Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кош гриппының куркыныч булуы турында – туры эфирда

Сезон башланганнан бирле илебез төбәкләрендә куркыныч инфекциянең 37 очрагы теркәлгән, шуларның 30ы – кыргый табигатьтә, 7се – йорт кошлары арасында.

Бу инфекциянең куркыныч булуы һәм аны кисәтү чаралары турында укучыларга онлайн режимда районның баш ветеринария табибы Ринат Урманчиев һәм Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина сөйләде.

Ринат Әхәт улы кош гриппының А тибындагы вирус китереп чыгаручы кискен йогышлы авыру булуын искәртте. Авыру шуның белән куркыныч, ул аш кайнату, сулыш алу органнарын зарарлый, кошларның үлеме белән характерлана. Кош гриппының иң зур проблемасы аның йогышлы булуында һәм башка хайваннарга, хәтта кешегә йогарга мөмкин булуында.

– Барлык төр йорт һәм кыргый су кошларында авыруның характерлы клиник билгеләре булып: югары тән температурасы, хәрәкәтләрнең авырлашуы, башны артка ташлау, башны селкеп әйләндерү, муенның кәкрәюе, тышкы тавышларга реакциянең югалуы, азыктан һәм судан баш тарту, синусит, борын тишекләреннән сыекча агу, конъюктивит, күзләре томалану һәм сукыраю, эч китү тора. Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә, – дип сөйләде баш ветеринария табибы. – Йорт кошларында бу билгеләр күзәтелсә, хуҗалык хуҗаларына ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Спикер кешенең инфекция йоктыруы турында сигнал бирә торган билгеләр хакында да сөйләде. Ул ассызыклаганча, авыру кискен уза, үзендә ашказаны-эчәк һәм респиратор авырулар билгеләрен берләштерә.

– Авыру туңып калтырату, тән температурасының 39 градуска кадәр күтәрелүе, тамак авыртуы белән характерлана. Эчәк авырулары, косу, аппетит булмау, баш һәм мускулларда авырту булганда борчылырга кирәк. Кош гриппы җитди өзлегүләр дә тудырырга мөмкин, – диде Ринат Әхәт улы.

Аның хезмәттәше, Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина кошларда әлеге авыруны кисәтү чаралары турында җентекләп сөйләде.

– Районның иминлеген саклап калу өчен, йорт кошлары тотылган хуҗалыкларның хуҗаларына катлаулы булмаган таләпләрне үтәргә кирәк. Тавыкларны, казларны һәм башка кошларны урамга, сулыкларга чыгармаска, алар кыргый кошлар белән контактка кермәсен өчен, ябык бинада асралырга тиешләр. Алар өчен азыкны да кирәкле барлык документлары булган, тикшерелгән сатучылардан гына сатып алырга кирәк. Моннан тыш, кош ите һәм йомырка сатып алганда да игътибарлы һәм уяу булырга, моны кибетләрдә һәм рөхсәт ителгән башка урыннарда гына эшләү зарур, бервакытта да продукцияне кулдан сатып алмагыз, – дип билгеләп үтте Эвелина Наил кызы.

Урамда, урман массивларында, сулык ярларында һәм башка урыннарда суда йөзүче кыргый һәм синантроп кошларның үлүенә тап булсагыз, аларга кагылмагыз, ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, шулай ук кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәреш сизелүе турында кичекмәстән хәбәр итәргә. Бу фактны яшерүчеләргә карата җинаять җаваплылыгы каралган.

– Вакытында хәбәр итмәсәләр, инфекция башка хуҗалыкларга таралырга мөмкин, шуның аркасында андагы кошлар да юк ителәчәк. Башкача әйткәндә, йорт кошларының үлемен яшереп, кеше авыруның зуррак масштабта таралуына сәбәпче булырга мөмкин, – диде спикер.

Шунысын да истә тотарга кирәк, әгәр хуҗалыкта бер кошның авыруы ачыкланса, булган барлык кошлар юк ителүгә дучар була. Ә кош гриппы аркасында карантин кертелсә, районның барлык икътисади элемтәләре туктатылачак. Шуңа күрә кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк.

Файдалы телефоннар:

Чистай район ветеринария берләшмәсе – 5-17-10;

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе – 8-8432776553 (кайнар линия).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев