Ковидны ничек вакытында ачыкларга һәм нәтиҗәләрен бетерергә.
«Миндә депрессия, башымда томан, суларга авыр, йөрәк авырта, бик тиз арыйм, чәчләрем учлап дигәндәй коела...» Үзегезне таныйсызмы? Шулай икән, димәк, сезне ковид читләп үтмәгән дигән сүз.
«Омикрон» һәм COVID-19ның башка штаммнары нинди авыр нәтиҗәләргә китерә? Дөрес дәва бирү өчен проблеманы ничек вакытында ачыкларга? Шушы темага Чистай үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Эллина Микрюкова белән әңгәмә кордык.
– Күп кенә пациентлар коронавирус инфекциясеннән терелгәннән соң үзләренең сәламәтлекләренә зарланалар. Симптомнар төрле-төрле: чәч коелудан алып тромбозга кадәр. Болар шуның кадәр киң таралган ки, ковидтан соңгы синдромны авыруларның халыкара классификаторына керттеләр. Коронавирус инфекцияле авырулар рәтенә керсә дә, бу авыру мультисистемалы авыру, гадирәк итеп әйткәндә, теләсә кайсы органны зарарларга мөмкин, – дип сөйли Эллина Алексеевна.
Пандемия вакытында безнең ил терри торисендә төрле штаммнар булды, соңгы вакытта «омикрон» шау-шу куптарды. Элегрәк коронавируска өлкәнрәк буын дучар ителсә, соңгы дулкын исә яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кагылды.
«Омикрон», үзеннән алда килгән штаммнар кебек үк, нерв системасын зарарларга, шулай ук балаларда системалы ялкынсынулар китереп чыгарырга мөмкин. Дәваханәдән чыккач та пациентлар «башта томан» булуына зарланалар, шулай ук тавыш югалырга, канның составы һәм консистенциясе үзгәрергә мөмкин.
– Баш мие, шулай ук йөрәк, нерв сис темасы белән бәйле булган куркыныч симптомнарны аерып күрсәтергә мөмкин. Хроник авырулар көчәя. Еш кына ковид йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәйтә. Әлеге патология пациентларның өчтән бер өлешендә күзәтелә, дәваханәгә салу очраклары 6, үлем куркынычы 12 тапкырга арта. Ковидтан үлүче пациентларның 67 проценты йөрәк һәм кан таырлары белән авыраган кешеләр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары ягыннан бик еш кына йөрәк тибеше, кан басымы уйнау күзәтелә. Инфекция китереп чыгарган кискен ялкынсыну реакциясе йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмаган пациентларда авыруны кискенләштерергә, кайберләрендә аритмияне көчәйтергә мөмкин. Ковидтан соңгы синдром булган фиброз да, кызганычка каршы, иң катлаулы авыруларның берсе. Чистай үзәк дәваханәсенең терапея бүлегендә авыр коронавирус инфекциясеннән 22 пациент дәваланды, шуларның 7 се, ни кызганыч, үлем белән тәмамланды.
Неврологка коронавирус белән авыраганнан соң хәтер югалуы, баш авыртулары, баш әйләнүе, йокысызлыктан, буыннар, мускуллар авыруыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Әгәр дә йокыны һәм ялны нормальләштерү дә ярдәм итми икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коронавирус белән авыручыларда ишемик инсульт булу куркынычы күп тапкырлар арта. Ковид билгеләре башланганнан соң беренче атнада бу куркыныч 6 тапкыр арта.
Яңа коронавирус инфекциясе сиптомнарсыз үткән авыруларда да инсульт килеп чыгарга мөмкин. Еш кына пациент авыруның ике атна дәвам итүче продрамаль стадиясенә керә, әмма үзен әйбәт хис итә, бернигә дә зарланмый.
Әгәр дә безгә инсульт кичергән кеше килсә, РКТ үткәрәбез – баш миен һәм үпкәләрне тикшерәбез, коронавирус инфекциясенә йоткылыктан тест өчен мазок алабыз. Бу очракта без пациентны Казанның 7нче номерлы дәваханәсенә озатабыз. Кайчакта инсультка охшаган билгеләр баш миендә патология булмаган очракта ковид-инфекцияне яшерергә мөмкин, бу очракта авыруны 2нче номерлы йогышлы авырулар дәваханәсенә салабыз.
Ике ел эчендә әлеге профильдәге мед учреждениегә 30 кеше күчерелгән. Коронавирус белән авыраган һәр дүртенче кешедә үпкә артериясендә тромбоэмболия билгеләре күренә.
– 2020-2021 елларда стационарда 15 пациент яткан. Агымдага елда –7 кеше, – дип ачыклык кертә Эллина Микрюкова.
Әгәр дә барысы да билгеле булса, катлаулануларны кисәтү буенча тәкъдимнәр дә аңлаешлы булырга тиеш.
– Пандемия башында ук тромбозлар булдырмау өчен кан сыегайтучы препаратлар кулланырга кирәклеге билгеле булды. Кызганычка каршы, авыр тромба авырулары, нәкъ менә үпкә артериясе тромбоэмболиясе ешрак очрый башлады. Антикоагулянтларны куллану, аның дәвамлылыгын бары табиб кына билгели ала.
Шуны да әйтергә кирәк, биредә аспирин гына булышмый, ул кан күзәнәкләренә-тромбоцитларга тәэсир итә, ә коронавирус инфекциясе кан оюның плазма факторын үзгәртә. Сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тартмау, сәламәтлекне сакларга һәм авыруларны азайтырга ярдәм итә.
Әгәр кешедә бу билгеләрнең берсе дә булмаса, табибка профилактика максатында барырга кирәк. Коронавирус инфекциясе кичерүчеләр өчен тирәнәйтелгән диспансерлаштыру программасы гамәлдә. Атна саен үткәрелүче киңәшмәләрнең берсендә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов табибларга моңа аерым игътибар итәргә күрсәтмә бирде. Тирәнәйтелгән диспансерлаштыруның барышы турында поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Елена Мишкина сөйләде.
– Тирәнәйтелгән диспансерлаштыру ковидтан соң булган катлаулануларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Беренче этапта кандагы кислородны үлчәү үткәрелә, 6 минут йөрү белән тест, спирометрия, канның гомуми клиник һәм биохимик анализы, Д-димер концентрациясен билгеләү, күкрәк читлеге органнарына рентген үткәрү, табиб-терапевт кабул итүе. Икенче этапта пациент эхокардиография, үпкәләргә компьютер томографиясе, аякларның кан тамырларына ике комплекслы сканирование үтә, – дип билгеләп үтә Елена Алекандровна.
Шулай итеп, тирәнәйтелгән диспансерлаштыруны узган ел 1188, быел 81 кеше үтте. Болар коронавирус белән авыраган вакытта табибка мөрәҗәгать итүчеләр, тиешле дәвалаучылар һәм федераль регистрга кертелүчеләр.
Ковид – бөтенләй яңа авыру. Якын арадагы 7-8 һәм аннан күбрәк елларда неврологлар, кардиологлар, трансфузиологлар коронавирус турында яңа мәгълүматлар туплаячак. Үз сәламәтлегегезне сак лагыз, ул – кеше бәхетенең иң мөһим өлешләренең берсе.
Инсульт билгеләре
- Бер яктагы аяк-кулда хәлсезлек яисә бөтенләй хәрәкәтләнмәве
- Йөзнең чалшаюы
- Сөйләм бозылу
- «Башка суккан кебек» кисәк килеп чыккан баш авыртуы (еш кына күңел болгану, косу)
- Аңны югалту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев