Котыру авыруы барлыкка килү мөмкинлегенә юл куймаска кирәк
Без хайваннар авырулары, алар белән көрәшү һәм аларны кисәтү чаралары турында мәкаләләр циклын бастырып чыгаруны төгәллибез.
Татарстан районнарының берсендә күптән түгел котыру буенча карантин кертелде. Тукай районында төлке шәхси йортның ишегалдына кереп, тавыкларны буып үтергән. Хуҗа төлкене үтергән, шуннан соң ветеринарларга мөрәҗәгать иткән.
– Котыру – кискен вируслы йогышлы авыру, ул үзәк нерв системасын зарарлый, – дип хәбәр итте дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге инспекторы Евгений Кулясов. – Ул үсеш алган авыруның махсус дәвалау чаралары булмау белән характерлана һәм үлемгә китерә. Соңгы елларда безнең илдә хайваннар арасында котыру буенча хәл киеренке булып кала, әлеге авыру теркәлгән төбәкләр санының артуы күзәтелә.
Ветеринария лабораториясе белгече, урынга баргач, хайваннан анализлар алган. Соңрак билгеле булганча, өч яшьлек төлке котыру авыруыннан җәфа чиккән. Карантин сәбәпле, йорт хайваннары белән сату итү, терлек ите куллану һәм сөт куллану чикләнгән. Йорт хайваннарының һәм авыл хуҗалыгы терлекләренең авыруы кешеләр арасында чир йоктыру куркынычын арттыра. Күпчелек очракта йорт хайваннары кешеләрне тешли.
Кыргый хайваннар (бүре, төлке, ярканат, бурсык, ак төлке һәм кимерүче хайваннар) авыру чыганагы булып торалар, чөнки әлеге хайваннар табигатьтә котыру вирусы «саклыйлар», аны бер-берсенә ияртәләр һәм йорт хайваннарына (эт, песи, сыер, сарык, ат) йоктыралар.
Вирус авыру хайванның селәгәендә була. Кешедә ул авыручы хайван тешләгәндә ярага селәгәй белән вирус эләгу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру шулай ук тәндәгe, xәтта күзгә күpeнмәгән җәрәхәткә авыру хайваннарньң селәгәе тигән вакытта да йогарга мөмкин. Бигрәк тә кеше өчен бит һәм кул бармакларынын җәрәхәтләнүе куркыныч.
Котыру авыруы кешедән кешегә, гадәттә, күчми. Авыру хайван тешләгәннән соң беренче көннәрдән үк югары нәтиҗәле препаратлар кертү котыру авыруы йогудан ышанычлы саклавын белергә кирәк.
– 2017 елда Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре 2,5 меңнән артыграк эткә һәм песигә, 18 мең мөгезле эре терлеккә профилактик иммунизация үткәрделәр, – дип билгеләп үтте Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. – Моннан тыш, егерь һәм ау белгечләре белән берлектә язын, җәен һәм көзен кыргый ерткыч хайваннарны иммуналаштыруны башкардылар. Шушы кисәтү эшләре ярдәмендә узган ел районда хайваннар арасында котыру авыруының бер очрагы да теркәлмәде.
Киләчәктә дә котыру авыруы барлыкка килү мөмкинлегенә юл куймас өчен хайваннарга прививка ясатыгыз. Киресе булган очракта аларны инде коткарып калып булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев