Көз көне җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арта
Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында Эдуард Хәсәнов балаларны яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә, ә машина йөртүчеләрне юлда бик сак булырга өндәде
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Районның башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Эдуард Хәсәнов, очрашуны ачып, юлларда вакыйгалар статистикасын яңгыратты.
— Бу елның 9 аенда район юлларында 39 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 52 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды. Чагыштыру өчен: узган ел 51 юл-транспорт вакыйгасы булган, 72 кеше зыян күргән, 6 кеше һәлак булган. Балигъ булмаганнар катнашы белән 11 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, 13 бала зыян күргән. Саннар кими, әмма һәрбер авария — бу зур фаҗига, — дип ассызыклады Эдуард Рөстәм улы. Вакыйга килеп чыгуның төп сәбәпләре дә аталды: болар –каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру, юл чатларын узганда кагыйдә бозу.
Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Вәлиуллин үзенең докладында билгеләп үткәнчә, килеп чыккан аварияләрнең 46 проценты — болар транспорт чараларының бәрелешүе. Шулай ук җәяүлене бәрдерүнең 10 очрагы теркәлгән. Ул көз җитү белән әлеге проблеманың кискенләшүен билгеләп үтте, мөһим мәгълүматлар китерде.
— Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләр катнашы белән килеп чыккан аварияләрне бермә-бер киметә. Җәяүлеләр, аеруча балалар белән иң күп аварияләр октябрь–ноябрь айларына туры килә. Мондый вакыйгаларны кисәтү максатыннан «Яктырт» акциясе үткәрелә, — диде Илдар Илфар улы.
Утырышта юл иминлеге кагыйдәләрен дорфа рәвештә бозу статистикасына аерым тукталдылар.
–9 ай эчендә исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 105 очрагы теркәлгән. Бу кагыйдәләрне бозу гына түгел, ә машина йөртүченең, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына һәм гомеренә куркыныч янау. Шулай ук автомобиль белән идарә итүнең 54 очрагы һәм 2 меңгә якын иминлек каешын эләктермәү белән бәйле очраклар ачыкланды, — дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы
Утырышта аерым игътибарны юлларда балалар иминлегенә юнәлттеләр. Белем бирү учреждениеләре янәшәсендәге урам-юл челтәрен төзекләндерү буенча эшләнгән эшләр хакында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хамматов сөйләде (редакциядән: 23 октябрьдән ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе).
— Уку елы башланганчы «Транссигнал» компаниясе белән берлектә без барлык белем бирү учреждениеләре тирәсендә урам-юл челтәренең комплекслы аудитын үткәрдек. Аның нәтиҗәләре буенча күп кенә мөһим эшләр: җәяүлеләр юлларына, мәктәп автобусларына һәм балаларның оешкан төркемнәренә аерым игътибар биреп, күрүчәнлекне арттыручы яңа билгеләр урнаштырдык, — дип хәбәр итте докладчы.
Шулай ук искергән яктырткычлар яхшы, нәтиҗәле энергияле яктырткычларга алыштырылды. Алар якты, тигёз яктырта, шуның белән җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын да киметә.
Айрат Хамматов үзенең чыгышында заманча инфраструктура гына үзеннән үзе йөз процент иминлек гарантияләмәвенә басым ясады. Биредә мөһим рольләрнең берсе ата-аналар һәм педагоглар җилкәсенә төшә. Ул шулай ук төрле структураларның уртак эшчәнлегенең мөһимлеген дә билгеләп үтте.
— Уртак рейдлар өйрәтү акцияләре аша хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчеләр белән тыгыз хезмәттәшлегебез шәһәрдә чын-чынлап имин мохит тудырырга ярдәм итә, — диде ул.
Көн тәртибенең тагын бер пункты булып яңа уку елына мәктәп автобусларының әзерлеге торды. Доклад белән «Нур-Сервис» компаниясе директоры Илдар Ситдыйков чыгыш ясады.
–Быелгы уку елында без районның 25 торак пунктыннан 177 баланы йөртәчәкбез, — дип сөйли Илдар Ильяс улы. — Көн саен 17 мәктәп автобусы маршрутка чыга, алар 15 мәктәпкә укучылар китерәләр.
Докладчы әйтеп үткәнчә, барлыгы 17 маршрут расланган. Аларның гомуми озынлыгы 1840 километр тәшкил итә.
Чыгышта транспортның техник төзеклегенә өзлексез игътибар ителүе хакында да әйтеп үтелде. Барлык автобуслар да сезон алдыннан техник тикшерү узганнар. Тикшерү барышында Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре транспорт чараларының торышына зур игътибар бирәләр. Иминлек каешларының булуы һәм төзеклеге, тахографлар, ГЛОНАСС системасы, тормоз системасының һәм яктылык приборларының төзеклеге, шин протекторының таушалу дәрәҗәсе аерым контрольдә. Балаларны йөртү иминлеге шулардан да тора. Моңардан тыш, автобуслар ай саен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә.
Утырыш барышында башка мәсьәләләр буенча да докладлар тыңланды. Шәһәр пассажир йөртүләре, автобус паркының торышы һәм нинди машина йөртүчеләргә автобус йөртергә рөхсәт ителүе хакында «Экспресс» компаниясенең җитәкчесе Сергей Королев сөйләде. Моңардан тыш, суд приставлары хезмәтенең Чистай районы суд приставы-башкаручысы Ринат Сатдаров исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрдән штрафлар түләтү һәм җәзаларны үтәтү эшләре хакында хисап тотты. Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Дамир Хәсәнов яшьләр оешмаларын юлларда имгәнүләрне кисәтү эшләренә җәлеп итү турында сөйләде
Шулай ук утырышта юл хезмәтләренең кышкы сезонга әзерлеген тикшерделәр. Доклад белән «Индустрия» ширкәте директоры Рамил Ситдыйков чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, шәһәр территориясенә 23 махсус техника һәм эшчеләр бригадасы җәлеп ителде, алар җәяүлеләр кичүләрен, тукталышларны һәм тротуарларны чистаралар.
— Кышкы чорга юл өслекләрендәге бозлавыкларны бетерү өчен 3500 тонна ком-тоз катнашмасы, шулай ук 700 тонна чиста ком әзерләнде. Алар 20 миллион квадрат метр юлларны эшкәртүгә исәпләнгән. Карны чыгару өчен башка оешмалардан өстәмә 10 кар чыгару машинасы җәлеп итү планлаштырыла, — дип хәбәр итте Рамил Ситдыйков.
«Чистай Автодор» ширкәтенең генераль директор урынбасары Олег Солонин кышкы сезонга предприятиенең әзер булуы хакында хәбәр итте.
–Предприятие 286 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтә. Компания карамагында 2025-1026 елларның көзге-кышкы чорына юл челтәрен тәэмин итү өчен барлык кирәкле техника һәм механизмнар бар, — дип билгеләп үтте докладчы.
2нче номерлы лицейда балалар имгәнүләрен бетерү буенча чаралар турында белем бирү учреждениесенең директоры Руслан Зелинский сөйләде. Ул лицейчылар актив катнашкан даими иминлек дәресләренә, тематик олимпиадаларга һәм кисәтү акцияләренә тукталды.
Муниципаль районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү чараларын урнаштыру мәсьәләсе дә каралды. Әлеге темага доклад белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе начальнигы Олег Кирсанов чыкты. Ул хәбәр итүенчә, Чистай районында фото һәм видео теркәүләрнең 14 стационар комплексы эшли, шуларның 6сы шәһәрдә, 8е федераль һәм республика билгеләнешендәге трассаларда. Көн саен аларга 5 күчмә һәм 1 мобиль радар өстәлә.
–Заманча камералар юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 төрен ачыкларга сәләтле, шуның белән алар юлларда иминлек булдыруга саллы өлёш кертәләр, — дип ассызыклады Олег Степанович.
Утырышка йомгакны комиссия рәисе ясады. Эдуард Хәсәнов билгеләп үткәнчә, район юлларында иминлек булдыру буенча планлы эш алып барылуы күренә. Әмма тагын да активрак эшләргә кирәк.
— Бу айларда аерым игътибарны җәяүлеләргә, аеруча балаларга бирергә кирәк. Көннең кыскаруы сәбәпле, бәрдерү куркынычы арта. Ата-аналарның балаларын яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итүләрен, ә машина йөртүчеләрнең җәяүлеләр кичүләрендә һәм торак зоналарда тагын да саграк, игътибарлырак булуларын сорыйм. Безнең уртак бурычыбыз — статистика саннарын гына киметү түгел, ә кешеләр гомерен, сәламәтлеген саклау. Власть, хокук саклау органнары һәм гражданнар ярдәмнәре белән генә без Чистай районы юлларын чын-чынлап имин ясый алачакбыз, — дип ассызыклады Эдуард Хәсәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев