Котыру чире белән авыручы хайваннарны ничек белергә
Экспертлар кыргый һәм йорт хайваннарыннан йогышлы чирләр күчү куркынычы арту турында кисәттеләр
Татарстанда котыру чире: үлем куркынычы һәм Роспотребнадзордан вакциналаштыру кагыйдәләре
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе экспертлары котыру чиренең үлем куркынычы тудырган чир булуын, аңардан дәва булмавы хакында искә төшерә. Үзеңне һәм йорт хайваннарын саклауның бердәнбер юлы – бу котыру чиренә каршы үз вакытында вакцина ясау.
Кешегә үлем вирусы йогышлы авыру иярткән хайванның селәгәе аша күчә. Татарстанда котыру чирен китереп чыгаручылар булып төлкеләр, бүреләр һәм янутка охшаган этләр тора. Йорт хайваннары урамда йөргәндә яисә алар белән бәйләнешкә кергәндә авыру йоктырырга мөмкин.
Соңгы вакытта белгечләр кимерүчеләрдә: күселәрдә, байбакларда һәм тиеннәрдә дә котыру чире очравын теркиләр. Авыл хуҗалыгы хайваннарының ерткыч хайваннардан зыян күрүе аеруча сагайта, бу исә алар белән бәйләнешкә кергәндә яисә азык-төлек кулланганда кешегә турыдан-туры куркыныч тудыра.
Йогышлы авыру иярткән хайванны үзен гадәти булмаганча тотышыннан белергә мөмкин. Котыру билгеләрен ике очракта белергә мөмкин.
- Артык агрессия.
- Табигый булмаган дуслык, кешеләр алдында курку хисе югалу.
Әлеге ике вариант та бик куркыныч, чөнки вирус нерв системасын зарарлый, кыргый яисә хуҗасыз хайваннар үзләрен ничек тотасыларын һич тә белеп булмый.
Котыру чире ияртүне кисәтү өчен Роспотребнадзор белгечләре түбәндәге саклану чараларын күрергә тәкъдим итә:
- Даими рәвештә йорт хайваннарына прививка ясарга (этләргә һәм песиләргә).
- Хуҗасыз һәм кыргый хайваннар белән аралашудан качарга.
- Кыргый хайваннарны җәлеп итмәс өчен азык-төлек калдыкларын алар килеп ашый ала торган җирләрдә калдырмаска.
- Хайваннар тешләгән очракта яраны су һәм сабын белән юарга, антисептик белән эшкәртергә һәм тиз арада якындагы травпунктка яисә дәваханәгә вакцина ясату өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев