Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коткаручы-водолаз Виктор Данилов үз һөнәре турында сөйләде

Виктор Александрович Данилов – егерме елдан артык тәҗрибәсе булган коткаручы-водолаз.

 Водолаз булып ул 90нчы елларның икенче яртысыннан бирле эшли. Аның эш урыны – Татарстан Республикасының эзләү-коткару хезмәте һәм ул елның төрле вакытында суда кешеләрне нинди куркынычлар сагалаганын бик яхшы белә. Елга водолазы эшенең үзенчәлекләре нәрсәдә? Ничек водолаз булалар? Аның белән шул хакта сөйләшәбез.

 

– Виктор Александрович, кыш – водолаз өчен кайнар вакытмы? Әллә водолаз кышын тынычланамы: елга боз белән капланган бит?

– Кышның нинди булуына бәйле. Кайчакта башта кар ява, аннары салкыннар башлана. Елга тулысынча туңып өлгерә алмый, кар белән капланган җылулар барлыкка килә. Анда машиналар да, кешеләр дә төшеп китә.

Чулманның Чистай урнашкан ягында елга начар туңа торган урыннар бар. Зур тирәнлекләр, әйләнешләр – аерым алганда, Текә Тау янында һәм Кубас тирәсендә бар. Ә Текә Тау янында ел дәвамында бик күп балыкчылар утыра. Беркем бернидән дә курыкмый. Барысы да: мин гомер буе Чулманда, гомер буе балык тотам, минем белән берни дә булмаячак дип уйлыйлар.

Әле күптән түгел генә, көз көне, биш кеше көймәдә караңгыда өйләренә кайтып барганда нәрсәгәдер барып төртелгәннәр, икесе исән калды, өчесе батып үлде. Өсләрендә жилетлар юк иде. Аның каравы, жилет гомерне саклап кала ала. Өстәвенә, ул җилдән яхшы саклый, аңарда җылырак. Әгәр жилетта боз астына төшеп китсәң, сине агым алып китәргә өлгерми. Ләкин барысы да: минем белән берни дә булмаячак, дип уйлыйлар. Үз-үзеңә артык ышану яхшылыкка китерми.

 

– Һәр балыкчы, мөгаен, бәлагә очраган берәр кешене беләдер.…

– Әлбәттә, үзләренең дә төшеп киткәннәре бар. Хәтта кайвакыт күз алдында берәрсе төшеп китә, ләкин балыкчылар ярдәм итәргә бармыйлар, алар бернинди җаваплылык та тотмаячак. Һәм бу, гомумән, дөрес. Ярдәм чакырачаклар.

Кайчагында су астыннан җитмеш яшьлек балыкчыларны да чыгарган бар. Алар турында: ничек шулай килеп чыккан инде, ул гомер буе суда бит! Су хаталарны кичерми. Андый кешеләр үзләренең якыннарына күпме кайгы китерәләр. Аннары алар аркасында башкаларга үз гомерләрен куркыныч астына куярга туры килә. Чөнки ничек була? Кеше гади киемнән юка боз буйлап бара һәм су астына китә. Ә водолазга 50-60 килограммлы кирәк-ярак белән аны чыгарырга кирәк. Әлбәттә, мондый авырлыктагы кирәк-яраклар белән боз тотмаячак.

 

– Водолазларның кышкы һәм җәйге кирәк-яраклары аерыламы?

– Әлбәттә. Кышын бу җылы эчке кием дә, йөк тә күбрәк. Өстәмә йөзүчәнлек килеп чыга, кешегә грунтка төшәргә авыррак. Җәй көне костюм һәм кирәк-яраклар җиңелрәк, су астында үзеңне җиңелрәк хис итәсең. Ләкин авыр кирәк-яраклар булганда да су астында җирдәгегә караганда күпкә җиңелрәк. Су астында баткан кеше 5-7 кг кебек тоела. Аны бер кул белән тотып була. Чөнки кеше, нигездә, судан тора.

 

– Водолазлар өчен тагын нинди куркынычлар бар?

– Бездә, Акъярда, ахрысы, бер очрак булды. Анда әллә тракторчы, әллә комбайнчы батып үлгән. Андагы буага водолаз төшәргә мөмкин түгел дә кебек: бу су баскан урын, су астында куаклар, агачлар гына. Без чистартырга тырыштык, төштек, тросларны агачларга эләктердек һәм, әзерлек белән шөгыльләнгән арада, берничә көннән ул калкып чыкты, беркайда да эләгеп калмаган.

Безнең отряд өстендә җиде район. Сулыкларның барысын да син белмисең, карталар юк, су төбен үзебезгә үлчәргә һәм зур саклык белән төшәргә туры килә. Башта, ничә яшьтә булуларына карамастан, иң тәҗрибәле кешеләр бара. Чөнки яшьләр кызу канлы. Хәер, бездә яшьләр дә юк. Хәзер бит безнең илдә водолаз мәктәпләре күпкә кимеде. Бу Советлар Союзы таркалганнан соң зыян күргән күп кенә һөнәрләрнең берсе. Мин сәнәгый водолазлар белән дә сөйләштем – шулай ук ил буенча эш бик күп, ә эшләргә кешеләр җитмәвен раслыйлар.

Гәрчә безгә экскурсиягә мәктәп укучылары килеп торалар. Малайлар водолаз битлекләрен кияләр, аларга бик ошый. Җиһазларны күтәреп карыйлар, ә ул авыр бит, без спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип әйтәбез. Алар: «Шөгыльләнербез!» – дип җавап бирәләр.

 

– Безнең илдә тагын кай­да водолаз һөнәрен үзләш­терергә мөмкин?

– Воронежда бик яхшы водолаз мәктәбе бар. Иң борынгы, иң көчлеләрнең берсе. Анда водолазлар үзләре, табиб-физиолог­лар укыта, алар барысы да китаплар авторлары, су астында имин эш итү буенча кагыйдәләр җыелмасы төзегәннәр. Алар – водолазлык эшенең чын осталары. Севастопольдә дә мәктәп бар, әмма хәрби водолазлар өчен. Аны тәмамлаганнан соң да гражданлык эшләрендә эшләргә мөмкин, әмма яңадан өйрәнергә кирәк. Бу чын мәктәпләр, онлайн түгел.

 

– Ә водолазлар өчен он­лайн-мәктәпләр дә буламы?

– Әйе, була икән. Бу хакта белгәч, без үзебез дә шаккаттык. Әйе, кагыйдәләрне һәм шартлы водолаз сигналларын өйрәнергә мөмкин. Әмма боларның барысын да практикада ничек өйрәнергә? Минем, закон буенча, уналты сәгать су астында өйрәнүләр булды.

 

– Яшь кешене водолазлыкка укырга нәрсә этәрергә мөмкин? Акча? Азарт? Хезмәт нәтиҗәләреннән канәгатьлек алу?

– Хәзер акча заманасы. Әгәр андый кеше шәп квалификация, су астында кисү һәм эретеп ябыштыру, грунт юдыру күнекмәләре һәм башкаларны үзләштерсә, мөгаен, ул яхшы акча эшләячәк. ГЭСларда, шлюзларда, су алу җайланмаларында шулай ук водолазлар эшли, аларга даими хезмәт күрсәтәләр, чистарталар. Сезнең бу эштән рәхәтлек алуыгыз икеле – бу бит Урта диңгездә битлек белән чуму түгел, бу эш.

Дөньяда да безнең водолаз­ларның даны зур. Анда безнең уку турындагы таныклыклар гамәлдә түгел, әмма безнең егетләрне водолаз мәктәпләренә теләп алалар, үз нормативлары буенча укытып чыгаралар. Шулай да безнең мәктәпләр – дөньяда иң яхшыларның берсе. Ә безнең егетләр, нигездә, курку белмәс. Алар: миңа моны эшләргә кирәк һәм мин моны эшлим дип уйлыйлар. Ә аларның водолазлары, берәр нәрсә килеп чыкмаса, ташлап китәләр. Менталитет башка. Бездә хәтта су астында водолазның костюмы ертылса да, ул, мөмкин булса, эшен ахыргача эшләп бетерергә тырыша.

 

– Кессон авыруы кебек нәрсәләр елгада водолазларга янамыйдыр, мөгаен?

– Декомпрессия авыруын елгада да алырга мөмкин, әгәр су астыннан, унике метр тирәнлектән билгеле бер график буенча чыкмасаң. Бу кешегә дә бәйле. Кайберәүләр әллә ни өзлегүләрсез утыз метрга төшә ала, ә кайберәүләрнең инде өч-сигез метрда колаклары авырта башлый. Гражданлык табиблары да водолазларның үзенчәлекле авыруларын билгели белмиләр, авыруга хас билгеләрне бутарга мөмкиннәр.

Билгеле, диңгез водолазлары тирәнлекләр белән бәйләнгән. Әмма елганың үз авырлыклары бар: күз күреме юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә дә диңгез водолазлары – флотта хезмәт итүчеләр елгага төшәләр, алар безнең анда ничек эшләгәнне аңламыйлар. Чөнки бернәрсә дә күренми.

 

–Ничек инде бернәрсә дә?

–Күз алдына китерегез: сез җәен елгага керәсез. Тезгә хәтле кергәч, аякларыгызны күрәсез әле. Билгә хәтле кергәч тә, күрергә мөмкин. Ә күкрәккә җиткәч? Су астында да шулай ук. Күпме тирәнрәк булса – күренүчәнлек шуның кадәр азрак. Иң чиста су көз азагында һәм кышын, боз әле кар белән капланмаган вакытта була. Менә шундый суда балыкларны, башка водолазларның эзен күрергә мөмкин. Узган ел водолаз су астында корбан балыгы тотты! Суда чүп-чар, ләм, тигез булмаган җир, чокырлар күп булганда хәрәкәт итәргә бик авыр. Күперләр астында эшләргә дә бик авыр, анда төзелештән калган чүп-чарлар күп.

 

– Чулманда иң тирән урыннар нинди?

– Төрлечә була, чөнки хәзер су биеклеге ГЭСка төшү-менү белән көйләнә. Әмма 22 һәм 12-15 метр тирәнлекләр дә бар. Каршы яктагы, суднолар йөрешле ярда тагын да тирәнрәк. Шәһәр пляжы булган җирдә 6-8 метр­лар. Суда агым да булса – ул кешене еракка алып китәргә мөмкин. Берәү Чулманда кабартылган көймәдә йөзгәндә әйләнеп капланган иде. Яз көне иде бу, агым көчле вакыт, чөнки бозлар да эри һәм менә артык су тулудан куркып, кайбер шлюзларны ачалар. Ул вакытта бөтен районны айкап чыктык, әмма әлеге кешене таба алмадык. Нәтиҗәдә аны Болгар районында –Иделдә таптык!

 

– 2011 елда Иделдә «Булгария» батканда, сез эзләү эшләрендә катнаштыгызмы?

– Әйе, безнең төркем анда барды. Без беренчеләрдән булып иртүк барып җиттек. Һава торышы коточкыч иде: көчле җил, зур-зур дулкыннар... Без анда кемнәр белән генә танышмадык – Байкалдан, Воронеждан, Саян-Шушенск ГЭСыннан да егетләр килгән иде. Эш бик авыр иде, конвейер кебек тәүлек әйләнәсе эшләдек. Нәтиҗәдә, без дүрт кешене генә алып чыга алмадык, алар машина бүлегендә иделәр, анда водолазларга керү мөмкинлеге юк. Анда полиция һәм прокуратурадан яшь хатын-кыз хезмәткәрләр бар иде, без алып чыккан гәүдәләрне күреп түзеп тора алмадылар... Бу бит июль ае иде. Психологик яктан бик авыр булды. Җитмәсә, теплоход яны белән ауган, ә андый киңлектә кеше югалып кала. Әмма, билгеле, елга водолазы ябык караңгы киңлектә эшләргә һәм капшанып хәрәкәтләнергә гадәтләнгән була.

 

– Фонарьлар бардыр инде?

– Билгеле, водолаз фонарьлары бар. Әмма болганчык суда алар кул сузымында гына яктырталар. Әмма иң мөһиме, регламентка нигезләнеп эшлибез. Беренче водолаз суга төшә һәм теплоходка керү юлын таба – бауны тарттырып бәйләп куя. Икенче водолаз шушы бау буенча керү юлына төшә. Аннары трюмга яисә каютага керә. Хәрәкәт итү һәм секторлар буенча эшне башкару өчен һәрвакыт баулар тарттырыла.

Беркем дә бетермәгән уң як кул кагыйдәсе дә яши. Ягъни син алга барганда – стена синең уң кул астында. Ә кире кайтканда , ул һәрвакыт сул кул астында булырга тиеш.

Әмма берни дә күрмәгәндә, куркыныч билгеле. Буталуга караганда һава бетү күбрәк куркыта. Водолазның теләсә кайсы эше максималь күләмдә җирдә эшләнергә, су астында төгәлләнергә генә тиеш. Әйтик, су астында алынырга тиешле бөтен төеннәрне максималь рәвештә коры җирдә җыялар – аннары гына водолаз нәрсәнедер эшләп бетерсен өчен суга җибәрәләр. Мөмкин булганча су астында водолазның эшен җиңеләйтү өчен һәрвакыт шулай эшлиләр. Бу эштән башка бернишләп тә булмый.

 

– Водолазларның сәламәтлек буенча чикләүләр бармы?

– Бар. Тешләр, ишетү, күрү, вестибуляр аппарат, йөрәк.

 

– Тешләр ни өчен?

– Элек костюмнар тешләр белән тота торган загубник белән эшләнгән иде. Әгәр берничә тешең рәттән юк икән, загубникны тота алмыйсың дигән сүз. Сине эшеңә кертмиләр. Ә салкын суда загубник белән эшлисең икән –теш казналары туңа, тешләр бозыла. Хәзер битлекләр, шлемнар бөтенләй башка, ә кагыйдә калды.

 

–Шундый авыр эшләрдән соң һөнәри горурлык кичерәсезме?

– Иң зур бәя – үзебез ярдәм итә алган кешеләрдән. Без бит кайгы булган урынга киләбез. Водолазларны гаепләгән очраклар да бар. Безнең һөнәр шундый инде. Әгәр дә тиз арада табып алып чыксаң – «син булдырдың» диләр, рәхмәт әйтәләр. Әгәр дә төшеп тә таба алмыйсың икән «сез нәрсәгә килдегез», «бернәрсә дә эшли белмисез» диләр. Бар нәрсәне дә белүчеләр табыла, әмма үзләре берни дә эшли белмиләр.

 

– Сез водолаз буласыгызны кайчан хәл иттегез?

– Мин беренче сыйныфка кергәндәме яисә бетергәндәме икән, анык хәтерләмим, без әни белән туганнарыбызга Ленинград шәһәренә бардык. Нева елгасы янында Эрмитажда йөзүче ресторанмы яисә йөзүче кассамы батты. Эрмитаждан чыкканда мин водолазларның костюм киюләрен күрдем. Ул вакытта костюмнар иске формада иде әле, шлемнар да болтлар белән борылып куела иде. Болар миңа бик кызык булды. Водолаз аска төште, күбекләр күтәрелә, барысы да хафалана, һава җибәрү өчен помпаны әйләндерәләр ( мин ул вакытта аның нәрсә икәнен дә белми идем)... Аннары кем булырга телисең дип инша язган вакытта мин водолаз булырга телим дип яздым. Сыйныфташлар: «Кемнең дүрт күзе, шул водолаз була» дип көлделәр. Армиядән соң язмыш кушуы буенчамы, бер кеше белән танышырга туры килде, ул мине коткару станциясенә эшләп карарга чакырды. Мин шунда ук ризалаштым, чөнки балачак хыялы тормышка ашарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев