«Кояшкай»га әйләнеп кайту теләге зур
Шәһәр читендә урнашкан «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда икенче сменада 80 малай һәм кыз ял итә, иң кечкенәләренә – җиде, ә иң зурларына 15 яшь.
Бирегә күбесе кабат килгәннәр
Алга карап эш итүче ата– аналар юлламалар сатып алу турында алдан ук кайгыртканнар. Балаларның «Кояшкай»га эләгү теләге зур! Күңелле яшьтәшләре компаниясендә урман үләннәренең, ылыслы агачларның хуш исе килеп торган табигать кочагында күңел ачу чаралары белән тулы канлы тормыш рәвеше аларны җәлеп итә.
Малайларның һәм кызларның күбесе биредә икешәр смена ял итәләр һәм ел саен монда ашкыналар. Шуңа күрә ял итүчеләрнең күбесе – гомуми санның 80 проценттан артыграгы лагерьга кабат килүчеләр. Менә минем яңа танышларым да шундыйлардан.
– Биредә бервакытта да күңелсез булмый! – диләр бертавыштан Марина Заболонская, Юлиана Коноплева, Никита Гобәйдуллин һәм Даниил Панаев, мин аларны күңел ачуларда катнашудан беразга бүлдереп тордым. Без килгән көнне лагерьда Сабантуй үтә иде. Ә кич белән, сүз уңаенда, «Көйне таны!» уены булырга тиеш. – Күңел ачулар, яңа дуслар, әйдаманнар – менә дигән! Гомумән, шәп!
– Ә мин бу лагерьда беренче тапкыр ял итәм, – ди җирле пляжда дус кызлары белән комнан корылма төзүче мөлаем кыз. – Миңа биредә су коену да, линейка да, төрле конкурслар һәм дискотекалар да ошый... Лагерьда барысы да кызык, мавыктыргыч!
Танышабыз: Варя Чугунова быел өченче сыйныфта укыячак. Сүз уңаенда, бу лагерьда балаларга коену рөхсәт ителә, кызыну өчен чиста ком да бар. Лагерь янында елга төбе тулысынча тикшерелгән. Йөзү буенча инструктор бар.
Әйдаманнар – менә дигән!
Күпчелек малайлар һәм кызлар кебек үк әйдаманнар да бу лагерьны үз иткәннәр, эш тәҗрибәләре дә зур. Алар барысы да креатив, мавыгучан, балаларны үз артларыннан алып барырга сәләтлеләр – нәкъ менә лагерьның алыштыргысыз начальнигы Марина Елисеева сыман. Сыналганнар арасында Никита Елисеев һәм Артур Мостафинов та бар.
Артур биредә алтынчы ел рәттән эшли. Ир-егет сүзләренә караганда, аның өчен «Кояшкай»ны башка лагерьга алыштыру хыянәт булыр иде. Балалар белән аралашу аңа чын рәхәтлек бирүе һәм бу эшкә аның бөтен көчен куюы күренеп тора. Күпчелек балаларның, бигрәк тә кызларның нәкъ менә әлеге төркемгә алуларын сораулары гаҗәп түгел, биредә барысы да Артур Сергеевичны ярата.
– Малайлар һәм кызлар мине бала чагыма кайтаралар, – ди Артур. – Алар миңа тынгысыз, тиктормас, энергияле булулары белән эшләргә көч бирәләр. Әгәр син әйдаман икән, син балалар белән бер дулкында булырга, алар кебек фикерләргә, аларның мавыгуларына төшенергә тиешсең.
Әлеге лагерьга килергә теләүчеләр бик күп. Яңа гына төзелгән түбәсе ябылган клуб һава торышы начар булганда чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Артур белән бергә беренче отрядта Алена Хмелева эшли, аны мин волонтерлык эшчәнлеге буенча да бик яхшы беләм.
– Әйдаман эше сиңа нәрсә бирә? – дип кызыксынам кыздан.
– Мин – булачак укытучы, Алабуга педагогия институты студенты һәм балалар белән аралашып, тәҗрибә туплау миңа файдага гына булачак. Әлбәттә, җиңел түгел, чөнки без тәүлек әйләнәсендә эштә, балалар өчен җавап тотабыз. Аларның дусты булып калу өчен үзеңә дә креатив булырга, аларның игътибарга лаек идеяләрен отып алырга һәм тормышка ашырырга ярдәм итәргә кирәк.
Бу юлы әйдаман вазифаларын Камилә Зөлкәрнәева педагог–оештыручы вазифасына алыштырган. Без линейка вакытында нәкъ менә аның кулыннан «Олимпия уеннары»нда ирешкән уңышлары өчен отряд командирларының лаеклы бүләкләр алуларын күрдек.
– Үткән көнгә йомгак ясау, корпуста тәртипне контрольдә тоту, әйдаманнарның эшен планлаштыру – болар барысы да минем һөнәри вазифаларыма керә, – ди Камилә. – Мин үземнең барлык әйдаманнарым белән таныш, алар менә дигән! Гомумән, безнең коллектив, барлык белгечләрне, медицина хезмәткәрләрен, пешекчеләрне дә исәпкә алып, бик яхшы. Ә аны Марина Александровна җитәкли. Ул инде тугызынчы ел рәттән лагерь начальнигы.
Шунысы кызык, Артур Мостафинов, Константин Тюлькин һәм Камилә Зөлкәрнәева төрле елларда «Ел студенты» муниципаль конкурсы гран– приена лаек булганнар.
... Балалар йокларга яталар, ә әйдаманнарның лагерь начальнигы белән планерка башлана: алдагы көнне ничек тулыландырырга, тиктормас, тынгысыз малайларның һәм кызларның теләкләрен, кызыксынуларын исәпкә алып, ничек гаҗәпләндерергә.
«Кояшкай» зураячак!
Биредә һәр процедурага махсус көй сайлаганнар. Йокыдан бер көйгә уяналар, икенчесенә йокыга талалар. Ашханәгә чакырып та шаян көй уйный. Мунча да ял итүчеләр күңеленә хуш килгән.
– Әлеге лагерь 1956 елда файдалануга тапшырылган. Чыннан да, ял итәргә теләүчеләр саны елдан– ел арта бара, әмма барысын да кабул итәргә мөмкинлек юк, – дип билгеләп үтә Марина Елисеева. – Әмма тиздән яңа корпус төзү планлаштырыла. Моңа, шулай ук лагерьны эчке ремонтлауга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.
Күпчелек малайлар һәм кызларның шушы лагерьда ял итү өстенлекләрен бәяләүләре сөендерә, шуңа күрә аларның кабат киләселәре килә. Бернинди реклама да кирәк түгел! Иң мөһиме, алар актив, барлык чараларда бик теләп катнашалар. Кыскасы, шәһәр ыгы– зыгысыннан, тавыштан читтә рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, каникуллар бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев