Коронавирустан һәм ОРВИдан саклану өчен биш кагыйдә
Без һәр авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк булуын яхшы беләбез. Коронавирус та искәрмә түгел.
Белгечләр коронавирустан һәм ОРВИдан саклануның биш мөһим кагыйдәсенә басым ясый. Без Федераль сәламәтлек саклау учреждениесенең «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының Чистай һәм Спасс районнарындагы табиб-эпидемиологы Наил Мостафин тәкъдимнәренә колак салабыз.
– Шулай итеп, иң беренче кагыйдә – кулларны сабынлап еш юарга кирәк. Куллар гигиенасы – бу гриппны һәм коронавирус инфекциясе таралуда кисәтүнең иң төп чарасы, – дип кисәтә Наил Җәүдәт улы. – Сабынлап кул юу вирусларны үтерә. Әгәр дә башка мөмкинлекләр юк икән, спиртлы яисә дезинфекцияләнгән салфеткалар кулланыгыз.
Шулай ук вирусларны бетерә торган көнкүреш юу чаралары кулланып, өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Бер-берегездән аралык һәм этикет саклагыз. Бу – икенче кагыйдә. Вируслар кешедән кешегә һава-тамчы юллары аша күчә, шуңа күрә бер-берегездән 1,5 метр ара саклагыз. Йөткергәндә, төчкергәндә борыныгызны һәм авызыгызны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән каплагыз, аннары аларны ташлагыз.
Кулыгыз белән күзләрегезгә, борыныгызга һәм авызыгызга тотынмаска тырышыгыз. Коронавирус, башка авырулар кебек үк, шушы юл аша тарала.
Өченче кагыйдә: сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Бу – тиешенчә йоклау, аксымнар, витаминнар, минераль матдәләр белән тулы азык продуктлары куллану, физик активлык.
Шулай итеп организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы арта.
Дүртенче пункт: сулау органнарын медицина битлекләре ярдәмендә саклагыз. Алар ярдәмендә вирус таралу куркынычы кими.Битлекләр кешеләр күп җыела торган урыннарда, ОРВИ авырулары күбәйгән чорда җәмәгать транспортында йөргәндә, авыру караганда,кискен сулыш юллары авырулары белән авыраганда, һава-тамчы юллары аша күчүче инфекцияләр йоктыру куркынычы булганда мәҗбүри.
– Без битлекне кайсы ягы белән кияргә тиеш?
– Бу әһәмиятле түгел.Битлекләр бер тапкыр кулланыла торан булырга шулай ук күп тапкырлар кулланылырга мөмкин. Иң мөһиме, үзеңне инфекциядән саклау өчен битлек бик тыгыз капланырга, авыз-борынны ныклап ябарга кирәк. Битлекне салганда аңа кагылмаска тырышырга кирәк, әгәр дә кагылгансыз икән, кулларыгызны яхшы итеп сабынлап юыгыз яисә спиртлы сыекча белән эшкәртегез.
Юеш яисә дымлы битлекне яңа, корыга алыштырыгыз. Бер тапкыр гына кулланылучы битлекне икенче тапкыр кулланмагыз.
Соңгы бишенче кагыйдә: авырган очракта өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Һәм, билгеле, аның күрсәтмәләрен үтәгез, урында ятып кына торыгыз.
Белешмә
Татарстанда коронавирус белән авырауның 7692 очрагы теркәлгән. 15 октябрьгә 38 расланган очрак теркәлгән.
Чистайда коронавирус белән авырауның 31 очрагы терәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев