Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу тәмамланды

Районда терлек азыгы әзерләү актив бара.

Эссе һава торышы кыска срокларда чабылган печәнне җыеп алырга  мөмкинлек бирде. Кайбер хуҗалыклар үләнне беренче кат чабуны тәмамладылар.
– Тулаем район буенча беренче кат чабу тәмамланды диярлек, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Кышкы чорда тупас һәм сусыл азыкка ихтыяҗның район буенча чиреге инде капланган.
6,2 мең тонна печән, 18 мең тоннадан артыг­рак сенаж әзерләнгән инде, бу бер шартлы терлек санына 6,6 центнер азык берәмлеге тәшкил итә, ә 33-34 центнер әзерләргә кирәк.
Шулай, «Мөкатдисов» КФХ­сында, «Акбулат» фирмасында, «Хузангаевское» НПсында (элеккеге «Кутлушкино») күпьеллык үләннәрне чабу төгәлләнгән. Фермерлар да барысын да диярлек җыеп алганнар.
Үләннәр бар җирдә дә диярлек тиешле массаны җыйганнар һәм печән чабу срокларын алга таба сузу әзерләнә торган азыкның сыйфатын югалтуга китерәчәк. Хәзер беренче кат чабылганнан соң, күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк, чөнки вакытында җыеп алынган печән һәм аны тукландыру – күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән сыйфатлы уңыш алу гарантиясе.
Яхшы һава торышы югары сыйфатлы печән әзерләргә мөмкинлек бирде, әмма быел авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен ул җитәрлек түгел, шуңа күрә терлек азыгын әзерләү Чулман һәм Прость елгалары болыннарында башларга дигән карар кабул ителде. Якын арада болыннарга «Транс Агро» фирмасының махсус звеносы чыгачак. Моның өчен техника да, кешеләр дә бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай