Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге кросс йөзләгән катнашучыны җыйды

Стадионда мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр ярышты

Узган шимбәдә төрле яшьтәге йөзләгән чистайлы «Татнефть-Олимп» стадионына килде, анда йөгерү буенча ярышлар узды.
Бу көнне «Милләт кроссы — 2024» кысаларында йөгерүләр бөтен ил буйлап узды. Шәһәребез һәм районыбыз халкы шулай ук җиңел атлетика кроссы буенча масштаблы ярышларның бер өлеше булырга карар итте.
Ярышларда катнашучыларга «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хамматов һәм 1нче номерлы ТҖС җитәкчесе Валерий Ваганов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Аннары ярышларның баш хөкемдары Владимир Толоконников йөгерү кагыйдәләрен һәм эзлеклелеген аңлатты. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр катнашты. Һәр чабышта җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык катнашучыларның йөгерү нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы исәбенә керәчәк.

Нәтиҗәләр:
3-4нче сыйныфлар
Кызлар
I урын — Анна Клюева (1нче гимназия)
II урын — Мәрьям Исмәгыйлева (2нче гимназия)
III урын — Ралина Галиуллина (1нче гимназия)
Малайлар
I урын — Кирилл Крылов (1нче гимназия)
II урын — Артемий Кипров (1нче гимназия)
III урын — Евгений Киршинов (3нче гимназия)

5-6нче сыйныфлар
Кызлар
I урын — Ульяна Дмитриева (3нче гимназия)
II урын — Язилә Шәрифуллина (5нче мәктәп)
III урын — Маргарита Бабаева (2нче гимназия)
Малайлар
I урын — Владимир Анферов (1нче гимназия)
II урын — Алан Гыйматдинов (3нче гимназия)
III урын — Тимофей Коловский (2нче гимназия)

7-9нчы сыйныфлар
Кызлар
I урын — Есения Зайцева (1нче гимназия)
II урын — Самира Алескерова (2нче лицей)
III урын — Дарина Штыкова (1нче лицей)
Малайлар
I урын — Даниэль Васильев (кадет мәктәп-интернаты)
II урын — Радмир Хәйретдинов (3нче гимназия)
III урын — Нияз Хәйруллин (2нче лицей)
10-11нче сыйныфлар
Кызлар
I урын — Гүзәл Сираҗетдинова (5нче мәктәп)
II урын — Екатерина Манова (1нче гимназия)
III урын — Мария Субботина (1нче лицей)
Егетләр
I урын — Савва Пенкин (2нче гимназия)
II урын — Константин Кунгуров (2нче лицей)
III урын — Ярослав Комаров (кадет мәктәп-интернаты)

Студентлар
Кызлар
I урын — Карина Новикова (КИУ)
II урын — Софья Чурбанова (КИУ)
III урын — Регина Ногманова (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы)
Егетләр
I урын — Алексей Кондратинский (медицина училищесы)
II урын — Илья Понамарев (медицина училищесы)
III урын — Станислав Кольцов (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы)

Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре
Хатын-кызлар
I урын — Анастасия Конорова (4 нче мәктәп)
II урын — Ольга Якунина (ТР буенча 12нче номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе)
III урын — Эльмира Фазлыева (4нче мәктәп)
Ир-егетләр
I урын — Алексей Гордеев (5нче СИЗО)
II урын — Айрат Камалов (ТР буенча 12нче номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе)
III урын — Валерий Белов (5нче СИЗО)

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары
I урын — Юрий Зайцев
II урын — Сергей Шигаев
III урын — Олег Кирсанов

Ветераннар
I урын — Дамир Саттаров
II урын — Андрей Платонов
Хатын-кызлар
I урын — Галина Комиссарова

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр:
Коляскада (автомат) йөрүчеләр
I урын — Оксана Большакова
II урын — Любовь Боганова
III урын — Александр Шартов

Коляскада (механик) йөрүчеләр
I урын — Андрей Лобов
II урын — Гомәр Нәҗметдинов
III урын — Дмитрий Бесмелов

Йөгерүнең файдасы
— Йөгергәндә буыннар һәм сеңерләр барысы да диярлек эшли. Хәрәкәт нәтиҗәсендә кан әйләнеше яхшыра һәм тәннең бөтен әгъзалары, тукымалары кислородка туена. Шулай ук кан тамырларына уңай йогынты ясала һәм йөрәккә янаучы төрле авыруларга юл ябыла.
— Күп хәрәкәтләнү организмны чыныктыра, аның эшкә сәләтлелеген арттыра.
— Йөгерү кешенең тәненә куаныч, канәгатьлек, дәрт кебек уңай тойгылар тудыручы гормоннар — эндорфиннар таралуын тәэмин итә.
— Йөгерүчеләрнең нерв
күзәнәкләре ныграк була, алар тиз кызып китми, хис-тойгыларын тезгендә тота ала, күңел тетрәнүләрен җиңелрәк үткәрә.
— Сулыш юлларын чистартырга, үпкәсен киңәйтергә һәм көчәйтергә теләгәннәргә дә йөгерү файдалы.
— Йөгерүне гадәткә керткән кешеләрнең акыл дәрәҗәсе үсә, ми эшчәнлеге яхшыра.
— Йөгерүне гадәткә кертсәгез, иммунитетыгыз көчәеп китәр. Байтак чирләр, бигрәк тә салкын тию белән бәйлеләре, сезне урап үтә башлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев