Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коронавирус белән авыраучылар бушлай тикшерү үтәчәкләр

Июльдән башлап коронавирус белән авыраучылар ныклы медицина тикшерүе, икенче төрле әйткәндә, киңәйтелгән диспансерлаштыру үтә.

 

Ул йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары һәм башка системада хилафлык ларны ачыклауга, шулай ук әлеге медицина тикшерүендә һәм диспансерлаштыру нәтиҗәләрендә ачыкланган авыруларны тернәкләндерү һәм дәвалау программаларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

– Хәзер коронавирус белән авыраучы пациентлар үз вакытында килеп чыгарга мөмкин булган катлаулануларны ачыклау өчен тикшеренүнең тулы комплексын үтә алачаклар. Бу аеруча инфекцияне авыр формада үткәрүчеләргә кагыла. Күп кешенең әлеге инфекциядән терелгәннән соң да хәле начарланды, хроник авырулары көчәйде, – дип ачыклык кертә ТР мәҗбүри медицина иминиятләве Фонды филиалы директоры Әхәт Хафизов.

Ныклы диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренчесе җиде тикшерүне үз эченә ала. Боларга канның гомуми һәм биохимик анализлары, канның кислород белән тәэмин ителеше (сатурация), 6 минутлык йөрү белән тест, спирометрия, күкрәк читлеге рентгены, терапевт кабул итүе, шулай ук тромболар барлыкка килү билгеләрен ачыкларга ярдәм итүче, канда D-димер концентрациясен билгеләүгә анализ керә.

– Барлык тикшернүне бер көндә үтәргә мөмкин. Аларның нәтиҗәләре буенча табиблар хроник авыруларның үсеш билгеләрен һәм ни дәрәҗәдә куркыныч булуын билгелиләр.Кирәк булган очракта диагнозны тулысынча ачыклау өчен пациентны икенче этапка җибәрәләр. Ул үз эченә тагын өч тикшеренүне – эхокардио графия, үпкәләрне компьютерда тикшерү һәм аякларны думплекслы сканировать итү керә. Әгәр дә диспансерлаштыру вакытында пациентта хроник авыру яисә аның килеп чыгу куркынычы күзәтелсә, аңа кирәкле дәвалау үткәреләчәк һәм медицина тернәкләндерүе билгеләнәчәк, – дип сөйли Әхәт Ситдыйк улы.

Әхәт Хафиз улы сүзләренә караганда, киңәйтелгән медицина тикшеренүе үтәргә мөмкин булган медицина оешмалары исемлеге сәламәтлек саклау төбәк органнарының рәсми сайтында, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» бердәм порталында урнаштырылган. Мәҗбүри медицина иминиятләве Фонды директоры билгеләп үткәнчә, диспансерлаштыруга беренче чиратта коронавирус инфекциясен уртача һәм авыр формада үтүчеләрне чакырачак лар. Теркәлгән поликлиникадан аларны чакырып телефоннан шалтыратачаклар. Шулай ук смс-хәбәр, электрон почтага, «Дәүләт хезмәтләре» порталына чакыру килергә мөмкин. Гражданнарны диспансерлаштыруга җибәрү тәртибе Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан теркәлде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев