җыештыру кебек төп эшләр 5 көннән дә соңга калмыйча үткәреләчәк, ә стеналар елына ике тапкыр юылачак. Ә барлык өслекләрне җыештыру аена бер тапкыр үткәреләчәк, – дип хәбәр ителә анда.

Җыештырган өчен тариф квадрат метрга 2,97 сумнан чыгып исәпләнә. Әлеге яңа хезмәт турында йортларда яшәүчеләргә подъездлар ишекләре төбенә элеп куелган белдерүләрдә хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев